7


  • Учителю
  • Сценарий для подготовительной группы Здравствуй, школа!

Сценарий для подготовительной группы Здравствуй, школа!

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Белемнәр иленә сәяхәт.



Мәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе программасы.



Бәйрәмчә бизәлгән залга кунелле музыка астында балалар һәм алып баручы керә.

1тәрбияче: Бу нинди көй, нинди мон агыла,

Нинди бәйрәм, нинди кичә бу?

Моңлы бу көй - саубуллашу көе,

Аерылышу көе икән бу!!!

2тәрбияче: Аерылышу көе, тик шатлыклы көй бу,

Сабыйларыбыз үсеп җиткән бит,

Үсеп, ныгып, белем дөньясына карап,

Канатларын кага икән бит!!!

Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар. Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы һәм моңсу да бәйрәмебез килеп житте. Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.

Сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп життегез. Бакчага беренче тапкыр килеп кергән вакытыгыз әле дә күз алдында. Сөйләшә дә белмәгән, ә кайберләре тәпи дә йөри белмәгән килеш балалар бакчасына килдегез. Әлеге бакчада шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек, бергә уйнадык, шаярдык. Бүген безгә бик моңсу. Шуклыклары белән безне сагайткан, уңышлары, шат авазлары белән сөендергән нәни дусларыбыз бездән китә.

1тәрбияче: Алар безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иттеләр, зур ярдәмчеләребез булдылар. Ләкин барыбер күңелебез сөенә. Карагыз, алар барысы да нинди матурлар, исән-саулар, эш дигәндә мин-мин, дип, ял иткәндә җырлыйм-биим дип торалар, күзләре кызыксынудан янып тора.

Балалар! Киләсе тормышыгызда да матур истәлекле вакыйгалар күп булсын. Бүгенге бәйрәм көне дә күңелегездә мәңге саклансын иде. Мәктәптә дә тырыш, тәртипле булыгыз. Ак юл сезгә.

Ә хәзер сүзне балалар, Сезгә бирәбез:



Балалар шигырьләр сөйлиләр.

Диана. Бу сәгать тә килеп җитте,

Без аны көтеп алдык,

Шуны бәйрәм итәр өчен

Залыбызга җыелдык.

Бакча безгә бүләк итте,

Җылы караш, шат күңел.

Бакча белән саубуллашу

Бер дә җиңел эш түгел.

М.Алинә "Ләйсән" диеп атала

Безнең гүзәл бакчабыз.

Истәлекле көн бүген -

Без инде хушлашабыз.

Туган йорттай син кадерле

Һәм якын күңелләргә.

Ничек кенә хушлашасы?

Китәсе килми бер дә.

Илгиз. День за днём, 5 лет подряд

Мы ходили в детский сад.

Миновали те деньки,

Мы теперь ученики.

Открыла школа двери,

Нас ждёт просторный класс.

Уходим мы, но верьте,

Мы не забудем вас!



Варвара. Двери школьные сегодня

Открываются для нас.

В первый раз идём мы в школу,

Поступаем в первый класс.

Даже если будет трудно

Вычитать и умножать,

Мы учиться обещаем

На «четыре» и на «пять»!

Амилә. Бакча белән хушлашабыз,

Җиде яшь тулды безгә.

Мәктәпкә белем алырга

Барабыз инде көзгә.

Без зур булып үстек инде.

Килгән идек бирегә

Өйрәнеп кенә килгәндә

Яңа тәпи йөрергә.

Айзилә. Тик нишлисең яшең тулгач,

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы

Мәктәп белән тоташа.

Без сөекле бакчабызны

Беркайчан онытмабыз.

Барлык дусларыбыз белән

Без бүген хушлашабыз.

Ләйсән Телибез хәреф танырга,

Алфавитны ятларга,

Хәрефкә хәрефне кушып,

Сүзләр төзеп язарга.

Бик күп китаплар укырбыз,

Күп нәрсәләр белербез.

Үскәч кирәк һөнәрләрнең

Серенә төшенербез.

Саг.Айгөл Сау бул инде, гүзәл бакча,

Безнең җылы оябыз.

Синдә үсеп канат ярдык,

Инде юлга чыгабыз.

Гөлләр булып сибелербез,

Су булып түгелербез,

Кошлар булып очып китеп,

Офыкка күмелербез.

Алып менәр йолдызларга

Монда үскән канатлар.

Йолдызлардан тезәрбез без

Барыр юлга маяклар.



Җыр "Кояш нурлары".



М.Алинә : Бүген бездә күңелле!

Кояш та көлә.

Котларга безне

Кемнәрдер килә.



2 тәрбияче: Балалар, сез тиздән мәктәпкә китәсез, ә бакчада сезнең иптәшләрегез -кечкенә балалар кала. Аларның да сезгә әйтер сүзе бар.

(Музыка астында кечкенәләр керә, аларның сүзләре)

Ренат

Мин бакчада калам әле,

Мәктәпкә яшем житми,

Бакчада да бик рәхәт,

Калуга исем китми!



Ислам

Калып торам әле мин дә,

Бер генә елга тагын,

Күп өйрәнү, үсү кирәк,

Уйлыйм әле шул ягын!



Илгиз.

Дусларым, борчылмагыз,

Бакчада калабыз дип,

Сездән алда беренче мәктәпкә бармыйбыз дип,

Апалар өйрәткәнне тынлагыз,

Өйрәнегез, күп белегез,

Бер ел үткәч, 4-5 ле алырга,

Сез мәктәпкә килерсез!

Җыр "КОЯШЛЫ ИЛ".



1тәрбияче: Бүгенге бәйрәм бер үк вакытта күңелле дә, бераз моңсу да. Бүген кадерле балаларыбыз бакча белән хушлашалар. Берничә айдан алар парталар артына утырырлар һәм укучы булырлар. Алар өчен бүген балалар бакчасында иң истәлекле бәйрәм.

Бүген без балалар белән мавыктыргыч сәяхәткә барырбыз. Белемнәр иленә юл тотырбыз.

Тылсымлы көй астында Белем Алиһәсе керә.

Алиһә. Тылсымлы ерак илдән

Сезгә ашыгып киләм.

Убырлы яши ул илдә

Шурале белән бергә.

Ләкин алар хезмәт сөйми,

Хәрефләрне таный белми,

Яраталар йокларга,

Шаярырга, уйнарга.

Аларны тәрбияләргә

Сездэн мина ярдэм кирэк.



2тәрбияче: Исәнмесез, Белем Алиһәсе! Балалар, Убырлы белән шурале - безнең элеккеге танышларыбыз, дусларыбыз. Аларга ярдәм итмичә булмас. Хөрмәтле Белем Алиһәсе, сез безне тылсымыгыз ярдәмендә шул әкияти илгә илтегез. Без ул тәртипсезлэрне тәрбияләрбез.

Алиһә. Сезнең шундый ярдәмчел булуыгызга мин бик шатмын. Ләкин тылсымлы илдә төрле каршылыклар һәм сынаулар булыр. Сез аларны җиңеп чыгарга әзер булыгыз.

Алиһә серле таягы белән сихерли (сихри музыка)



Залга шурәле белэн убырлы музыка астында керәләр.

Бииләр, жырлыйлар. Музыка туктагач:



Алиһә : Гел уйныйсыз, шаярасыз,

Бер нәрсә белми каласыз.

Бераз оялырга кирәк,

Белем алырга кирәк.



Убырлы: Мәктәптә укыр өчен

Җитми шул минем көчем!

Иртә торасы була,

Китап укыйсы була.



Шурале : Безнең уйныйсы килә,

Озак йоклыйсы килә.



Алиһә: Алай ялкауланмагыз,

Сез мәктәпкә барыгыз.

Өйрәнерсез язарга,

Укырга һәм санарга.

Күп китаплар укырсыз,

Укымышлы булырсыз.



Убырлы:Кеше көлдермәгез инде ,укып кем-нинди рәхәт күргән? Менә минем әбием дә, бабам да укымаган.Миндэ укыймыйм.Бик рәхәт (Көлеп, шатланып)



Шүрәле:Менә без йоклыйбыз,ашыйбыз,һәм йоклыйбыз,шундый рәхәт сезгэдэ бездән үрнәк алырга кушабыз. (көлеп, шаярып)





Алиһә: Балалар карагыз инде гел дөрес сүз сөйләмиләр.Мәктәпәэ барырга кирәкме балалар?(жавап балаларныкы)





2тәрбияче: Бер дә борчылмыйк әле без минемчә, шүрәле һәм убырлы мәктәптә ничек кызык икәнен белеп бетермиләр. Шуңа аларның анда барасылары да килмидер. Шүрәле һәм убырлыга мәктәп турында сөйләп күрсәтергә кирәк. Без аларны безнен белән белем иленә чакырабыз. Ләкин башта мәктәп турында җырлап күрсәтик.



Җыр "Өйрәтәләр мәктәпләрдә".



Убырлы: Хәрефләрне танырга,

Дәфтәрләргә язарга.

Без, булдырмыйбыз.

Өйрәнеп тә тормыйбыз.



Алиһә: Гаҗәеп хәл. Сезнең тылсымлы әкиятләрне дә укыйсыгыз килмимени?



Шурале: Хәрефләр танымагач,

Китаплар укымагач,

Әкиятләр дә белмибез,

Белмибез шул бер ни без.



Алиһә (тылсымлы китабын ача). Ә хәзер мин балаларга шушы тылсымлы китабымнан әкият геройлары турында табышмаклар әйтәм. Шурэле хэм убырлы балаларның ничек җавап биргәннәрен тыңлап торсыгыз.



Бер матур нәни кызның

Кызыл башлыгы булган.

Кызны бүре алдаган,

Ләкин кыз исән калган. (Кызыл калфак).



Гәүдәсе аның таза,

Вертолёт кебек оча.

Ул тәм-томнар ярата,

Түбәдә яшәп ята. (Карлсон).



Ул яши урманында,

Мөгезе - маңгаенда.

Озын бармаклары белән

Кытыкларга ярата. (Шүрәле).



Кәкре борынлы әби

Кара урманда яши.

Себеркесенә утырып

Йөри, тузан туздырып. (Убырлы карчык).



Зур күзләр, ике колак.

Бик нәни ул һәм йомшак.

Шәһәр крокодилы белән

Ул бик дус булып йөргән. (Чебурашка).



Убырлы: Эллэ безнен турында да табышмак эйттелэр инде.Без нэрсэ экия иленнэн микэн ни?



Алиһә: Менэ укырга барсагыз ,укый белсэгез узегез турында матур экиятлэр белер идегез.Укырга теләсәгез -Әлифбаны өйрәнегез!



1тәрбияче: Ә менә безнең балалар инде укый да, сүзләр дә төзи беләләр.

Алиһә. Ягез әле, без аларны сынап карыйк. Минем тылсымлы китабымда хәрефләр бар, алардан сүзләр төзергә кирәк.



Балалар ике төркемгә бүленә. Бер төркем хәрефләрдән "пенал", икенче төркем - "китап" сүзләрен төзиләР

Алиһә. Булдырдыгыз, молодцы! Сүзләрне җитез һәм дөрес төзедегез. Ә хәзер убырлы хэм шурэле белән санау буенча ярыш уздырыйк.

  • Алты аю баласы кура җиләге җыярга барганнар. Бер аю баласы арып артта калган. Алда ничә аю баласы бар? (5).

( дөрес булмаган җаваплар бирәләр).

  • Биш малай футбол уйнаганнар. Берсен әнисе төшке ашка чакырып алган. Ашагач ул малай дусларының уйнаганын тәрәзәдән күзәткән. Ничә малай тәрәзә артында футбол уйнаган? (4).

  • Җиде чәүкә бер агачның ботакларына кунган. Бер чәүкә очып киткән. Агачта ничә чәүкә калган? (6).

  • Керпе үрдәк бәбкәләренә сигез читек бүләк иткән. Барысы ничә үрдәк бәбкәсе читек киеп йөргәннәр? (4).



(Шурэле хэм убырлы, җиңелүләрен аңлап, боегып торалар).



2 тәрбияче: Күрдегезме, шурэле хэм убырлы, балалар ничек күп беләләр? Сезгә дә белем алырга кирәк Алиһә дэ шатланыр.



2 тәрбияче: Менэ безнен балалар укыгач эшлэр эшлэгэч,ял итеп кунел дэ ача белэлэр,карап урнэк алып торыгыз,ойрэнегез алардан.



Бию: "Селфи"





"Крокодил Гена һәм Чебурашка" мультфильмыннан көй уйный, залга Шапокляк керә.

Шапокляк. О-о-о-о! Бигрәк күп җыелган монда халык. Сездә берәр төрле бәйрәм мәллә?

2 тәрбияче: Әйе, хөрмәтле Шапокляк. Бүген бездә балаларны мәктәпкә озату кичәсе.

Шапокляк. У-у-у-у! Бәйрәм - шәп нәрсә ул. Бик шәп! Димәк, бүләкләр дә була. Мин шундый яратам тәм-томнар ашарга һәм начарлыклар эшләргә.

Алып баручы. Алай димә, Шапокляк. Син безгә явызлык түгел, яхшылыклар эшлә. Безнең балаларны бәйрәм белән котла.

Шапокляк. Әйе-әйе, хәзер. Котлармын да, бүләкләр дә өләшермен. Мин балалар өчен бернәрсәне дә кызганмыйм.



Менә рогатканы алыгыз.

Аның белән кошларны атыгыз.

Пистолетым да бар әле.

Мә, үскәнем, ал әле. (Бер балага суза).

Аның белән "пых-пых" атып

Була кешене куркытып.

Апагызның урындыгы өстенә

Бу кнопканы куярсыз менә.

Бу ташны да алыгыз,

Тәрәзәгә атыгыз,

Тәрәзәне ватыгыз!

1 тәрбияче. Ай-ай-ай. Нәрсә соң бу? Балалар, сезгә мондый бүләкләр кирәкме?

Балалар. Юк!

Шапокляк. Кирәкмәсә кирәкмәс,

Бер нәрсә дә эләкмәс!

("Бүләкләрен" кире сумкасына тыга).

1тәрбияче. Балаларга мәктәптә бөтенләй бүтән төрле әйберләр кирәк була. Менә кара әле. Уен:(2 бала портфельгэ мэктэп эйберлэрен тутыра)



Шапокляк. Ә миңа портфель кирәкми. Минем үз сумкам матур. Мин сумкама үземә кирәкле әйберләрне генә салам. Кайда телим, шунда барам. Ә мәктәпкә бармыйм. Анда дәресләрдә утырырга кирәк. Күңелле дә түгел.

2тәрбияче. Син ялгышасың. Укырга бик кызыклы. Мәктәптә яңа белемнәр, яңа дуслар, яңа маҗаралар көтә.

Шапокляк. Сезнең мәктәбегездә миңа кызык түгел. Менә булсын иде ул хулиганнар мәктәбе. Мин анда көн саен йөрер идем. Мин бит - мисс хулиганка! Ул мәктәптә имтиханнар да, зачётлар да булмас иде. Анда рогаткадан атарга, эскәмияләргә келәй сыларга, талашырга, кыйнашырга, кыланырга өйрәтерләр иде... Балалар, әйдәгез, мин хулиганнар мәктәбен ачам. Үзем шунда директор булам. Минем белән барасызмы?

2 тәрбияче Җитте, Шапокляк! Балалар андый мәктәпкә барырга теләмиләр. Безнең балалар хулиган түгел. Алар чын мәктәпкә баралар. Ә син кит безнең бәйрәмнән.



Шапокляк (шыпырт кына). Ә менә китмим әле. Хәзер берәр явызлык эшлим әле. (Кычкырып). Ә-ә-ә-ә, менә гномнар минем мәктәбемә барырлар. Әйдәгез, убырлы хэм шурэле ( алга чыгып басалар).



Шурәле: Без балалар белән бик дуслаштык. Синең сүзеңне тыңламыйбыз! Кит!

Убырлы. Хәзер без аны куабыз бәйрәмнән. Аннары кире кайтырбыз. (Шапоклякны куа-куа үзләре дә чыгып китәләр).



1 тәрбияче: Чәчәкләр уяндылар,

Кояшка куандылар.

Болынга җыелдылар

Һәм бии башладылар.



Бию "Веселая компания"



Мәрьям. Нәрсә булган, уенчыклар

Бар да шундый күңелсез.

Әллә инде без киткәнгә

Ямансулыйсызмы сез?

Аю моңаеп утыра,

Озын колак куян да.

Әтәчкә дә нидер булган,

Аквариумда балыкка да.

Һәммәсе дә сүз куйгандай

Әллә телсез калганнар.

Тәрбияче апалар да

Әллә елап алганнар?!



Св. Айгөл Ә курчаклар, әйтерсең лә,

Бездән башка ямь тапмый.

Утырганнар да бер почмакка

Моңаеп безне тыңлый.

Моңаймагыз, курчакларым,

Моңаймагыз, дусларым!

Әйдә соң бер биеп алыйк,

Хушлашканчы, дусларым!



Бию "татарча"



2 тәрбияче: Ә хәзер, балалар, бакча хезмәткәрләренә рәхмәт сүзе ирештерү вакыты җитте.

Балалар бакча хезмәткәрләренә багышлап шигырьләр сөйлиләр, концерт номерлары башкаралар.

Сания Безнең "Ләйсән" бакчабыз

Гел матур булсын, диеп,

Безнең икенче өебез

Гел якты булсын, диеп,

Безнең барыбыз өчен дә

Армый-талмый кайгырткан -

Ул бит Розалия һәм Алия апаларыбыз,

Бүген аларга чын күңелдән

Бик зур рәхмәт әйтәбез.



Әминә. Җитте хушлашу сәгате,

Сау бул инде бакчабыз.

Сау булыгыз, тәрбияче апалар,

Без сезне онытмабыз.

Без әле бик нәни идек,

Инде үстек, зур булдык.

Сезнең күзләрдә чагылган

Якты булдык, нур булдык.



Алмаз. Рәхмәтебез чиксез сезгә,

Тәрбияче апаларым.

Сезнең изге теләкләрне,

Сезнең биргән киңәшләрне

Бөтен гомеребез буе

Истә тотырбыз барын.





Жыр "Воспитательница"



Булат. Физкультура дәресләрен

Яратмый мөмкин түгел.

Спорт бит ул - сәламәтлек

Һәм бик файдалы шөгыль.

Безнең өчен апалар,

Көчегезне түктегез.

Безнең буйлар ничек үсте -

Һәммәбезне күрегез.



Мәдинә. Рус теле дәресләрен

Сагынып көтеп алдык.

Диләрә апабыз өйрәткәнне

Бик теләп отып калдык.

Ике телдә сөйләшү ул

Безнең заман тәләбе.

Диләрә апабыз, кабул итче

Безнең шушы сәламне.



Ралина. Нинди матур гармун көе

Ишетелә зал яктан.

Шул гармун көенә

Җырларга, биергә

Өйрәтә Гөлнар апа.

Күп җырлар һәм биюләр

Өйрәндек без бергә.

Шушы бәйрәм кичәсендә

Зур рәхмәт дибез сезгә!



Жыр "Детский сад"



Айлинә. Син бит, апам, шундый назлап

Карадың күзләремә.

Сүнми торган дәрт уяттың

Бәләкәй йөрәгемдә.

Син яратырга өйрәттең

Һәрбер бизәген җирнең.

Икенче әниебез дә

Була белдең син безнең!



Раил. Үз балаларыгыз кебек

Яраттыгыз сез безне.

Һәр көн зур табын әзерләп,

Ашаттыгыз сез безне.

Бүлмәбез чиста булсын дип,

Һәр көн тырыштыгыз сез.

Пөхтәлеккә өйрәттегез,

Бигрәк уңган бит сез!



Ләйсән. Без һәрвакыт таза булсын,

Матур, шат булсын өчен.

Битләребез алма кебек

Алланып торсын өчен,

Бер дә авырмасыннар дип,

Витамин белән сыйлаган,

Ә авырып китсәк инде

Караган, дәвалаган

Кадерия апага

Рәхмәт әйтәбез тагын.



Нурислам. Тәмле ашлар, салатлар,

Котлетлар һәм коймаклар,

Тел йотарлык пироглар,

Тагын бик күп ризыклар

Ашханәдә пешерделәр

Безнең пешекче апалар.

Рәхмәт сезгә чын күңелдән

Кайгы-хәсрәт күрмәгез.

Сезнең тәмле ризыкларны

Беркайчан онытмабыз.



Бию"Вася -василек"

Саг.Айгөл. Тик сез бер үк без китә дип,

Ямансулап калмагыз,

Без бит хэзер зурлар булдык

Без мәктәпкә барабыз!

Св.Айгөл. Рәхмәт сезгә,

Бик зур рәхмәт,

Тәрбияче апалар,

Бездән сон да шаулап торсын,

Горләп торсын бакчалар!

Айзилә. Әйе, безне мәктәп көтә

Кынгыраулы зур мәктәп

Ә бу юлга безне сез бит

Чыгардыгыз житәкләп!!!

Әминә. Анда да без сынатмабыз

Менә күрерсез әле,

Болар безнең бакчаныкы

Диеп йөрерсез әле!!!!!!!!

Диана Сезнең өчен, кадерле апалар,

Аз булыр күк безнең рәхмәтләр.

Авырмыйча һәрчак нык булыгыз.

Сезгә булсын кадер-хөрмәтләр!



Сания Жыр да жырлыйк әле, апаларны зурлап

Бу жыр булсын бездән истәлек

Кое калсын йөрәкләргә үтеп

Гомер буйларына җитәрлек!!!

Җыр "Сау бул бакча».

2 тәрбияче. Ә хәзер, балалар, сезне дә котлау вакыты җитте.

Алиһә. Минем дә сезне котлыйсым килә, балалар. Бүген күктә яңа йолдызлар кабынды - ул сез! Киләчәктә дә сезнең йолдызларыгыз бүгенгедәй якты янсын, сүнмәсен, сүрелмәсен. (Балаларга йолдыз-медальләр тарата).



Мөдиргә сүз бирелә. Балаларга бүләкләр тапшырыла.



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал