7


  • Учителю
  • Конспект открытого занятия в старшей группе на тему:“Куян ничек кишер үстергән...”

Конспект открытого занятия в старшей группе на тему:“Куян ничек кишер үстергән...”

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: "Куян ничек кишер үстергән..."

( зурлар төркеме балалары өчен ачык дәрес).

Төзеделәр: Каримова Р.А. 1 категорияле татар һәм рус балаларына

</<font face="Times New Roman, serif">татар телен өйрәтуче тәрбияче, Фаткуллова Э.Х. воспитатель 1 квалификационной категории МБДОУ «Ромашка».

Бурычлар:

  1. Матур әдәбият аша балаларда хезмәткә уңай сыйфатлар тәрбияләү.

  2. Балаларның хәтерен, игътибарын, сөйләм күнекмәләрен үстерү.

  3. Әкият эчтәлеге буенча сорауларга тулы,аңлаешлы итеп җавап бирүләренә иррешү.

Сүзлек: куян, кишер, нарат, орлык, яңгыр. Кояш.

Җиһазлау: рәсемнәр, маскалар, презентация, аудиоязма.

Эшчәнлек барышы:

  1. Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү.

2.Дәреснең темасы һәм бурычлары белән танышу.

  1. Актуальләштерү.

Әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә кору.





  1. Дәрес темасы өстендә эш.

Әкиятне ике телдә дә уку, сөйләү.

  1. Дәресне йомгаклау.

Нәтиҗә чыгару.





























Эшчәнлек барышы:

  1. Оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

  • Исәнмесез, балалар! Хаерле көн!

  • Йә, балалар, карагыз!

Тышта килде матур яз!

  • Әйе, әйе, беләбез

Яз килгәнен күрәбез.

Тамчы тама тып та тып

Булмый аны туктатып,

Зәңгәр күктә кояш балкый

Ул бит безгә ишек шакый!

( экранда слайд "кояш").

Т.: Менә, балалар! Кояшны кунакка чакырдык, бүлмәбез кояш елмаюыннан матурланып, яктырып китте, сез минем белән килешәсезме?

Б: Әйе.

Т: Урамда кайсы ел вакыты?

Б: Яз.

Т: Бик дөрес, ә язның ничәнче ае бара?

Б: Беренче.

Т: Нинди ай ул?

Б: Март.

Т: Дөрес, балалар, ә табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәтәбез яз җиткәч?

Б: Көннәр җылытты, кояш бик җылы, карлар эреп бетә , сулар ага...

Т: Әйе, һәм яз көннәрендә бакча эшләренә эзерләнү башалана, без сезнең белән бер кишер үстерүче куян турында бер әкият укыган идек. Бу әкиятне без рус телендә һәм татар телендә дә укыдык, шулай бит?

Әйдәгез әле, ул әкиятне бергәләшеп искә төшереп китик, фикерләр алышыйк. Сүзне Энҗе хамитовнага бирәм, рәхим итегез.

  1. Перессказ авторской сказки по презентации на русском языке (Фаткуллова Э.Х. совместно с детьми).





  1. Физкультминутка : " Физзарядка ясый куян"

Куян күзләрен ача--------------------- күзләрен ачалар;

Төпкә менеп баса---------------------- басалар;

1,2,3,-утыра----------------------------чүгәлиләр;

1,2,3- ул тора--------------------------басалар;

Зур агачка тотынып-----------------куллар алга-артка чайкалалар;

Куян тагын атына

Алан тулы төп тә төп,

Сикергәли дөп тә дөп.

Кинәт читкә тартылды------------сикерәләр.

Һәм урынына утырды.





  1. Игра " Скажи слово наоборот» на русском языке ( солнце-кояш, заяц-куян, морковь- кишер, сосна растет- нарат үсә, заяц поливает- куян су сибә, дождик идет- яңгыр ява...)

Уен " Киресен әйт" татар телендә (Кояш - солнце, кишер- морковь, яңгыр ява-дождь идет, нарат үсә- сосна растет....)

  1. Т:Бик шәп, балалар ! Ә Хәзер бу әкияттән бер өзекне сәхнәләштереп тә үтик әле. (Балалар эшчәнлеге - әкиятне сәхнәләштерү).

  2. Т: Балалар, сез бик тә булганнарсыз! Әйдәгез бер матур уен да уйнап китик - Җырлы уен " Яз-яңгыр".

Б: -Исәнме,яз! Матур яз!

Безне сагынып килдеңме,

Агачларга, куакларга

Яшел яфрак элдеңме?

Яз: -Саумы, нәни дусларым!

Сезне сагынып килдем мин

Матур, аяз көннәрдә

Яңгыр алып килдем мин!

Б: Яңгыр яу,яу,яу,

Бар табигать уянсын

Тирә як көлеп торсын.

Яз: - Үзегез яңгыр сорыйсыз

Ә яңгырдан качып йорисез...!

( балалар кача).

  1. Эшчәнлекне йомгаклау.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал