7


  • Учителю
  • Викторина для воспитателей Син Тукайны беләсеңме?

Викторина для воспитателей Син Тукайны беләсеңме?

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

МБМББО "Шөгер гомумүстерешле балалар бакчасы "Тургай" "ЛМР" МБ ТР









ТЕМА: "СИН ТУКАЙНЫ БЕЛӘСЕҢМЕ?"

(Тәрбиячеләр өчен викторина)











Максат: 1. Габдулла Тукай тормышын һәм иҗатын искә төшерү.Тәрбиячеләрнең Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы буенча белгән белемнәрен барлау.

2. Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләү. Шагыйрь буларак эшчәнлеген ачу.

3. Тәрбиячеләрдә сәнгатьле уку күнекмәләрне үстерү.

















Бәйрәмне әзерләде:

1 категорияле татар

теле тәрбиячесе

Кашипова Р.Н.





2016 ел апрель

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Интерактив тактада "Уйлап тап, иҗат ит, һәрбер эштә ян! Сөекле Тукайдан һәрчак үрнәк ал!"дип язылган эпиграф һәм Г.Тукай портреты.

Алып баручы:Кадерле тәрбиячеләр! Салкын кыш үтеп,яз җиткэч,халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгелэп үтә. Г.Тукайга быел 130 яшь. Аның шигырьләрен төрле илләрдә тәрҗемә итеп, ул илләрдәге кардәшләребезгә Тукай иҗатын,татар әдәбиятын таныту эше алып барыла. Һәр ел саен сөекле шагыйребезнең иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла. Иң зур бәйрәм республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә була. Ул күп меңләгән халык катнашында шигырь бәйрәме итеп үткәрелә.

Бүгенге викторинабызны Г.Тукай иҗаты һәм тормыш юлын искә төшерүгә багышларбыз. Биредә 2 команда көч сынашачак. Викторинабызның девизы: "Уйлап тап, иҗат ит, һәрбер эштә ян! Сөекле Тукайдан һәрчак үрнәк ал!" дип атала.

Бүгенге викторинада "Тургай" һәм "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре катнаша. Хәзер матур тармадан эмблемаларны алып,командаларга бүленәбез. (Тартмада 5 "Шүрәле", 5 "Су анасы" эмблемасы. Тәрбиячеләр аларны күрми. Үзләре сайлап, эмблеманы тагып, командаларга бүленәләр, капитан сайлыйлар )

Жюри сайлау:

Алып баручы: Бүгенге викторинабызга бәя куеп барып барыр өчен түбәндәге жюрины тәкъдим итәм. "Тургай" балалар бакчасының мөдире Сания Гамировна, "Тургай" балалар бакчасы методисты Гөлназ Альертовна һәм "Кояшкай" балалар бакчасының мөдире Алсу Әсгатовна. Әйдәгез аларны кул чабып бирегә чакырыйк.

Алып баручы: 1 конкурсыбызны саләмләүдән башлыйбыз.

1 конкурс: "Саләмләү"

Сүз 1нче командага бирелә.

Шүрәле командасы:

Тукай абый шигырьләрен

Өйрәнәбез дәрестә.

Тырышлык һәм зирәклек

Юлдаш булсын һәр эштә!



Алып баручы: Сүз 2нче командага бирелә.



Су анасы командасы:



Кирәк икән җырлыйбыз,

Кирәк икән сөйлибез.

Тукай абый шигырьләрен

Бик яратып укыйбыз.



2 конкурс. "Кайсы команда тизрәк җавап бирә?"

1.Габдулла Тукайның әти - әнисе кем исемле? (Мөхәммәтгариф, Мәмдудә)

2.Тукай ничә яшьтә әтисез кала? (5 айда)

3.Тукай кайсы айда туган? (апрель аенда)

4. Габдулла Тукай ничәнче елда туган? ( 1886 елда)

5. Тукай ничә яшьтә әнисез кала? (4 яшьтә)

6.Тукайның туган авылы? ( Кушлавыч)

7. "Шүрәле"поэмасында кайсы авыл турында сүз бара? (Кырлай)

8. Тукай исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде? ( Казанда һәм Кырлайда музейлар, Г. Тукай исемендәге Филармония, урам, колхоз, бистә исемнәре, Тукай исемендәге Премия, һәйкәлләр һ.б.)

9. Габдулла Тукай ничәнче елда үлә? (1913нче елның 15 апрелендә)

10. Габдулла Тукай ничә яшьтә ятим кала? (4 яшь)

11. Усал карчыкның исеме? (Шәрифә)

12. Тукайны кечкенә чакта ничек атыйлар? (Апуш)



Жюрига сүз бирелә. Саләмләү һәм икенче конкурс өчен баллар куела.

3 конкурс. "Бу рәсем нинди әсәрдән?"

Алып баручы: Хәзер Габдулла Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр бәйгесе. Кайсы рәсем нинди әсәрдән? Интерактив тактага рәсемнәр чыга.

1."Сөткә төшкән тычкан"

2."Кызыклы шәкерт"

3."Су анасы"

4. "Туган авыл"

5."Эш беткәч уйнарга ярый".

6."Шүрәле"

7. "Гали белән кәҗә",

8. "Бала белән күбәләк"

9. "Кәҗә белән сарык әкияте"



4.конкурс: "Җырның исемен әйт" (җырлардан өзекләр тыңлатыла)

Алып баручы: Илкам Иламович баянда Г.Тукайның шигырьләренә язылган җырларны уйнар. Сез нинди җыр икәнен әйтергә тиеш буласыз.

1."Туган тел"

2. "Бала белән күбәләк"

3. "Туган авыл"

4. "Бәйрәм бүген"

5. "Бишек җыры"

6. "Пар ат"

5 конкурс: Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү

Алып баручы: Конверт эчендә шигырьләр.Капитаннар конвертлардан үзләренә шигырьне сайлап алалар. Кайсы шигырь туры килә, шуны сәхнәләштерәсез.

1."Бала белән күбәләк" шигыре.

2."Кызыклы шәкерт" шигыре



Алып баручы: Жюрига сүз бирелә.

6 конкурс: "Габдулла Тукай иҗатын беләсезме?".

Алып баручы: Хәзер мин сезгә Тукайның төрле шигырьләреннән өзекләр укыйм. Сез шигырьнең исемен әйтергә тиешсез.

1.Тау башына салынгагдыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; ("Туган авыл")



2.Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;

Чаптыра атларны кучер,суккалап та тарткалап.. ("Пар ат")



3.Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;

Барчасы юк суз-аларның булганы юктыр гомер.

Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;

Сөйләве яхшы, күңелле-шагыйранә ялган ул. ("Сабыйга")



4.Күрәмсез, дустларым, көз килде тышта;

Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

Китэ башлады бездән инде кошлар.

Алар бездән ерак җирләрдән кышлар. ("Көз")



5.Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый-сакалын селкетә. ("Гали белән кәҗә")



6.-И куян, мескен куян, йомшак куян,

Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан?

И җаным, син яшь бала шул, белмисең;

Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың.("Бичара куян")



7 конкурс: "Җыр бәйгесе"

Алып баручы: Өстәл өстендә яткан конвертларны алып, үзебезгә эләккән җырны җырлыйбыз.

  1. команда "Туган авыл"

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.



Истән чыкмый минем монда күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем.

Абый белән бергәләшеп кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

  1. команда "Бәйрәм бүген"

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!



Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен:

Ансы да сөйли тагын: "Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!"





Жюрига йомгаклау сүзе бирелә.

Алып баручы:Хөрмәтле коллегалар! Бүгенге викторинада катнашканыгыз өчен сезгә рәхмәтемне белдерәм. Бүгенге бәйрәмебезне "Туган тел" җыры белән тәмамласак, Г.Тукайебызга булган хөрмәтебезне белдерербез.

Кичә Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамлана.

Туган тел!

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.



Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән.

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.



И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.



И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!





















































1 конкурс: "Саләмләү" Шүрәле командасы:

Тукай абый шигырьләрен

Өйрәнәбез дәрестә.

Тырышлык һәм зирәклек

Юлдаш булсын һәр эштә









1 конкурс: "Саләмләү" Су анасы командасы:



Кирәк икән җырлыйбыз,

Кирәк икән сөйлибез.

Тукай абый шигырьләрен

Бик яратып укыйбыз.























5 конкурс Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү

"Бала белән күбәләк" шигыре

Кыз:

1.Әйт әле Күбәләк

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

2.Ничек соң тормышың

Ничек көн күрмешең.

Сөйләп бирче тезеп

Табалам соң ризык?

Күбәләк:

1.Мин торам кырларда,

Болында урманда.

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

2.Иркәли һәс сөя

Кояшның яктысы

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

3.Тик гомрем бик кыска

Бары бер көн генә.

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.





5 конкурс Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү

"Кызыклы шәкерт" шигыре

"Әйдәле,Акбай, өйрән син, арт аягың берлә тор;

Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!"(Малай)



"Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга ике айлап булыр я өч кенә.

Юк кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә".(Акбай)



"Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!" (Малай)

7 конкурс: "Җыр бәйгесе"

1 команда "Туган авыл"

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.



Истән чыкмый минем монда күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем.

Абый белән бергәләшеп кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.









7 конкурс: "Җыр бәйгесе"

2 команда "Бәйрәм бүген"

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!



Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен:

Ансы да сөйли тагын: "Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!"















1."Туган тел"

2. "Бала белән күбәләк"

3. "Туган авыл"

4. "Бәйрәм бүген"

5. "Бишек җыры"

6. "Пар ат"



9



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал