7


  • Учителю
  • Хыяллар илендә зурлар төркемендә математика шөгыле

Хыяллар илендә зурлар төркемендә математика шөгыле

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Хыяллар илендэ.

Максат: Балаларны 10 саны эчендә тәртип буенча санарга өйрәтүне дәвам итү, "ничэ", "ничәнче" сорауларына җавап бирүләрен, предметның озынлыгын шартлы үлчәм буенча үлчәүне ныгыту; геометрик фигуралар белэн эшлэүкүнекмәләрен үстерү; 4 олештән 1 бөтен предметны җыю күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтләрен камилләтерү, математика шөгыленә кызыксыну уяту.

Шогыльгә зерлек:

  • Шартлы үлчәм белән үлчәү күнекмәләре өстендә эшләү;

  • Космос, космонавтика темасына сөйләшү;

  • Музыкаль, биремле уеннар уйнау.

Җиһазлар:

Курсәтмә җиһаз: карта, куян,һәм төлке уенчыклары, җиләк-җимешләр, йолдызчыклар, шартлы үлчәм өчен лента.

Тарату җиһазлары:

Һәр балага конверт (карточкалар), клей, геометрик фигура( )

Хыяллар илендә зурлар төркемендә математика шөгылесХыяллар илендә зурлар төркемендә математика шөгылеХыяллар илендә зурлар төркемендә математика шөгылеХыяллар илендә зурлар төркемендә математика шөгылеалфетка, ак кәгазь.

Шөгыль барышы (оештыру моменты: уңай психологик халәт тудыру)

Тэрбияче: хэерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек?

Балалар: яхшы.

Тәрбияче: Без үзебезнең яхшы кәефне, матур елмаюыбызны башкаларга да бүләк итик эле.

Балар:(бергә)

Кулларымны сузам сина

Дустым елмаеп - көлеп.

Кушылсыннар башкалар да

Безнең дуслыкны күреп.

(Тәрбияче балаларны өстәл артына чакыра)

Тәрбияче: (курчак театры)

Яшәгән ди, булган ди урманда куян белән төлке. Алар бер -берсен яратмаган, гел ызгышып яшәгәннәр. Ләкин аларга болай яшәү туйдырган һәм төлке куянны үзенә кунакка чакырган. Ләкин төлкенең өе куянныкыннан ераграк булган, шунлыктан төлке куян юлда адашмасын диеп юлның картасын җибәргән.

(тактага карта эленә).





Тәрбияче: Менә ул карта. Карагыз әле монда 3 төрле юл бар.

  • Юллар төрле-төрле, ләкин кайсыбелән барырга икән төлке өенә?

Балалар: тиз барып җитү өчен иң кыска юлны сайларга кирәк.

Тәрбияче: Дөрес, ә ничек беләбез без ул кыска юлны?

Балалар: Үлчәп карап.

Тәрбияче: Әйе, юлның кыскасын белер өчен үлчәп карарга кирәк. Менә минем кулда лента. Ул ни өчен кирәк .

Балалар:_______________________

Тәрбиче: сез ничек уйлыйсыз, аның белән юлны үлчәп буламы?

Балалар:_______________________

Тэрбияче: Ә ничек итеп?

Балалар:_______________________

Тәрбияче: Менә бу 1нче номер белән билгеләнгән юлның озынлыгын белү өчен. Камил үлчәп күрсэтсен әле (бала улчи)

Балалар: 5 тапкыр улчәдем.

Тәрбияче: Әхәзер 2нче юлның озынлыгын үлчәп карыйк, бәлки ул 1нчесенә караганда кыскарактыр, Эмилия үлчәп күрсәтсен әле.

(бала үлчи)

Балалар: 3 тапкыр

Тәрбияче: Инде 3юлны үлчәп карыйк , бәлки ул ин кыска юлдыр. Лиана улчәп карасын әле. (бала улчи).

Бала: 7 тапкыр үлчәдем.

Тәрбияче ә хәзер әйтегез әле 1нчеме, 2нче юлмы , эллэ 3нче юл кыскаракмы?

Балалар: 2нче юл кыскарак.

Тәрбияче: Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Балалар: Чөнки 3 саны 5 һәм 7 санына караганда кечерәк.

Тәрбияче: Димәк куян нинди юл белән бара икән, кайсы номер белән билгеләнде ул юл?

Балалар: 2нче юл

Тәрбияче: Әйе, иң кыска юл икенче юл һәм куян толкегә иң кыска юл белән бара.

Балалар, кунакка бти буш кул белән бармыйлар, ә үзең белән күчтәнәч алып баралар. Куян да күчтәнәчкә бер кәрзин җиләк-җимеш алган. Карыйк әле ниләр бар микән анда ( җиләк, алма, виноград, гранат, апельсин, банан, лимон, персик, груша, мандарин).

Әйдәгез ничә җимеш бар икән, саныйк әле.

Сораулар:

  • Беренче җимеш нинди?

  • Алма белән гранат уртасындагы җимешнең санын әйт?

  • Лимон ничәнче?

  • Барлыгы ничә җимеш?

  • 10нчы сан астында торган җимеш янында торган җимешне әйт һәм ул ничәнче?

Уен: "Нәрсә үзгәрде" (балалар 1-2 сек. Күзләрен йома, җимешләрнең урынын үзгәртү, яки алып кую).

Тәрбияче: Балалар, куянның өендә уенчыклары бик аз булган, һәм ул бик күп уенчыклар турында хыялланган булган, ә төлке өендә төлкенең уенчыклары шундый күп булган, куян шул уенчыкларны күреп исе китеп бик озак карап торган. Ә сезнең төлке өендәге шул уенчыкларны беләсегез киләме? Алар бит шулкадәр тылсымлы икән.

Балалар:________________

Тәрбияче: әгәр күрәсегез килсә, конверт эчендәге карточкаларны аласыз да, 4 өлешкә бүленгән кисәкләрдән 1 бөтенне җыясыз.

(Балалар мөстәккыйль рәвештә карточкалар белән эшли)

Тәрбияче: Балалар, арып киттек бугай, ял итеп алыйк.

1нче уен: "Дуслаштык" (музыкаль уен).

2нче уен: Бер, ике, өч- куяннарда бөтен көч!

(Кулларын иң өстенә күтәрәләр, як-якка җәяләр)

Дүрт-биш!

Безне җиңеп булмый һич.

(гәүдәне артка, алга ияләр)

Алты - җиде,

Куяннар башын иде!

(башларын ияләр)

Сигез, тугыз, ун!

Алты бүре, алты тун.

(куллар, бармаклар ярдэмендэ саныйлар)

Без тук бүген, бүре ач.

Әнә кил, тизрәк кач.

(як-якка йогерешеп китәләр, урыннарына барып утыралар).

Тәрбияче: Ял итеп алдык. Безнең төлке дә шулкадәр шаян, наян, уеннарны бик ярата бит. Ул әле куян килүгә дә уеннар әзерләп куйган. Без дә төлкенең уенын уйнап алыйк әле.

  • Мин сезне 2 командага бүләм, 1нчесе- куян, 2нчесе- төлке. Мин сораулар бирәм, ә кайсы команда тиз һәм дөрес минем сорауларга җавап, шул командага бер очко һәм мин бер йолызчык куям.

Сораулар:

  • Квадратның ничә почмагы бар?

  • 5 саны белән 7 саны уртасында ничә сан "яши"?

  • Хәзер елның кайсы вакыты?

  • Шимбә, якшәмбе нинди көннәр?

  • Нинди ай?

  • Яз айларын әйт?

  • Квадратны урталай 2гә бүлсәң, нинди фигура килеп чыга?

  • 3тән 1гә әзрәк санны әйт?

  • Эмилҗ синең уң ягыңда кем?

  • Бакчага без кайчан киләбез?

  • 2дән 1гә зуррак сан нинди сан?

  • 5тән әзрәк саннарны әйт.

  • Йолдызлар кайчан һавада барлыкка килә?

  • Ел фасылларын әйт.

(Викторинага анализ ясала, җиңгән команданы билгеләү)

Тәрбияче: балалар, беләсезме, төлкенең бит бик зур хыялы бар икән. Ул минем колагыма пышылдап кына әйтте, аның бит космоска очасы килә икән.

  • Ә кем белә, космоска машина белән баралармы икән, әллә поезд беләнме?

  • Космоска очучы ничек атала?

  • Косманавт нинди кием кия?

  • Ә космос кайда ул?

  • Ә һавада нәрсәләр бар?

  • Беренче мәртәбә кемнәр оча? һ.б.

Балалар: (җаваплпар)

Тәрбиче: Әйдәгез, без төлкенең хыялын тормышка ашырырга ярдәм итик, аңа бүләккә ракета ясап бирик. Ул үзенә иң яхшысын сайлап алыр, ә калганнарын иптәшләрәенә бүләк итәр. Сезнең алдыгызда геометрик фигуралар, шулардан үзегезгә ошаган, төрле формада ракеталар ясарсыз.

(балалар мөстәкыйль рәвештә ракета ясап ябештерә) .

Тәрбияче:бик матур, пөхтә итеп ясадыгыз, миңа барлык ракета да ошады, аерып алырлык та түгел, рәхмәт сезгә.

Шөгыльгә анализ:

  • Балалар, сезгә төлкедә кунакта буу ошадымы?

  • Ә нәрсә ошады?

  • Нәрсәләр ошады?

  • Нәрсәләр эшләдек, тагын нәрсәләр эшләр, ниләр белер идегез?











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал