7


Акбай һәм Мияу маҗаралары

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"Мияу һәм Акбай маҗаралары"

(күңел ачу 4-5 яшь)

татар теле тәрбиячесе Нагаева Гөлшат Ринат кызы ,

Алабуга шәһәре, 17 нче балалар бакчасы

Максат: Балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен ачыклау.

Бурычлар: балаларны урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү, светофор төсләрен аңлап аера белү; фикерләү сәләтен арттыру.

Алдагы эш: юл чатына экскурсия, машиналарны, җәяүлеләрне күзәтү, шигырьләр һәм җырлар ятлау; төсләрне ныгыту өстендә индивидуаль эш; балалар бакчасы һәм өй арасында очраган юл билгеләрен рәсемгә төшерү.

Җиһазлау: светофор, уенчык машиналар, юл билгеләре, балалар ясаган рәсемнәр.

"Урам" чатында светофор (светофор "костюмы" кигән герой.)

Тәрбяче: Балалар, карагыз әле, кызыл утка эт белән песи юлны аркылы чыгалар?

Балалар: Бу бит безнең дуслар: эт - Акбай һәм песи - Мияу.

Тәрбияче: Ай-яй, сез нишләп юл кагыйдәләрен бозасыз? Юлны аркылы чыкканда светофорга карамыйча чыгарга ярамый. Светофорның кызыл уты янганда туктарга кирәк. Әгәр машина килеп чыкса?

Акбай: Мияу белән юлга килеп чыкканыбызны сизми дә калганбыз. Ай-һай кыен урамда йөрүләр. Без юл аша чыга белмибез. Безне өйрәтегез әле.

Тәрбияче: Ярый, сез алай булгач, безнең балаларны тыңлагыз.

Бала: Красный свет горит? Тогда

Ты ПОСТОЙ, дружок, ТУКТА!

Пусть запомнят млад и стар,

Что "ВНИМАНИЕ!" - "ИГЪТИБАР!"

Свет зеленый? БАР! ИДИ!

Улицу переходи!

"ГДЕ?" - спрошу я без труда

У прохожего - "КАЙДА?"

Знаешь ты наверно, сам,

Будет УЛИЦА - УРАМ.

Мияу: Рәхмәт, балалар, без инде аңладык:

  • Тукта! - ди Кызыл күз

  • Сабыр! - ди Сары күз

  • Бар! - ди Яшел күз.

Тәрбияче: Мияу һәм Акбай, балалар сезне үзләре белән уйнарга чакыралар. Хәзер тикшереп карыйбыз, исегездә калды микән?

"Светофор" уены

(Күңелле көй яңгырый. Тәрбияче светофор моделе янында басып тора. Светофорда яшел "Күз" ачылса - урында йөгерәләр; сары "күзгә" кул чабалар, кызыл "күзгә" туктап калалар һәм бер-берсенә бармак белән яныйлар.)

Акбай һәм Мияу маҗаралары

Тәрбияче: Сезгә светофорның да сораулары бар.

Светофор "костюмы" кигән герой сораулр бирә.

  1. Хәрәкәт юк, туктагыз,

Светофорда төс ...(кызыл)

  1. Все водителю расскажет,

Скорость верную укажет.

У дороги, как маяк,

Добрый друг - ...(Дорожный знак)

Балалар светофор тырында җыр җырлыйлар. Хәйдәр Әхмәтшин сүзләре, Рөстәм Сәрвәров көе "Светофор утлары".

1.Бер, ике, өч-

Светофор утлары.

Бер яна да

Сүнә ич, светофор.

Кушымта:

Урамда юл чатында

Сакта тора светофор,

Сакта тора светофор.

2. Кызыл ут

Кисәтә, тукта! - ди

Юл ябык,

Син юлга чыкма! - ди.

  1. Сары ут

Әзер бул! - дигәндә,

Атлап чык

Юл аша яшелгә!

  1. Берсе - кызыл.

Берсе - сары,

Тагын берсе яшел ич

Светофор утлары.

Мияу: Сез светофор турында безгә сөйләдегез, җырлап та күрсәттегез. Ә менә балалар велосипедта, самокатта йөререгә яраталар. Минем дә өчтәгәрмәчле велосипедым бар, миңа кайда йөрергә ярый? Олы юлда йөрергә ярый микән? КАМАЗ машинасы таптап китсә?

Балалар: Сиңа юлда йөрергә ярамый, син бит әле бик кечкенә. Велосипедта, самокатта ишек алдында, тротуар кырыенда, балалар мәйданчыгында йөрергә ярый.

Эстафета" Иң яхшы автопульти"

Уенчыларга самокатта юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйча юлны узу.

Тәрбияче: Булдырдыгыз. Юл бит ул - тәртип ярата. Юлда йөргәндә без бөтен юл кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Алны-артны карап, сак йөрергә, бер-беребезгә игътибарлы, ярдәмчел, кешелекле булырга кирәк. Шул вакытта гына без барыбыз да сау-сәламәт булырбыз.

Мияу, Акбай: Рәхмәт, балалар. Без барысын да аңладык. Юл йөрү кагыйдәләрен бүтән беркайчан да бозмабыз. Сау булыгыз!







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал