7


  • Учителю
  • “Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың”(Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен экологик шөгыль)

“Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың”(Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен экологик шөгыль)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың"

</<font face="Times New Roman, serif">(Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен экологик шөгыль)





Максат: балаларның табигатькә карата мөнәсәбәтләрен үстерү, бүлмә гөлләренең исемнәрен белүләрен, алар өчен кирәкле шартлар тудыру турында мәгълумәтләр бирү, аларга яктылык, ашлау, җылылык, һава кирәклекне аңлату. Бүлмә гөлләренең дә тере икәнлекләрен күзаллау, гөлләр үстерүгә теләк уяту. Табигать почмагында борыч күчереп утырту. Эшне пөхтә, төгәл, җиренә җиткереп башкарырга күнектерү.

Шөгыль барышы:

Кунакка урман кызы керә.(тәрбияче)

  • Исәнмесез, балалар. Мине таныдыгызмы?

  • Әйе, мин - урман кызы, урманда яшим. Андагы тәртипне саклыйм. Һәрбер агачка, чәчәккә, җәнлек - кошларга һәм хәтта бөҗәкләргә дә мин хуҗа. Сезнең, балалар, урманга барганыгыз бармы? Ягез әле, бергәләп искә төшерик: урманда үзенне ничек тотарга кирәк? (балаларның җаваплары тыңланыла).

  • Ә бүген, балалар, мин үзем сезгә кунакка килдем.Саескан дигән хәбәрче кошым, миңа сезнең төркемнең урманга ошавын, анда бик күп гөлләр үсүен сөйләде. Сездә нинди гөлләр үсә? Сез аларны ничек тәрбияләп үстерәсез? Миңа сөйләп бирегезче. (балалар гөлләрнең исемнәрен әйтәләр, аларны ничек тәрбияләүләре, үсү шартлары белән таныштыралар. Һәрбер гөлнең үзенчәлекле булуын - кайсы кояшта, кайсы күләгәлерәк урында, кайсысына су күбрәк, кайсысына киресенчә икәнен аңлаталар).

  • Балалар, мин сезгә бүген яңа биремле уен алып килдем. Уенның исеме "пирамидка" дип атала. Уенның барышын аңлатам: мин сезгә төрле төстәге шакмаклар әзерләдем: карасы - җирне аңлата, кояш - сары шакмак, зәңгәр - су, ак - яктылык, яшел үсемлекне аңлата. Хәзер шушы шакмаклардан пирамидка төзербез. Иң беренче - җир - аны нинди төс белән билгелибез? Яңадан кояш, су, яктылык шакмакларын куябыз да, иң өскә - яшел үсемлекне "утыртып куябыз". Бу яктылык, су, кояш, җир - үзегез сөйләгәнчә үсемлек үсәр өчен кирәкле шартлар. Әйдәле, Ришат, чык әле алга. Хәзер сөйли - сөйли аңлатып, шушы пирамидкадан бер шакмакны ал.( мәсәлән, мин сары шакмакны алдым, ул кояшны аңлата. Пирамидка җимерелде, чөнки җылылык булмаса, үсемлекләр үсми).

  • Бик дөрес, Ришат, булдырдың, рәхмәт. (уен 3-4 бала белән уйнатыла).

  • Балалар, сез тәрәзә төбенә нәрсәләр утырттыгыз? (күрсәтеп сорый).

  • Борыч.

  • Бик матур үсеп киткәннәр. Ләкин аларның урыннары бик кысан күренә. Алар бер - берсенә үсәргә комачаулыйлар. Сез дә шулай уйлыйсызмы?

  • Әйдәгез, балалар, аларны аерым савытларга утыртыйк.( җир белән тулган савытлар, кечкенә таяк, су, салфетка салынган поднослар таратыла).





  • Эш барышында "Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың", "Ашлаган җир аш бирә, ашламаган таш бирә" мәкальләренең мәгънәсен аңлатып, исләрендә калдыруларына ирешү.

  • Әйдәгез, балалар, борычлар белән тәҗрибә эшлик, яңадан күзәтербез дә, нәтиҗә ясарбыз. 1 савыт борычны караңгыга урнаштырыйк, икенчесен - тәрәзә төбенә куеп, су сибеп торыйк, берсенә гел су сипмик. Нәрсә булыр?.. яңадан нәтиҗә ясарбыз.

  • Балалар , чынлап та, сез бик тырышлар, акыллылар икәнсез. Мин сезне үземнең урманыма чакырам,анда табигатебезнең матурлыгын, байлыгын күреп, тагы да ныграк сокланырсыз. Сезгә урманнан чикләвек алып килгән идем, тиенкәем күчтәнәч итеп җибәрде, тәмләп чәй эчәрсез. Ә хәзергә сау булыгыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал