7


  • Учителю
  • Дидактическая игра Разноцветные листья

Дидактическая игра Разноцветные листья

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дидактик уен:"Төсле яфраклар".

(2-3 яшьлек балалар өчен)

Максат: балаларны төсләрне танырга, дөрес әйтергә өйрәтү, кул чуклары мускулларын ныгыту.

Җиһазлау: кызыл, яшел, сары төстәге карандашлар, шул ук төстәге кечкенә тартмалар, яфрак контурлары төшерелгән кәгазь битләре.

Уен барышы.

Тәрбияче балаларга төсле карандашлар салынган тартма күрсәтә.

  • Балалар, карагыз әле: тартмада нәрсәләр бар? Алар нинди төстә?

Балаларга шул ук төстәге тартмалар күрсәтелә, аларның да төсләре сорала.

Тәрбияче тартмаларны өләшә һәм тартма төсенә туры килгән карандашларны аерып алырга тәкъдим итә. Һәр баладан тартмаларның нинди төстә булуын, нинди төстәге карандашлар җыюын сорый.

  • Балалар, ә карандашлар ни өчен кирәк?

Карандашларның матур рәсемнәр ясау өчен кирәклеге ачыклангач, төрле төстәге карандашлар белән яфрак контуры төшерелгән кәгазь битләре бирелә. Һәр контурның нинди төстәге карандаш белән ясалганын ачыклаганнан соң, шул төстәге карандаш белән буярга тәкъдим ителә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал