7


  • Учителю
  • Театр иленә чакыру мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле

Театр иленә чакыру мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Максат: Театр турында белемнәрен баету, кызыксыну уяту;диалогик сөйләмне камилләштерү, әңгәмәгә кушылып сөйләшү күнекмәләрен үстерү ;кайчы белән сак эш итүләрен ныгыту,пөхтәлек сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһаз:Слайд,трафаретлар,салфетка,клей,кисточка,әзер чакыру билеты,билетлар,тылсымлы тартма.

Сүзлек эше: Актер,театр,спектакль,пантомимо,жест,мимика,марионетка,афиша,

гардероб,грим.

Алдан балалар белән үткәрелгән эш:

1.Азнакай шәһәренең мәдәният йортына экскурсиягә бару.

2."Театр-нәрсә ул ?" альбомын карау,әңгәмә уздыру.

3.Слайд ,диафильм карау,театр төрләре турында сөйләшү.

4.Әкиятләр,мультфильмнар буенча рәсем ясау.

Шөгыль барышы:

1 өлеш:

Тәрбияче:Исәнмесез, балалар мин сезгә "Театралия" иленнән кунакка килдем.

Безнең "Театралия" илендә бик күп төрле театрлар бар,анда артистлар төрле-

төрле спектакльләр куя,җырлыйбыз-биибез,гомүмән , бик күңелле яшибез.Ә мин

фея булам һәм сезгә үзем белән минем илдәге театрларнын картиналарын алып

килдем. Минем бик беләсем килә,минем сорауыма җавап бирегез әле:

-Театр -нәрсә ул?

(Ул здание һәм анда спектакльләр күрсәтелә)

-Ә сез нинди театр төрләрен беләсез?

(Курчак театры,драма һәм комедия театры,пантомимо театры,марианеткалар

театры,опера һәм балет театры,күләгә театры, урам театры)

(Слайд курсәтелә)

Тәрбияче:Әйдәгез хәзер слайд аша театрларны карап китик.

-Бу нинди театр?Ни өчен шулай атала?

(Бу курчак театры.Монда актерлар балалар өчен курчаклар белән тамаша күрсәтә)

Ә монысы нинди театр?

(Бу театр балет театры.Балет-бию дигәнне аңлата.Актер үз ролен бию аша

тамашачыга

күрсәтә.Монда симфоник әсәрләр һәм оркестр зур роль уйный.Ә опера театрында

актер үз ролен җырлап башкара)

-Ә бу слайдтта нинди театр ?

(Монда пантомимо театры сүрәтләнгән,актер жестлар һәм мимика аша үзенең

әйтергә теләгән фикерен житкерә.

-Ә монысы ничек атала?

(Бу урам театры.Монда артистлар урамда чыгыш ясый,һәр кеше килеп тамаша

карый ала)

Тәрбияче:Балалар без сезнең белән театрлар турында сөйләштек, сез театр-здание

дип әйттегез.Ә ул здание эчендә нәрсәләр бар соң?

(Бина үзе,билет ала торган бүлмә-касса,чишенү бүлмәсе-гардероб,театрның

фаесы,тамаша залы,сәхнә,грим бүлмәсе,кастюмнар саклана торган бүлмә)

Тәрбияче:Театр-гардеробтан башлана дигән әйтем бар,ләкин минем уемча театр ул - афишадан башлана.Иң элек без афишадан булачак спектакль турында информация

алабыз.(слайд күрсәтелә)

Тәрбияче:Балалар ә тамаша залында үз-үзеңне ничек тотарга кирәк?

(җаваплар тыңлана)

Тәрбияче:Ә сезнең шәһәрдә театр бармы?

( Бар.Безнең шәһәрдә күп еллардан бирле Азнакай кхалык театры эшләп килә)

-Ә нинди артистларны беләсез?

(Нәсимэ Хамидуллина,Мөдәрис Усманов,Сәрия Усманова,Гөлназ

Рахманова,Шагали Усманов,Гата Ялалов)

2 өлеш:

Тәрбияче:Онытып та торам икән, мин бит сезгә килгәндә юлда афиша күргән

идем.Сездә бүген "Бременские музыканты" әкиятенең премьерасы икән бит.Мин

шундый да театрга йөрергә яратам,ә миндә билет юк, ә " Бременские музыканты"

әкиятен шулкадәр карыйсым килә. Ә шулай да балалар ,мин бит әле балалар Фея

гына түгел,ә тылсымчы да.Үзем белән тылсымлы тартмамны да алган идем ,анда

нәсәләр бар икән,ачып карыйк әле.

-ООО,монда бит билетлар икән,ләкин алар эшләнеп бетмәгән,сез миңа ярдәм

итәсезме? Билетны карыйк әле,ул нинди информация бирә?

(Билетта булачак спектакльнең көне,сәгате,рәт номеры,кайда булачагы турында информация була)

-Гади билет чакыру билеттыннан нәрсә белән аерыла?

(җаваплар тыңлана)

Тәрбияче: Сезнең алда чакыру билетының башлангыч өлеше,ә без аны сезнең

белән эшләп бетерергә тиешбез.Билетны " Бременские музыканты" әкиятенең

геройлары белән бизәрбез.Әзер трафаретларны алабыз да төсле кәгазьгә

төшерәбез.Аннан соң линия аша кисеп ,чакыру билетына чиста,пөхтә итеп

ябештерәбез.

Ял итү минуты:

Урман аланында

Яшәгәннәр җәнлекләр.

(бармаклар белән төлке һәм куян ясыйлар)

Куянның өе агачтан

Төлкенеке булган ди боздан.

(кулдан түбә ясыйлар)

Төлке килгән куянга

Һәм куып та чыгарган.

(йодрыкны-йодрыкка бәрәләр)

Һәм шул көннән башлап

Агач өйдә яшәгән.

Куянкай өйсез калгач,

елаган да,елаган.

Куарга дип төлкене,бүре килеп караган,

Ләкин булдыра алмаган.

(бүре булып бармаклар белән күрсәтәләр)

Аю да куа алмаган.

(аю булып йөриләр)

Батыр әтәч килгән дә,

Төлкене куып чыгаралган.

Тәрбияче: Бераз ял иттек,хәзер эшебезне дәвам итик.

Йомгаклау:

Тәрбияче:Балалар,сезгә ошадымы бүгенге шөгыль.

(җаваплар тыңлана)

Ә миңа бик ошады.Сез театр турында бик күп мәгьлүмәтләр беләсез,мин бик

шатмын,кул эшләренэ дә бик оста икәнсез.Афарин!

-Әйдәгез,хәзер,шөгылебезне чакыру билетларын килгән кунакларга тапшырып

тамамлыйк.

Кадерле кунаклар, ә без сезне узебезнең спектакльнең премьерасында көтеп

калабыз.Музыкаль залга рәхим итегез!







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал