7


  • Учителю
  • Үзлектән белем күтәрү планы Театр сәнгате аша балаларның сөйләм телен үстерү

Үзлектән белем күтәрү планы Театр сәнгате аша балаларның сөйләм телен үстерү

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Үзлектән белем күтәрү планы

Тәрбияче : Фәсхетдинова Гөлфинә Алмас кызы

Тема: "Балаларның сөйләмен үстерүдә театр сәнгатенең роле"

Максат: Балаларның театр сәнгате үзенчәлекләрен үзләштерү аша сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

-Балаларга театр турында белем бирү, театрның төрләре белән таныштыру;

-Сәнгать әсәрләре аша балаларның эстетик зәвыгын үстерү, сөйләм телен баету, аралашу культурасы тәрбияләү;

- Әкият геройларының хис - тойгыларын, халәт - кичерешләрен дөрес тасвирлый белергә өйрәтү;

-Театр сәнгатенә карата мәхәббәт, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

- Әкиятләр белән кызыксынуларын үстерү, коллектив эшендә катнашу теләге тәрбияләү;

-Матурлыкка омтылыш, сәнгать кешеләренә хөрмәт тәрбияләү;

-Төрле театральләшкән тамашалар күрсәтү аша балаларда артистлык сәләтен үстерү.

Үзлектән белем күтәрү планы Театр сәнгате аша балаларның сөйләм телен үстерүҮзлектән белем күтәрү планы Театр сәнгате аша балаларның сөйләм телен үстерү

Театраль эшчәнлекнең тәрбияви мөмкинлекләре бик зур, аның тематикасы баланың күп кырлы кызыксынуларын һәм теләкләрен кәнәгатьләндерә ала. Бала әйләнә - тирә һәм аның күптөрлелеге белән таныша, үзен әйләндереп алган мохиткә җайлаша, ә тәрбияченең төгәл куелган сораулары балага уйланырга, анализ ясарга, дөрес нәтиҗә чыгарырга ярдәм итә.

Тәрбиячеләр белән эш.

1.Доклад. "Балалар тормышында театральләшкән уеннарның роле";

2. Сюжетлы - рольле уеннар тупланмасын булдыру;

3. Төркемнәрдә театральләшкән уен һәм спектакль өчен почмак булдыру, театр әзерләү эшен тәртипкә салу.

4.Балалар язучылары......... турында мәгълүмат туплау. "Күңелләрдә мәңге сакланыр";

5. Г.Тукай айлыгы үткәрү. "Тукай үлемсез";

6.Мини конференция. "Г.Тукай һәм А. Алиш әкиятләрендә заманча чагылыш".

Ата - аналар белән эш.

1."Уеннар янчыгы", кызыклы уеннар тәкъдим итү буенча конкурс;

2. "Бияләй театры"на курчаклар әзерләү

3.Иҗади концертта катнашу.

4.Консультация. "Гаиләдә баланы матур әдәбият белән таныштыру";

5. Түгәрәк өстәл. "Өй шартларында ничек костюм тегәргә?";

6.Конкурс: "Иң үзенчәлекле костюм".

7. "Күңелле бармаклар" бармак театры эшләүдә ярдәм итү.

8.Ата - аналар өчен мастер класс. "Театр өчен курчакны ничек эшләргә?";

Кулланылган әдәбият

Е.В. Мигунова. "Театральная педагогика в детском саду" М.: ТЦ Сфера, 2009.

Антипина Е. А. Театрализованная деятельность детей в детском саду: игры, упражнения, сценарии. М., ТЦ Сфера, 2003. Маханёва М. Д. Театрализованные занятия в детском саду. // Дошкольное образование № 12. 2002.

М.Б.Зацепина "Развитие ребенка в театрализованной деятельности" Москва 2010

Театр сәнгате аша балаларның сөйләм телләрен үстерү буенча перспектив - календарь план.

Уртанчылар төркемесентябрь-ноябрь











иҗади эш төрләре

иҗада сәләтләрен үстерү алымнары

кулланма материал

репертуар

сентябрь-ноябрь

1

уен

Балаларны кыска әкиятләр,кызыклы вакыйгалар уйлап чыгарга этәрү

резина уенчыклар белән өстәр театры

"Урманда очрашу", "Аю һәм төлке", Бүре һәм куян"(балалар уйлап чыгара)

2

җыр

Төрле иҗекләр көйләп курчакны хәрәкәтләндерү (ля-ля-ля)

Дымка уенчыклары белән курчак театры

югары һәм түбән тавыш белән көйләү.(Аю белән кыз)

3

бию

Музыканы тыңлый белергә һәм хәрәкәтләнергә өйрәтү



Фонограмма

"Шалкан"әкияте геройларының ирекле биюе

4

музыка уен коралларында уйнау

Музыка уен коралларында уйнау теләге уяту







Тавышсыз уенчык инсрументлар:дудочка,балалайка,баян, пианино.

Ирекле бию,уен вакытында уен коралларында уйнау.(имитация)

5

курчак хәрәкәтләндерү

Дымка уенчыгын өстәлдә хәрәкәтләндерергә өйрәтү.



Дымка уенчыклары

"Бабай белән әби бииләр", "Эт һәм аю"...

6

актёрлык сәләтен үстерү





Фантазия һәм актёрлык сәләтен үстерү,игътибарлылык тәрбияләү.

Көзге алдында эшләү



7

Курчак театры

Әкияттә бара торган вакыйгаларны күрә ,аңлый белергә һәм курчаклар белән уйнау осталыгына өйрәтү.

Дымка уенчыклары театры



"Теремкәй"әкияте

8

Сәхнәләштерү

Уен драматизациягә кызыксыну,күңеп күтәренкелеге бер-берсенә яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.





Төрле костюмнар киеп ,декорацияләр янында рольләргә кереп уйнау.

"Шалкан" рус халык әкияте



9

Бәйрәмнәр уздыру



Бәйрәмнәргә актив катнашу теләге тәрбияләү.

бүлмәне бәйрәмчә бизәү

"Сөмбелә"

10

Күңел ачулар



Сәхнәдә барган вакыйгаларга кызыксыну уяту,тамашаны азагына кадәр игътибар белән карау



күңел ачулар өчен киемнәр җиһазлар.

Туган көн бәйрәме,

"Куян кызы"А.Алиш





декабрь-февральдекабрь-февраль

иҗади эш төрләре

иҗада сәләтләрен үстерү алымнары

кулланма материал

репертуар

1

уен

Әкият геройларының кара-каршы сөйләшү эчтәлеген мөстәкыйль уйлап чыгаручы балаларны мактау

Конус формасындагы уенчыклар белән өстәл театры

"Әби һәм онык", "Төлке һәм песи", "Кыш бабайда кунакта" һ.б.балалар уйлап иҗат итә.

2

җыр

Бишек көе һәм бию жанрына аерым иҗекләрдән җыр көйләү.

йомшак уенчыклар

"Аюга бишек җыры", "Курчак биюе"

3

бию

Төрле характердагы көйгә бию хәрәкәтләре уйлап бию.



Фонограмма,бию хәрәкәтләре өчен атрибутлар:чәчәк,лента,яфрак,кулъяулык.

"Танец Петрушек"(муз.Д.Кавалевского) "Танец снежинок"(муз.П.Чайковского)





4

курчак хәрәкәтләндерү

конус формасындагы уенчыклар белән курчак театры күрсәтергә өйрәнү

Конус формасындагы уенчыклар

"Куян белән Төлке очрашуы", "Төлке белән песи биюе", "Әби һәм онык"

5

актёрлык сәләтен үстерү

Таныш әкиятләрне искә төшерү,әкият геройларына характеристика бирү,интонация ярдәмендә характерларын күрсәтә белү,җәнлекләргә хас авазлар чыгарырга өйрәнү.

Җәнлек маскалары,киемнәр,атрибутлар

"Шалкан әкияте"

6

Курчак театры

Спектакльдәге геройларның уй-кичерешләрен аңлый белергә,сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү.

Конус формасындагы уенчыклар

"Төлке куян һәм әтәч" әкияте.

7

Сәхнәләштерү

Уен-драматизацияләргә катнашу теләге тәрбияләү,мимика,хәрәкәт кулланып образ тудырырга өйрәтү.

Җәнлек маскалары,киемнәр,атрибутлар

"Җәнлекләр Кар кызында кунакта"

8

Бәйрәмнәр уздыру



Бәйрәмдә катнашу теләге тәрбияләү,күмәк уеннарда катнашудан куаныч алу.

Бүлмәне бәйрәмчә бизәү,җиһазлар,киемнәр

Чыршы бәйрәме

9

Күңел ачулар



уйлау сәләтен үстерү,фантазияләрен баету,сәхнә тормышына кызыксыну тәрбияләү.

Җәнлек маскалары,киемнәр,атрибутлар

Кыш көне туган балаларның туган көнен үткәрү.

Март-май.Март-май





иҗади эш төрләре

иҗада сәләтләрен үстерү алымнары

кулланма материал

репертуар

1

уен

Балаларның күмәк рәвештә әкиятләр,хикәяләр,диалоглар уйлап чыгару теләген үстерү

Кечкенә йомшак уенчыклар

"Филнең туган көне", "Песи авырган" һ.б.(Балалар уйлап чыгарган)

2

курчак хәрәкәтләндерү

Йомшак уенчыкларны өстәлдә хәрәкәтләндерү алымнарын формалаштыру

Йомшак уенчыклар

"Куян белән аю очрашуы", "Алсу биюе" һ.б.





3

актёрлык сәләтен үстерү









Уен күнегүләр аша геройларның образын тудырырга өйрәтү,Сәнгатле сөйләргә өйрәтү, авазлар өстендә эшләү.дикциягә игътибар итү.









Көзге алдында эш









"Төлке тыңлап тора", "тәмле конфет", "Песи курка", "маратка оят"

4

Рольгә кереп уйнау

Тамашачылар алдында эмоциональ,сәнгатле итеп чыгыш ясарга өйрәнү,Образны тудыру өстендә ,авазлар өстендә эшләү.

Декорация,костюмнар,музыкаль бизәлеш



"Кәҗә бәтиләре һәм бүре"рус халык әкияте



5

Бәйрәмнәр уздыру

Ата-аналар,бакча эшчеләре алдында чыгыш ясарга теләк тәрбияләү

Декорация,костюмнар,музыкаль бизәлеш



Әниләр бәйрәме,туган көннәр

6

Ижади мөстәкыйль эш

Уен тамашаларда уйнау теләге тәрбияләү.

Үз теләкләре белән предметлар һәм тема сайлау.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал