7


  • Учителю
  • «Болынга сәяхәт» темасына шөгыль конспекты

«Болынга сәяхәт» темасына шөгыль конспекты

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Икенче кечкенәләр төркеме өчен математика шөгыленнән конспект



Тема: «Болынга сәяхәт»

Максат: бер-күп, зур-кечкенә, киң-тар, геометрик фигуралар: түгәрәк, квадрат,

өчпочмак,тәүлек өлешләре: көн-төн турында белемнәрне ныгыту; төсләрне аеруны кабатлау; шөгыльгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: кызыл-коңгырт, зур-кечкенә төсле кәгазьдән кисеп ясалган гөмбәләр,

җиләкләр, киң-тар альбом битләреннән буяп ясалган елга, уенчык үрдәк, кояш,күбәләк, болын өчен яшел төстәге материал, кояш, йолдызлар, ай сурәтләнгән рәсемнәр, геометрик фигуралар: квадрат, өчпочмак, түгәрәк.



Шөгыль барышы



Балалар, без сезнең белән бүген сәяхәт итәбез. Ә кайда икәнен хәзер әйтәм.

- Кем белә, безнең үсемлекләр кайда үсә? (урманда)

- Ә без нинди үсемлекләр беләбез соң?

Балалар, үсемлекләр урманда гына түгел, болында да үсә. Без сезнең белән болынга үсемлекләр янына кунакка барырбыз. Әйдәгез, минем белән.

- Карагыз әле, юл кырыенда нәрсәләр үсеп утыра?(гөмбәләр)

- Ничә гөмбә?(күп)

- Ә монда ничә гөмбә?(бер)

- Балалар, гөмбәләр размерлары буенча нинди? (кечкенә)

- Алар нинди төстә?(кызыл)

Баруыбызны дәвам итәбез. Менә безнең каршыдан елга ага. Әйдәгез, елганы сикереп кенә узыйк әле.Бөтенебез сикерәбез. Сикердек.

- Ә без елганы ни өчен сикереп чыга алдык?

- Елга нинди?(тар),шуңа сикереп чыга алдык.

Юлыбызны дәвам итәбез.

- Карагыз әле, безгә тагын нәрсә очрады?(гөмбә)

- Ничә гөмбә үсеп утыра?(бер)

- Бу гөмбә нинди?(зур)

- Нинди төстә?(коңгырт)

Гөмбә елга кырыенда үсеп утыра.Безгә кабат елганы узып китәргә кирәк.Кабат елганы сикереп чыгып карыйк әле.

- Сикереп чыга алырбызмы?(юк)

- Ни өчен?(чөнки бу елга киң, аны сикереп чыгарга ярамый).

- Елгага карагыз әле, анда нәрсә йөзә?(үрдәк)

- Ул нинди төстә?(сары)

- Ничә үрдәк йөзә?(бер)

Молодцы, балалар! Киттек алга таба.Балалар, менә без сезнең белән болынга килеп тә җиттек.

- Карагыз әле, болыныбыз нинди төстә?(яшел)

- Ни өчен яшел?(чөнки болын үлән белән капланган)

- Үләннән башка болыныбызда тагын нәрсәләр үсә? Әйдәгез, санап китик

әле(җиләкләр, чәчәкләр, гөмбәләр)

- Болында болында үсемлекләр күпме, азмы?(күп)

- Карагыз әле, болар нәрсәләр?(гөмбәләр)

- Гөмбәләр нинди?

- Нинди төстә?

- Гөмбәләр янында тагын нәрсәләр үсә?(җиләкләр)

- Зурмы, кечкенәме?

- Нинди төстә?

- Чәчәкләре нинди төстә?

- Тагын без нәрсәләр күрәбез?(чәчәкләр)

- Чәчәкләр биек булып үскәннәрме, тәбәнәкме?

Молодцы,балалар!Күрдегезме болында нинди генә үсемлек юк.Инде балалар, караңгы да төшә башлады.

- Караңгы төшкәч нәрсә була?(кич була)

- Кич белән күктә нәрсәләр барлыкка килә?(йолдызлар, ай сурәтләре күрсәтелә)

- Ә без болынга килгәндә нинди вакыт иде?(иртә)

- Иртә белән күк йөзендә нәрсә үзенең нурларын сибә иде?(кояш сурәте күрсәтелә)

Хәзер ял итеп алыйк.

Физкультминутка: "Бакалар..."



Чәчәкләрнең дә, гөмбәләрнең дә, җиләкләрнең дә инде ял итәселәре киләдер. Әйдәгез, аларга өй төзик әле.

- Безгә аның өчен нәрсәләр кирәк булачак. Ничек уйлыйсыз?(геометрик фигуралар)

- Без нинди геометрик фигуралар беләбез?(квадрат, өчпочмак, түгәрәк)

- Бу нинди геометрик фигура?(квадрат)

- Нинди төстә?

- Зурмы, кечкенәме? Нәрсәгә охшаган? Өйнең кайсы өлешен ясау өчен кулланыла?

- Бу нинди геометрик фигура?(өчпочмак)

- Нинди төстә?

- Зурмы, кечкенәме?

- Нинди предметка охшаган? Өйнең кайсы өлешен ясау өчен кулланыла?

- Ә бу нинди геометрик фигура?(түгәрәк)

- Нинди төстә?

- Зурмы, кечкенәме?

- Нинди предметка охшаган? Өйнең кайсы өлешен ясау өчен кулланыла?

Менә өйне ясап та куйдык. Ә хәзер безгә төркемебезгә кайтырга да вакыт җитте. Без бүген сезнең белән болынга үсемлекләр янына кунакка бардык.

- Анда нәрсәләр күрдек? (балалар җавабы).













 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал