7


  • Учителю
  • «Халык педагогикасына таянып гаиләдә әхлак тәрбиясе»

«Халык педагогикасына таянып гаиләдә әхлак тәрбиясе»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

1 слайд.Тема «Халык педагогикасына таянып гаиләдә әхлак тәрбиясе»

2 слайд. Поблема.

Гаиләнең тәрбия дәрәҗәсе түбән булу милли үзкыйммәтләрнең юкка чыгуына алып бара. Җаваплылыкны тәрбиячеләр өстенә салу. Традицияләрне, гореф-гадәтләрне кире кайтару гына түгел, аларны заманчалаштыру, яңарту, гомумкешелек кыйммәтләре юнәлешендә үстерү дә мөһим эш. Халыкның үзенә генә хас булган тарихи үсешен, аның психологиясен чагылдырган, балаларга һәм яшьләргә белем һәм тәрбия бирү ысуллары, чаралары турындагы карашлар, буыннан-буынга күчеп үсәргә, камилләшергә тиеш.Бу бурычлар бары тик гаилә һәм тәрбиячеләр тыгыз элемтәдә эшләгән дә генә тормышка ашарга мөмкин.

Теманың актуальлеге: Балаларга әхлакый тәрбия бирү - кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-ягындагылары да бәхетсез була. Әхлак тәрбиясе иң башта гаиләдән башлана. Балаларның, үзара аралашулары һәммәбезне уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә. Шушы максат безне, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрне, халык педагогикасына мөрәҗәгать итәргә этәрә. Халык педагогикасы - фәнни педагогиканың нигезе. Анда борынгы заманнардан ук халык акылы, аның зирәк фикерләре, киңәшләре тупланган. Аларны һич тә югалтырга ярамый. Халыкның үзенә генә хас булган тарихи үсешен, аның психологиясен чагылдырган, балаларга һәм яшьләргә белем һәм тәрбия бирү ысуллары, чаралары турындагы карашлар, буыннан-буынга күчеп үсәргә, камилләшергә тиеш. Традицияләрне, гореф-гадәтләрне кире кайтару гына түгел, аларны за манчалаштыру, яңарту, гомумкешелек кыйммәтләре юнәлешендә үстерү дә мөһим эш.

Проектта катнашучылар: балалар, тәрбиячелэр, ата-аналар

Проектнын дэвамлылыгы: кыска вакытлы, 2 атна

3слайд.Проектның максаты: халкыбызнын бай мирасыннан файдаланып миллэтен сөя белүче шәхеслэр тәрбияләү

Бурычлары:

халык педагогикасы аша баланын рухи дөньясын баетып, халык ижатына мәхәббәт тәрбияләү

татар халык ижаты мили ашлар турында белемнәрне киңәйтү

гаиләнең ижади активлыгын арттыру

4 слайд.Проект эшчәнлегенең этаплары. Әзерлек этабы.

5слайд Төп этап.

Балалар белән эш: Татар халык педагогикасында тәрбияви өлкәдә фольклор әсәрләр аеруча зур әһәмияткә ия. Халык авыз иҗаты әсәрләреннән балаларга ин якын һәм алар ярата торганы - әкиятләр.Татар халык әкиятләрендә, нигездә, уңай тәэсирләр уята торган вакыйгалар сурәтләнә.

Элек - электән телдән - телгә күчеп килә торган үгет - нәсыйхәтләр, бишек җырлары, йолалары, гореф - гадәтләре тәрбиячеләр эшчәнлегендә һәрдаим кулланыла.Татар халкының киләчәк буынны тәрбия итү максаты һәм идеалы бишек җырларында ук чагыла. Әлли- бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Әлли - бәү итеп, күз йомып,

Изрәп кенә китәр бу.

Әлли итәр бу бала,

Бәлли итәр бу бала,

Әткәсенә, әнкәсенә

Хезмәт итәр бу бала.

Әхлакый сыйфатлар хакында таләпләр бар. Аларда татар халкының балаларга әхлак, зәвык, физик һәм хезмәт тәрбиясенә караганнары аеруча эчтәлекле һәм әһәмиятле. Мәсәлән: « Коега төкермә, суын эчәрсең",

"Бусагага утырма, кәрлә булып калырсың", "Әшәке сөйләшсәң, телең корыр", "Өстәлгә утырма-зур үсмисең"

6 слайд. Уеннар, бәйрәмнәр, төрле күнел ачу чаралары уздырганда халык иҗатына еш мәрәҗәгать итәбез.

Халкыбыз җырлары- күп төрле бизәкләрдән генә торган моңлы, аһәңле үзе бер дөнья. Җырларда дуслык, туганлык, татулык, кардәшлек, халыкның кунакчыллыгы һәм бердәмлек тойгылары ята.



7слайд Ата-аналар белән эш.Ләкин бер әһәмиятле нәрсәне онытмаска кирәк - әти-әниләр һәм балалар бакчасында бирелә торган тәрбия һәрвакыт бер юнәлештә булырга тиеш.Милләте өчен горурланучы бала тәрбияләр өчен,иң беренче гаиләдә бу сыйфатны булдырырга кирәк.

8 слайд Йомгаклау этабы

Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсе буларак, проект темасы буенча ата-аналар җыелышы. Проектны җыелышта презентацияләү.

9 слайд Көтелгән нәтиҗәләр:

Балалар өчен: балаларның кызыксынучанлыклары , татар халык иҗаты турында белемнәре арта, гаиләсе өчен горурлану тәрбияләнә

Ата-аналар өчен: милли традицияләребезгә нигезләнеп, халык педагогикасына таянып, үзара аралашу культурасы үсә, милли горурлык хисләре тәрбияләнә

Тәрбиячеләр өчен: үзбелемлелек, профессиональлек үсә.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

































Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №5 «Аленький цветочек » Чистопольского муниципального района, Республики Татарстан













































Доклад на тему (по проекту):

«Халык педагогикасына таянып гаиләдә әхлак тәрбиясе»





































Подготовила:

воспитатель по обучению

детей татарскому языку:

Фатхутдинова Л. Т.

г.Чистополь, 2015







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал