7


  • Учителю
  • Көз килде. Сап-сары яфраклар җиргә сибелде мәктәпкә әзерлек төркемендә интеграцияләштерелгән шөгыль

Көз килде. Сап-сары яфраклар җиргә сибелде мәктәпкә әзерлек төркемендә интеграцияләштерелгән шөгыль

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Казан шәһәре Совет районының "Татар телендә тәрбия һәм белем

бирүче 60 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы"

мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе

























"Көз килде. Сап-сары яфраклар җиргә сибелде"

мәктәпкә әзерлек төркемендә

интеграцияләштерелгән шөгыль.



















Төзеде: татар һәм рус теле тәрбиячесе Фазылҗанова Динә

Сәләхетдин кызы









Татарстан Республикасы, 2016 ел

</



"Көз килде. Сап-сары яфраклар җиргә сибелде"

Бурычлар:

  1. Балаларда табигатькә карата сак караш тәрбияләү.

  2. Сөйләшү барышында мәкальләр кулланып, балаларның логик фикерләү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү.

Эшчәнлек барышы.

Балалар һәм кунаклар белән исәнләшү.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез, саумысыз!

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар!

Балалар: Имин үтсен көнегез!

Тәрбияче: Кәефләрегез ничек соң?

Балалар: Кояшлы иртә кебек

Татар телен - туган телне

Өйрәнергә дип килдек.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безнең бакчабызга күпме кунаклар килгән. Әйдәгез әле, кунаклар белән матур итеп елмаеп исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез!

1 бала: Дусларым, мин сезгә бер табышмак әйтәм. Дөрес әйтсәгез, табышмакның җавабы тактада чыгар.

Үзе тук була,

Елап яшь коя.

Кошны, гөлләрне

Еракка куа.

Бу кайчак була?

Балалар: Көз

Үстерешле диалог

  1. Бүген һава торышы нинди?

  2. Күк йөзе нинди төстә?

  3. Иң беренче һәм иң соңгы булып җылы якка нинди кошлар китәләр?

  4. Агачларда нинди үзгәрешләр күрәсез?

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Балалар, ә сез көз турында мәкальләр беләсезме?

Балалар: Әйе, беләбез. Тыңлап карагыз.

Мәкальләр:

  1. Көнгә-көн охшап тумас,

Көн саен кояш булмас.

  1. Көзге көннең көлүе,

Көлүе дә елавы.

  1. Көзге көн, бала кебек, әле көлә, әле елый.

Тәрбияче: Балалар, ә көн елый яки көлә беләмени?

Балалар: Юк, белми.

Тәрбияче: Балалар, ә сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? (эчтәлеге буенча фикер алышу).

Тәрбияче: Балалар, булдырдыгыз. Әйдәгез, ял итеп, җырлап, уйнап алабыз. ("Куш кулым")

Урман буйларына менәм

Урман буе ямьлегә.

Бир кулыңны, мин дә бирәм

Дус булырга мәңгегә.

Кушымта:

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым.

Син бит минем якын дустым

Менә сиңа куш кулым.

Алма бакчасына кереп,

Алма ашыйсым килә.

Син - алмасы, мин чәчәге

Булып яшисем килә.

Тәрбияче: Әйдәгез, әле көзге сынамышларны искә төшерик.

Көзге сынамышлар:

  1. Көз көне тычкан күп булса, кыш җылы килер.

  2. Сентябрь аяз булса, кыш салкын булыр.

  3. Көз озын килсә, яз соң килер.

  4. Агачтан яфрак сирәк коелса, кыш салкын булыр.

Тәрбияче: Ял иттегезме, әйдәгез эшебезне тактада давам итәбез.

Дидактик уен: "Буталчык" (яфракның кайсы агачтан икәнен билгеләү: каен, имән, юкә, миләш, өрәңге, кәсәнә, тал, усак, тирәк, зирек)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, яфрак исемнәре белән бармак уенын уйнап алабыз.

Бер, ике, өч, дүрт, биш.

Алтын сары яфракларны

Кулга җыябыз ич.

Бу - каен яфрагы,

Бу - имән яфрагы,

Бу - өрәңге яфрагы,

Бу - юкә яфрагы,

Бу - миләш яфрагы.

Яфракларны җыябыз,

Кәрзиннәргә салабыз.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер, әйдәгез, кунаклар белән саубуллашабыз да төркемгә кайтабыз.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал