7


Конспект на тему Аулак Өй

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Аулак өй

(күңел ачу кичәсе)

Кичәнең барышы:

Алып баручы: Җәйге кыр эшләре тәмамланып, көзләр җиткәч, авылда " аулак өй" чоры башлана. Аны халык телендә "Утырма", "Кич утыру" дип тә атыйлар. Аулак өйне гади күңел ачу гына дип булмый, анда авыл кызлары тегү- чигү, орчык эрләү hәм башка эшләр белән килгәннәр. Кыскасы, аулак өй, утырмага йөрүләр, кул эшләре эшләү өчен hәм яшьләрнең аралашуы, танышуы , пар сайлавы өчен дә булган.

(Г. Мөхәммәтшин көе, Луиза- Батыр Болгари сүзләренә язылган "Аулак өй" җыры яңгырый. Милли татарча киенгән малай hәм кыз чыга)

Кыз: Халкым минем- шундый гүзәл халык!

Үзенә хас гореф- гадәте.

Бәйрәмнәре hәрчак гөрләп тора,

Җырга- моңга гаҗәп сәләтле.

Малай: Сөмбеләсе, Нәүрүз, Бәби туе,

Сабан туйлар гына ни тора!

Җыр яңгырый залда, тыңла әле!

Нинди бәйрәм сездә? - дип сора.

Кыз: Онытмыйбыз берсен бүгенгәчә.

Милләт күркен саклап барабыз.

Яшьлегегез искә төшсен әле,

"Аулак өй" уенын карагыз.

Залда авыл өе күренеше: түрдә мич, ипи көрәге, сәке, сәке өстендә чигелгән мендәрләр, әбинең кабасы, башланган бәйләме, өстәл, өстәлгә япма ябылган, самавыр өстендә чәйнек, стенада чигелгән сөлгеләр, тәрәзә кашагасы, пәрдә, сандык hәм башкалар.

Әби тыштан утын hәм комган күтәреп килеп керә. Комганын мич алдына куя, утынын мичкә тыга да җеп эрләргә утыра. Ерактан "Уйна тальян гармуныңны" җыры ишетелә.

Әби : Их, бар иде бит ул безнең яшь чаклар. Егетләр урам тутырып җырлап әйләнер иде, ә кызлар аулак өйләрдә сер бирмичә генә егетләрне көтеп утырыр иде. Әй, егетләр килгәч, китәр иде уен- көлке, җыр- бию, такмак әйтешү. Хәзер искә төшереп утырырга гына калды инде!

(Бер кыз йөгереп керә).

Кыз :

Исәнме , әбекәй, ни хәлләрдә яшәп ятасың? Авырмыйсыңмы? Аяк- кулларың сызламыймы?

Әби :

И- и- и, балакаем, аллага шөкер, исән- сау торам әле, рәхмәт яхшы сүзеңә. Әйдә, балакаем, чәем дә әзер, чәй эчеп алабыз.

Кыз :

Юк- юк әби, чәйләр эчеп тормыйм, бер йомыш белән кергән идем. Әбекәем , утыр әле, утырып тыңла. Әбекәем , матуркаем, сандугачым- былбылым, бүген сездә җыелып кызлар белән кич утырып кына алыйк әле.

Әби : И- и, балакаем, әле бая гына теге егетләр җырлап урам әйләнгәч, яшь чакларымны искә төшереп утыра идем. Ярар- ярар, кич утырсагыз утырырсыз, тик балакаем бик тәртипле генә була күрегез.

Кыз : Әбекәем, без бик тыныч, бик тәртипле генә, җырлап кына утырырбыз, кешегә сүз чыгарырлык итмәбез.

Әби :Ярый, ярый, кызым.

Кыз :И- и. Әбекәем, бигрәкләр дә әйбәтсең инде үзең. Рәхмәт, сүз тыңлаганың өчен. Мин кызларны чакырыйм әле.( Тәрәзәдән дәшә)Кызлар! )Кызлар! Килегез әле!

Кызлар : Нәрсә бар?

  • Әби рөхсәт бирде, бүген бездә аулак өй! Кул эшләрегезне алып утырмага килегез!

(Кызлар китә)





Кыз сөйләнә - сөйләнә табын әзерли:

Аулак өйдә пешерербез,

Кыстыбый, бәлеш, коймак,

Дус кызларым, дус егетләр

Булырлар бездә кунак.





(Кул эшләре тотып кызлар керә)





Әби : Мин Хупҗамал әбиеңнәргә кереп чыгыйм әле, йомышым бар иде, карагыз аны, тәртипле генә утырыгыз. ( Әби китә)

Кызлар кул эшләрен алып җырлыйлар: песня???

Кунак кызы: Әйдәгез әле, кызлар моңаймыйк, бер рәхәтләнеп биеп алыйк.

(Уртага чыгып биеп китә)

Барысы бергә: Әйдәгез әле, такмаклар әйтешик. 187 стр





ЕГЕТЛӘР КИЛӘ

"Челтәрле"

"Зиләле "

































































































Әтәч кычкырган тавыш ишетелә. Ишектән әби керә.

Әби :Таң әтәче кычкыра, таралыгыз, балалар.

Кыз : Ә кызларга сүз әйтмә,

Алар куна калалар.

Әби : Юк- юк, сорамагыз да,

Әнкәләре көтәдер.

Тәрәзәгә карый- карый,

Төннәре йокысыз үтәдер.

1 малай (егет): Бик күңелле булды,

Рәхмәт сезгә, кызлар.

Аулак өйләр булса

Ямьле үтәр көзләр.





Кыз: Бүгенгә сау булыгыз!

Бик ошады тәртибегез.

Күчтәнәчләп килсәгез,

Иртәгә дә кертербез.

1 малай (егет): Әби, рәхмәт сиңа да,

Күңел ачтык җитәрлек.

Менә бу матур яулык-

Бездән булсын истәлек.

(Әбинең иңенә яулык салалар)

Әби :Рәхмәт, балакайлар, рәхмәт!

"Аулак өй" җыры яңгырый.Малайлар,кызлар таралышалар.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал