7


  • Учителю
  • Уртанчылар төркемендә танып белү буенча ачык шөгель Урманга сәяхәт

Уртанчылар төркемендә танып белү буенча ачык шөгель Урманга сәяхәт

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Казан шәһәре Идел буе районы

307 нче балалар бакчасы















Уртанчылар төркемендә

танып белү буенча ачык шөгель:

"Урманга сәяхәт"



















Тәрбияче: Хабибова Т.Х.

















Казан 2016-2017

«Урманга сәяхәт»</</p>



Бурычлар:

1. Балаларда урманга һәм аның байлыкларына сак караш, мәхәббәт

тәрбияләү.

2. Кешеләр тарафыннан табигатьне сакларга кирәклеге ту-

рында нәтиҗә чыгара белү, логик фикер йөртә белү, бәйләнешле сөйләмне

үстерү.

3. Балаларның урман, андагы тереклек турындагы белемнәрен

тирәнәйтү, мул табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен

аңлату.

Сүзлек: урман, сәяхәт, урман докторы, сукмак.

Җиһазлар: проектор, такта, агач макетлары, предметлы рәсемнәр ,яфраклар

Эшчәнлек барышы

- Балалар, кәефләрегез ничек? Сез сәяхәткә барырга теләр идегезме? Кая сәяхәткә барырга була?

- Дөрес, балалар,урманга, паркка, чишмәләргә. Әйе, балалар, бик күп төрле юнәлештә сәяхәткә чыгарга, төрле табигать күренешләре белән танышырга була. Без дә бүген сәяхәткә көзге урманга барырбыз.

- Балалар,ә сез көзге табигать турында шигырьләр беләсезме?Әйдәгез сөйлэп алыйк эле. (балалар шигырьләрен сөйли)

- Балалар, тик урманга барганчы анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик.



- Әйе, агачларны чабарга, сындырырга ярамый.

- Күбәләкләрне тотарга ярамый.

- Гөмбәләрне тотарга ярамый.

- Урманда учак ягырга ярамый.

- Бөҗәкләрне рәнҗетергә ярамый.

- Чәчәкләрне өзәргә ярамый.

- Урманда чүпләргә ярамый.

- Булдырдыгыз, балалар. Менә без сезнең белән урманны ничек саклау кагыйдәләрен дә карап чыктык.



Урман - ул тиңсез хәзинә. Урмандагы байлыкларны санап бетергесез. Тәмле җиләкләр, хуш исле гөмбәләр, чикләвекләр, дару үләннәре, чәчәкләр, бар да урман хәзинәсе. Без, урманның саф, чиста һавасын иснәп, тәнгә сихәт алабыз, файдалы үләннәре белән төрле авыруларны дәвалыйбыз.

Фикер алышу:

- Урман кешегә ни өчен кирәк?

- Урманда нәрсәләр үсә?

- Ни өчен күп кошлар урманда яши?

- Урманда нинди җәнлекләр, бөҗәкләр яши?

- Урманда нинди шифалы үләннәр үсә?

- Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсеңме?

- Балалар, бүген без урманны менә шушы тактада "җанлы" картина итеп ясыйбыз. (каен, миләш, өрәнге, нарат агачлары рәсемнәре)

Кошлар сайрый башлаган. (Магнитофон язмасында кошлар тавышы). Урман күпкатлы йортны хәтерләтә. Урманда тереклек берсеннән башка берсе яши алмый.

- Балалар, карагыз әле, бу урманда нинди күп агачлар үсә. Мин хәзер табышмак әйтәм, ә сез кайсы агач икәнен әйтерсез һәм күрсәтерсез.

1) Кышын да, җәен дә бертөсле. (Чыршы, нарат).

2) Ап-ак күлмәген кигән,

Күлмәгенә тап тигән.

Җәй башында җиләгемне

Авыз итәрсез дигән. (Каен).

3) Нинди агач җилсез шаулый? (Усак).

4) Ул агачны бик нык диләр,

Озак еллар яши диләр.

Чикләвек күп булса да,

Ашарга яраксыз диләр. (Имән).

Физкультминутка.

Без зур урманга килдек (бүлмә буйлап йөрү).

Матур урыннар күрдек (кулларны як-якка җәю).

Тун кигән каен - уңда, (уңга күрсәтү)

Ямь-яшел чыршы - сулда (сулга күрсәтү). Күбәләкләр очалар, (очу хәрәкәте)

Әйләнеп, җир кочалар (әйләнеп, чүгәлиләр).

- Җил исте, яфраклар койды. Балалар, җирдән 1әр яфрак алагыз әле. Аның кайсы агачтан өзелеп төшүен билгеләрбез.









Уен "Яфрагына карап агачны таны"

- Динәрә, синең кулда нинди яфрак?

- Минем кулда яшел төстәге каен яфрагы.

- Алан, синең яфрак ни өчен сары? Кайсы агачныкы?

- Миндә дә каен яфрагы, ул сары төстә. Чөнки яфраклар җәен - яшел, көзен - сары төстә булалар (калган яфраклар да карала, һәрбер бала кайсы агач яфрагы икәнен әйтеп бирә).

- Афәрин, балалар, сез дөрес җаваплар бирдегез.

- Балалар, ә хәзер уйнап алабыз, яфракларны җыеп, кайсы агачнын яфрагы-шул агачнын төбенә илтеп куябыз. Алар агачларга ашлама булырлар.

- Балалар, урманда тагын нәрсәләр яши? (кошлар, бөҗәкләр)

- Урманда кошлар ни өчен кирәк?

- Алар зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар.

- Ә нинди кошларны беләсез?

- Чыпчык, кызыл түш, карга, песнәк, тукран.

- Урман санитары дип кайсы кошны атыйлар? (тукран).

- Ә нинди бөҗәкләрне беләсез?

- Күбәләкләр, кошлар, чикерткәләр, шөпшәләр, кырмыскалар, бал кортлары, һ.б.

- Балалар, сез санап киткән бөҗәкләр арасында файдалылары да бар. Сез ничек уйлыйсыз?

- Бал кортлары бал җыялар. Бал бик файдалы, ашау, дәвалану өчен кирәк.

- Ә менә кырмыскалар бик тырыш, эшчән бөҗәкләр, бик дус яшиләр, кечкенә булсалар да көчлеләр икән. Алар урмандагы корткыч бөҗәкләрне юк итәләр, аларны урман сакчылары да дип йөртәләр.

- Алар сыеклык бүлеп чыгаралар.

- Дөрес әйтәсең, Илмир. Аяклары, куллары сызлаган кешеләр өчен бу сыеклыкның файдасы зур икән. Димәк, бөҗәкләр кошларга азык кына түгел, ә файдалы да икән.

- Балалар, ә урманда нинди җәнлекләр яши?

- Аю, бүре, куян, төлке, тиен, керпе.

- Болар барысы да нинди җәнлекләр дип атала? (кыргый хайваннар)

- Дөрес. Җәнлекләр дә бик кирәк икән. Мәсәлән, бүрене алыйк. Ул да кирәк. Бүре үзенә ашау өчен авыру җәнлекләрне тота. Шуның белән ул урманда авырулар таралуга киртә куя.

- Балалар, бүген без карап киткән агачлар, искә алган кошлар, бөҗәкләр, җәнлекләр… барысы да урманда яши. Алар өчен урман-уртак өй. Һәр өйнең хуҗасы була. Урманда ул - урман каравылчысы. Ул урманны саклый. Ә без аңа булышырга тиеш.

- Урман тагын да баесын өчен агачлар утыртырга кирәк. Өлкәннәрнең "Бер агач киссәң, икене утырт", - дигән сүзләрен онытмаска кирәк.

Сезгә сәяхәтебез ошадымы? Мин сезнең җавабыгыз белән канәгать. Хәзер без урман белән хушлашабыз, урманда чиста калсын өчен, чүпләрне җыеп, кайтабыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал