7


  • Учителю
  • Конспект ОД :Дөньяда иң матур ил - ул минем туган илем

Конспект ОД :Дөньяда иң матур ил - ул минем туган илем

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ОТДЕЛ ОБРАЗОВАНИЯ ИСПОЛНИТЕЛЬНОГО КОМИТЕТА

САРМАНОВСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РТ

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ-

ДЖАЛИЛЬСКИЙ ДЕТСКИЙ САД №1 «БЕРЕЗКА» ОБЩЕРАЗВИВАЮЩЕГО ВИДА





Секционное заседание августовской педагогической конференции :

"Совершенствование работы по познавательно-речевому развитию детей посредством современных технологий в условиях реализации ФГОС"

Образовательная деятельность

« Дөньяда иң матур ил -ул минем туган илем »

( Для татароязычных детей подготовительной группы

по проекту УМК «Туган телдә сөйләшәбез»)













Воспитатель I категории

по обучению татарского языка

Афзалова А.М.



























2016 г.





Бурычлар: 1. Балаларда туган якка карата ярату , туган халкың белән горурлану, аның гореф-гадәтләрен, бәйрәм, йолаларын хөрмәт итү хисләре тәрбияләү.

2. Халык иҗаты аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү. Ягымлы сүзләр ,туган ил турында мәкальләр куллану күнекмәләрен үстерү. Өйрәнелгән лексиканы лепбук ярдәмендә ныгыту.

3. Балаларның туган ил турындагы күзаллауларын киңәйтү, «кече илгә» карата кызыксыну формалаштыру

Җиһазлау: Лепбук "Туган ил", магнитофон, СD диск, проектор, ноутбук,видеоязма

Методик алымнар: сөйләү, күрсәтү, сорау-җавап, әдәби сүз, уен, рәсем карау ,техник чаралар куллану , аңлату, күрсәтмәлелек, матур әдәбият уку.

Алдан башкарыла торган эш:

Методик әдәбият:

1.Шәехова Р.К. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы. Казан, 2012.

2. Закирова К.В. «Балачак аланы». Казан ,2011.

3.Закирова К.В."Әй уйныйбыз,уйныйбыз".

4. Зарипова З.М. "Туган телдә сөйләшәбез"( 5 - 7 яшь), Казан, 2012.

5.Закирова К.В. «Балалар бакчасында әдәп- әхлак тәрбиясе» Казан,2013.

6.Зарипова З.М. "Бал бабай", Яр Чаллы, 2002.

7.Хәйруллина В. "Табышмаклы букча" , Яр Чаллы,2003

Эшчәнлек барышы:

I.Кереш өлеш.

- Хәерле көн, дусларым !Кәефләрегез ничек ?

- Бик яхшы! Кешенең күңеле теленнән таныла, диләр. Ягымлы, матур итеп сөйләшү - ул зур байлык. Без сөйләмебездә матур сүзләрне күп кулланабыз. Ягез, исегезгә төшерегез әле, ул нинди сүзләр?

1.Кулъяулык белән уен. (Бер-берсенә кулъяулыкны бирәләр һәм ягымлы сүзләр әйтәләр.(исәнмесез, рәхмәт, сау булыгыз, зинһар өчен һ.б. ).

-Сез никадәр матур сүзләр беләсез икән! Ә матур сүзләр бик күп алар,тыңлагыз әле.

-Әйт син миңа өч матур сүз,

Уйлап әйт син бәбкәем!

-Мин яраткан иң матур сүз,

Иң якын сүз - .........(әнкәем!)

Бар тагын бер иң матур сүз,

Һәрвакыт син әйткәнең?

Анысы нәрсә?

-Ул матур сүз-

Ул якын сүз -........(әткәем!)

Бар өченче бер матур сүз.

Ул матур сүз -........(илкәем!)

Анда мин,син -һәммәбез дә,

Анда әткәй-әнкәем!

- Нинди матур сүзләр! Балалар, без бүген сезнең белән туган ил турында сөйләшербез.

</<font face="Times New Roman, serif">2.Әңгәмә: "Нәрсә ул Туган ил?"

-Әйтегез әле, нәрсә ул туган ил, Ватан? Сез аны ничек күз алдыгызга китерәсез? (Слайд№2)

- Туган ил ул - алтын басулар

- Туган ил ул - көмеш чишмәләр

- Туган ил ул - киң болыннар

- Туган ил ул - ясле-бакчалар

- Туган ил ул - без яшәгән авыл, өй.

- Әти белән Әни.

-Әйе,дусларым, сез бик дөрес уйлыйсыз. Безнең яши торган өебез, без йөри торган балалар бакчасы, безнең шәһәр, безнең өй - болар барысы да туган як була инде.

II.Төп өлеш.

1. Ситуация: Кошлар сайраган тавыш ишетелә. Сандугач булып киенгән бала керә, кулында китап -лепбук.

Сандугач: -Бик ерактан канат кагып,

Диңгез кичеп,арып-талып,

Туган җирне сагынып кайттым.

Мин буламын сандугач.

Чут-чут итеп сайравымны тыңла,

Күңелең ач!

- Исәнмесез,дусларым! Мин бик ерактан,җылы яклардан туган җиремне сагынып кайттым.Сезгә бүләгем дә бар. Табышмакның җавабын тапсагыз-бүләк сезнеке.

Тавышсыз, кулсыз булса да,

Күп сүзле, күп рәсемле.

Нинди тылсымлы әйбер ул?

Син, дускай, беләсеңме? (Китап)

-Дөрес, җавапны белдегез,болай булгач, китапны сезгә тапшырам. Мин үз юлым белән китим. Яшәгән җирем табигать кочагында. Сау булыгыз ,дуслар!



- Дусларым, бу сандугачны таныдыгызмы соң?Дөрес, ул бит безнең районыбыз гербында сурәтләнгән җырлы-моңлы сандугач. Рәхмәт сиңа ,Сандугач! Бу кызыклы китап белән танышмыйча булмас.

2. Лепбук 1 бит. Сарман .

- Балалар, ә безнең районыбызның исеме ничек?

- Сарман флагында нәрсәләр сурәтләнгән? (Җаваплар )

-Ә хәзер "Сарман" көен тыңлап, Сарман авылын очар кошлар биеклегеннән күзәтеп алыйк.

(Р.Вәлиев башкаруында "Сарман" көе яңгырый. Видеоязма күрсәтелә )

- Әйе,дусларым, Безнең яшәгән җиребез дә шушы җыр кебек бик матур. Аның тирә-ягында җиләкле, гөмбәле урманнары, тирән сулы елгалары ,челтерәп аккан саф сулы чишмәләре бар. Мин сезгә туган як табигате турында табышмаклар әйтәм. Җавапларын табыгыз.

3.Лепбук 2 бит.Туган як табигате.

( Җаваплар әйтелгәч, слайдларда рәсемнәр күрсәтелә.Чишмә,елга ,урман исемнәре әйтелә.Слайд №3)

А. Йөгерә зәңгәр тасма,

Өстенә салдык басма.

Безне дә үтеп китте,

Диңгезгә барып җитте. ( елга ) В.Хәйруллина

Б.Колач җәеп каршы ала,

Сулышларны киңәйтә.

Кайчак ул караңгы,шомлы

Исемен аның кем әйтә? (урман.)

В.Зәп-зәңгәр сукмак буйлап

Чылтыр-чылтыр моң чаба.

Кышлар җитә,кар төшә-

Әмма ул алга таба,

Йөгерер юлын гел таба .(чишмә)

- Туган ил, Ватан бары тик бер генә була. Бик кадерле ул. Кая гына китсә дә, кеше туган ягын сагынып кайта. Туган якның һавасы да шифалырак, сулары да татлырак. Ә безнең туган илебез нинди ил соң? Безнең Республика ничек атала? Анда татарлар гына яшиме?

-Анда күп төрле халык яши. Ләкин төп халкы - татарлар. Ул - татарларның ватаны.

4.Лепбук 3 бит. Татарстан .

Дидактик уен «Мин сөйлим, син танып әйт!» (рәсемнәр буенча). Тәрбияче балаларга төрле милләт вәкилләренең (татарлар, чувашлар, руслар, удмуртлар, марилар, башкортлар, мордвалар) тормыш-көнкүреше, милли ризыклары, киемнәре, яратып уйный торган уеннары һәм бәйрәмнәре турында сөйли. Балалар, шулардан чыгып, тәрбияченең кайсы милләт халкы турында сөйләвен билгеләргә тиешләр.

5.Лепбук 4 бит. Үстерелешле уен «Сорау - җавап» (туп белән).(Слайд 4)

- Татарстан Республикасының гербында нәрсә сурәтләнгән?

Кызыл кояш җирлегендә канатлы ак барс сурәтләнгән.

- Ак барс нәрсәне аңлата?

Ак барс -көчле хайван , ул үзен һәм үз янындагы кешеләрне дә яклый ала. Ак барс - байлык, көч, дәрәҗәне дә аңлата.

-Гербның авторы кем?( Риф Фәхретдинов.)

Ак барс безнең туграбызда,

Саклый ул халкыбызны.

Зур үрләргә, алга өнди

Гүзәл Татарстаныбызны!

- Татарстан флагында нинди төсләр бар?

Туган илнең нуры булып,

Зәңгәр күктә җилферди.

Яшел, кызыл, ак төсләре

Күз карашын иркәли.

Шундый матур яшел төсе,

Ул кызылы, ул агы.

Җилферди Казан өстендә

Безнең дәүләт флагы.

- Бу төсләр нәрсәне аңлаталар?

-Бу безнең республикабызның флагы. Югары өлеше - яшел, уртада тар гына ак тасма сузылган, асты - кызыл төстә. Һәр тәснең үз мәгънәсе бар. Яшел төс - туган җиребез, табигатебез төсе. Ак төс - сафлык, тынычлык, иминлек төсе. Кызыл төс ул - кояш, ут төсе. Борынгы бабаларыбызда бу төс көч, куәт һәм яшәү билгесе булган.)

-Татарларның нинди бәйрәмнәрен, гадәт-йолаларын беләсез?

- Ә хәзер без сезнең белән татар халкының элек-электән бик яратып уйный торган "Түбәтәй" уенын искә төшереп алырбыз.

6." Җырлы-биюле уен"Түбәтәй". Түбәтәй кемдә кала, шул бала шәһәр исеме әйтә.

Тәрбияче балаларның игътибарын картага юнәлтә.

- Балалар, һәр илнең, республиканың, шәһәрнең картасы була. Сезнең алдыгызда Татарстан картасы. Нинди матур ул! Шагыйрьләр аны зәңгәр күбәләккә дә, томырылып чабучы атка да охшаталар. Зур да, кечкенә дә безнең Татарстаныбыз. Слайд №5

- Татарстан Республикасының башкаласы ничек атала?

- Казан шәһәре.

- Әйе, балалар, Казан шәһәре. Казан шәһәре - иң матур борынгы шәһәрләрнең берсе. Анда югары уку йортлары һәм тарихи урыннар бик күп. -Татарстандагы тагын нинди шәһәрләрне беләсез?

7. Интерактив уен «Мин һәм минем илем» Нинди шәһәрләр нәрсә белән дан казана, шул шәһәр рәсемнәре тиешле рәсемгә туры китерелә. Мәсәлән:Казан - очкыч заводлары Яр Чаллы - КамАЗ, Кукмара - итек, Әлмәт - нефть , Чистай - сәгать , Түбән Кама - шиннары, химия заводлары , Алабуга - автомобиль, Яшел Үзән -суыткыч , Бөгелмә -тимер юл, Җәлил - нефть һ.б(Слайд №6)

- Ә без сезнең белән нинди бистәдә яшибез?

8. Лепбук 5 бит. Дидактик уен «Өлешләрдән җый. Бу урынны таныйсыңмы?» Җәлил бистәсенең матур күренешләре, истәлекле урыннары төшерелгән кисмә рәсемнәрне җыю. Кайсы урын икәнен әйтү.

9. Пиктограммалар ярдәмендә татар халык мәкальләрен уку.

а) Туган илем - туган анам.

б) Туган илем- туган өем.

в) Үз илем - алтын бишек.

Эчтәлекләре буенча фикер алышу.

III.Йомгаклау.

- Без бүген сезнең белән туган җиребез турында сөйләштек. Туган илдән дә кадерле җир юк.Сез кайларга гына китсәгез дә күңелегезнең иң түрендә сагындырып торучы , үзенә тартып торучы туган ил барын онытмагыз.Үзебез яшәгән урам, бистә, район , республика , ватаныбыз белән горурланып сөйләрлек булсын! Сау булыгыз,дусларым!

5



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал