7


  • Учителю
  • Конспект занятия по развитию речи на татарском языка для 2ой младшей группы.

Конспект занятия по развитию речи на татарском языка для 2ой младшей группы.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема:Алсуның туган көне.

Максат:

- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.

- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

-Балаларның сүз байлыгын арттыру;

-Аваз культурасы тәрбияләү;

-Бәйләнешле сөйләм үстерү.

-Балаларда татар фольклоры аша әдәплелек, бер береңә карата дуслык хисләре тәрбияләү.

-Татар халкының төрле бармак уеннарын искә төшерү, шул бармак уеннары аша сөйләм телен үстерү.

Сүзлек өстендә эш: чәнти, келәт,җан, саф алтын,бала-чага.

Методик алым: әңгәмә, мактау, уен алымы, табышмак.

Ярдәмлекләр: бармаклар, уенчык песи, карават, курчак, бишек,кояш рәсеме, савыт-саба,табын.

Кулланылган әдәбият:

1.Закирова К.В. Әхлак нигезе - матур гадәт ( Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү): Методик кулланма /К.В. 2.Закирова, Р.Ә. Кадыйрова.- Казан: Мәгариф, 2004.- 383б.

3.Хрестоматия "Гөлбакча". Казан, Татар китап нәшрияты, 1990.

балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштуру дәвам итү.

4. Туган телдә сөйләшәбез. Методик кулланма.Хәзрәтова Ф.В.

Эшчәнлек барышы:

-Исәнмесез балалар!

-Кәефләрегз ничек?

-Әйбәт, рәхмәт.

Әйдәгез без сезнең белән "Хәерле иртә" уеның уйнап алыйк.

-Хәерле иртә, күзләрем(күзләрне сыйпау) уяндыгызмы?(бинокль кебек ясыйбыз)

-Хәерле иртә колакларым(колакларны сыйпау) уяндыгызмы?(кул учларын колакларга кую)

-Хәерле иртә кулларым(кулларны сыйпау), уяндыгызмы?(кул чабу)

-Хәерле иртә, аякларым(аякларны сыйпау), уяндыгызмы?(аяклар белән тыпырдау).

-Хәерле иртә кояш, мин уяндым(башны бераз янтайтып, елмаю).

Менә безнең хәзер кәефләребез дә күтәрелеп китте.

Әйдәгез балалар кояшны да уятыйк әле.

Уен "Кояш чык"

Кояш чык, чык.

Майлы ботка бирермен

Майлы ботка казанда

Тәти кашык базарда.

Әти китте базарга,

Тәти кашык алырга.

Тәти кашык саф алтын,

Кирәкми безгә салкын.

Кояш чыккач тагын да кәефләр күтәрелеп китте.

-Балалар, беләсезме, бүген Алсуның туган көне икән. Ул безне үзенә кунакка чакырды. Хәзер без аңа кунакка барабыз. Әйдәгез әле кунакта үз-үзеңне ничек тотарга кирәклекне искә төшерик әле. (Кычкырмаска, йөгермәскә, тәртип бозмаска)

-Уйлагыз әле балалар, туган көнгә нәрсә алып баралар? (Бүләк)

-Менә монда бүләк әзерләдем. Ләкин мин сезгә аны кунакка баргач кына күрсәтәм.

Музыка астында "Алсуга" кунакка баралар.

-Менә Алсуга кунакка килеп тә җиттек. Әйдәгез исәнләшеп, туган көне белән котлыйк.

Исәнме Алсу, туган көнең белән! Әйдәгез әле Алсуга "Ак калач" җырлап алыйк.

"Ак калач" уены. Ә хәзер "Әпипә"гә дә биеп алыйк әле.

Карагыз әле балалар, Алсуның нинди матур серле сандыгы да бар икән. Карыйк әле, эчендә нәрсәләр бар икән. Карагыз әле монда табышмаклар икән. Әйдәгез, җавабын эзләп табыйк әле.

Кешенең дусты,

Өйнең сакчысы.(Эт)

Әйе,бик дөрес балалар.

Менә хәзер икенче табышмакны игътибар белән уйлагыз әле, аның җавабы менә шул кәрзиндә, аннан соң без аны Алсуга бүләк итәбез.

Үзе мыеклы, тычкан тота.

Тотсаң әле тырнаша.(Песи)

-Әйе, песи. Песине Алсуга бүләк итәләр.

-Песи турында без сезнең белән уен да беләбез бит, әйдәгез шуны уйныйк әле.

Уен "Песием"

Песи, песи, пес итәр,

Ана песи, сөт эчәр,

Ана песи, сөт эчкәндә

Ата песи күз кысар

Ал дигәндә алмасаң

Лап итәр дә шап итәр!

Бала елаган тавыш ишетелә.

-Балалар, без бит Алсуның кечкенә сеңлесен уятканбыз, әйдәгез әле аны җырлап йоклатыйк.

Әлли-бәлли бәү итә,

Кызым йокыга китә.

Кызым йокыга киткәч,

Әни бераз ял итә.

Менә бәбиебез йоклап та китте. Ул шулай йоклап зур үсәр. Ә сезнең үсәсегез киләме?(Килә)

Әйдәгез алайса, "Үсәбез" уены уйнап алыйк.

Мин әле бик кечкенә

Миңа бары өч кенә.

Үсә-үсә зур булам

Бик матур бала булам.

Менә зур да үстек.

-Балалар, Алсуның кечкенә сеңлесе дә, әти- әнисе, әби- бабасы да бар. Алар бик дус, тату, яшиләр. Әйдәгез әле без сезнең белән дус гаилә турында бармак уены уйнап алыйк әле.

"Гаилә" уены уйнау.

Бу бармак бабай,

Бу бармак әби.

Бу бармак әти,

Бу бармак әни,

Бу бармак бэби,

Аның исеме Чәнти.

-Алсуга әнисе үзенең яшь чакта уйнаган уенын өйрәткән. Әйдәгез, бергәләп шул уенны уйнап алыйк әле.

"Миңлебай" уены.

"Миңлебай" уены.

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада Миңлебай.

Син нишлисең, ни кыласың,

Без кыланырбыз шулай.

-Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.

-Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай. (Бала артыннан хәрәкәтләр кабатлана.)

Безнең бит онытылган уеннардан "Без,без,без идек" уены да бар.Әйдәгез шуны да уйныйк әле.

Балалар түгәрәктә баш бармакларын күрсәтеп түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Без, без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек май ашадык,

Келәткә кердек бал ашадык,

Кап та коп-

Авызыңны ач та яп!

Уенчылар авызларын йомалар, алып баручы уенчыларны көлдерергә, сөйләштерергә тырыша. Кем беренче көлә яисә авызын ача шул уеннан чыга.

-Балалар. Безне Алсу чәй эчәргә табынга чакыра, әйдәгез чәй эчкәндәге такмакны искә төшерик әле.

Чәй эчәбез бал белән,

Бала-чагалар белән.

Бала-чага алты җан,

Айзилә, Алсинә,Сабирҗан,

Самирә, Азалия, Амилә

Иң кечесе Зәлинә.

Әйдәгез Алсуга рәхмәт әйтик тә төркемгә кайтыйк.









</













 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал