7


  • Учителю
  • Зурлар төркемендә гаилә бәйрәме конспекты Тема:Әти-әнием-тормыш бизәгем

Зурлар төркемендә гаилә бәйрәме конспекты Тема:Әти-әнием-тормыш бизәгем

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

- Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр, килгән кунаклар! Без сезнең барыгызны да якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык һәм эшегездә зур уңышлар теләп калабыз. Сез, әтиләр, гаилә башлыгы буларак, гаиләне яклаучы, туендыручы, яшәу шартларын булдыручы. Әти кешенең күп вакыты йорттан читтә - хезмәттә үтә. Буген менә кичәгә килүегез өчен бик зур рәхмәт.



</ - Ә хәзер кичәбезне башлап жибәрергә рөхсәт итегез, котлау өчен сүзне уртанчы -икенче кечкенәләр төркеме балаларына бирәбез.Рәхим итегез!



1.б. Альмир.

Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

2.б. Зилә.

Ул тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә.

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

3.б. Камилә.

Ул солдатлар бәйрәме,

Без котлыйбыз аларны.

Әтиләрне, абыйларны,

Һәм бөтен солдатларны.

А.б: мәктәпкә әзерлек -зурлар төркеме балалары башкаруында "Моряклар биюе" сезгә бәйрәм бүләге булсын.

Бакчабызның нәни сандугачы Камиләгә сүз бирәбез.

Җыр: "Солдатта булган диләр".

Ә хәзер котлау өчен сүзне балалар бакчасы мөдире Гүзәл Рифәк кызына бирәбез. Рәхим итегез.

А.б: Хөрмәтле әтиләр. Сез барыгыз да машина йөртүчеләр. Без бүген сезнең белән юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү турында сөйләшергә булдык.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә түгел, җәяүле дә яхшы белергә тиеш, чөнки еш кына алар гаебе белән юлларда төрле фаҗигаләр була. Күбесенчә балалар зыян күрә. Бу- бик кызганыч, авыр хәл. Кечкенәләрнең күбесе машиналарның җилдертеп килүен күрсә дә, юлны аркылы чыгарга ашыга, шәп йөгерәм, өлгерәм дип уйлый. Ләкин нихәтле генә яхшы чапсаң да, машина баребер тизрәк йөри. Андый чакта шофер да машинаны туктатып өлгерә алмый. Шуңа күрә, хөрмәтле әтиләр, шуны истә тотыгыз: бала һәрвакыт сездән үрнәк алырга омтыла. Урамда йөргәндә, юл аша чыкканда үзегез дә һәрчак игътибарлы булыгыз, юл кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Фаҗигане булдырмый калу да барсын да эшләгез!



-Бәйрәм белән котлау өчен сүзне юл хәрәкәте иминлеге Фән һәм Мәгариф программасын финанслау буенча Актаныш филиалы җитәкчесе Сәетова Рәсимә Заһит кызына бирәбез. Рәхим итегез.



-Ә хәзер сүзне мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына бирәбез. Алар сезнең иътибарга "Бүре һәм Кәҗә бәтиләре" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтерләр. Рәхим итегез балалар.



-Ә хәзер бакчабызның иң кечкенәләренә ясле төркеме балаларына сүзне бирәбез. Алар сезнең игътибарга "Автомобиль һәм кошчыклар" уенын уйнап күрсәтерләр. Рәхим итегез карагыз.



-Котлау өчен сүзне "Куянкай" төркеме балаларына бирәбез. Алар "Светофор"уенын уйнап күрсәтерләр.



-Котлау өчен сүзне уртанчы-икенче кечкенәләр төркеме балаларына бирәбез. Алар сезнең игътибарга "Төсле автомобилләр" уенын уйнап күрсәтерләр.



"Мин яхшы очучы" уены уйнатыла.



Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының чыгышын карап китегез.

1. Музыкаль инсткументаль ансанбель.

2. Бакчабызның нәни сандугачы Зиләгә сүз бирәбез.

Җыр: "Хәерле иртә".



Педагогик ситуацияләл чишү(язмача)



Үз белемнәрегезнең тикшергән арада

Вокаль ансанбель "Күңелле сәяхәт" сүз бирәбез.



"Сүземне дәвам ит" уены.



Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының "Катюша"җыры сезгә бәйрәм бүләге булсын.



Викторина сорауларына җаваплар.



Котлау өчен сүзне уртанчы-икенче кечкенәләр төркеме балаларына бирәбез. Алар сезнең игътибарга " Гномнар" биюен биеп күрсәтерләр.

Хөрмәтле әтиләр, килгән кунаклар! Бәйрәм кичәбез ахырына якынлашты, без сезнең белән саубуллашабыз.

Без телибез сезгә олы бәхет,

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, имин юллар, якты тыныч тормыш-

Безнең сезгә әйтер теләкләр.

Сау булыгыз!







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал