7


  • Учителю
  • Гаилә бәйрәме: “Күңелләрдә халкымның тылсымлы бизәкләре” (Зурлар төркеме өчен)

Гаилә бәйрәме: “Күңелләрдә халкымның тылсымлы бизәкләре” (Зурлар төркеме өчен)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Гаилә бәйрәме: "Күңелләрдә халкымның тылсымлы бизәкләре"

(Зурлар төркеме өчен)

Максат: Татар халкының тормышын, көнкүрешен ямьлерәк итә торган бәйрәмнәр булуын аңлату,балаларда һәм әти-әниләрдә шушы бәйрәмнәрдә катнашу, җырлар, уеннар өйрәнү теләге тудыру, борынгы йолаларыбызга хөрмәт хисе тәрбияләү.

Әзерлек эше:Бәйрәмдә катнашучы гаиләләргә биремнәр бирү: төрле көнкүреш әйберләрен чигеп алып килергә, балалар белән татар халык бизәкләрен карау, рәсем ясау, төрле җырлы-уеннар өйрәнү.

Җиһазлар: магнитофон, бизәлгән татар халык киемнәре, рәсемнәр һ.б.



Бәйрәмнең барышы:

Зал бары тик татар халкында гына була торган зәвык белән бәйрәмчә бизәлгән. Залның бер ягында өй күренеше,сандык, сандык өстендә чигелгән мендәрләр, ә икенче ягындачигүле эскәтерт ябылган өстәл,урындыклар, татар халык киемнәре-түбәтәй, читек, кулъяулыклар.

Залга музыка астында татар халык костюмнарыннан балалар керә. Кулларына чигелгән кулъяулыклар, бизәлгән түбәтәйләр тотып ярым түгәрәккә басалар).

Тәрбияче: Исәнмесез,хәерле көн, кадерле балалар, әти-әниләр! Бүген без гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә тормышыбызның нигезе, дәүләтебезнең киләчәге. Гаилә ул - олы сүз. Гаиләдә бер-береңне хөрмәтләп, матур итеп бер-береңә ярдәмләшеп яшәү - һәрберебезнең бурычы.

1 бала:



Бәрхетләрдән тегелгән,



Ука белән чигелгән,



Нәкышләре көмешләргә,



Алтыннарга күмелгән.



2 бала:



Бигрәк матур түбәтәе



Энҗе бөртекләре белән.



Алар монда килгән гуя,



Чын әкият иленнән.



3 бала:



Алъяпкычымның бизәге



Әллә кайдан күренә



Аллы-гөлле чәчәк төшкән,



Килешәдер үземә.



4 бала:



Оста кызлар Сабантуйга



Матур сөлге чигәләр



Батырлыгын күрсәткәнгә



Бүләк итеп бирәләр.



Ата-аналардан берсе әйтә: - Рәхмәт сезгә, кадерле балалар,безнең арабызда шундый осталарыбыз булганда, мәңге сүрелмәс, мәңге югалмас безнең бөек татарның милли сәнгәте!

(Балалар урыннарга утыралар)

Тәрбияче: Бәйрәмебезне дәвам итәбез, малайларны бирегә чакырабыз.

(Түгәрәккә басып җырлы-сүзле "Башмагым" уенын уйныйлар.)



"Башмакчы" уртада утыра:



Итек, читек, әнә, без



Матур итеп тегәбез,



Башмак башы чигәбез,



Кемгә булыр диябез,



Кирәкмиме, алмыйсызмы,



Әллә киеп карыйсызмы?





Түгәрәктәгеләр аңа каршы:



И башмакчы, башмакчы,



Үзең оста такмакчы,



Син сайрама такмагың,



Бир кияргә башамагың.



(- дип бер якка таба әйләнеп йөгерә башлыйлар, Башмакчы утырган килеш, йөгерүченең аягына кулы белән тиеп калырга тиеш. Тия алса, аны үз урынына утыртып, түгәрәккә керә. Тидерә алмаса, түгәрәкне өч кат әйләнә, тагын шул сүзләрне көйләп әйтә. Уен дәвам итә).

Тәрбияче: Ә хәзер безнең кызларыбыз да үз осталыкларын күрсәтсеннәр.

Кызлар башкаруында "Кызыл калфак җыры" (З.Гадиева музыкасы һәм сүзләре).

Тәрбияче:Булдырдыгыз, кеызлар! Ә хәзер әйдәгез әле, татар халкының иң матур уеннарыннан берсе"Яулык алыш" уенын уйнап алыйк әле.

Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар һәм бер кеше яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:



Талым, талым, талчыбык,

Уртасында бал чыбык,

Ал яулык, гөл яулык,

Бир син миңа бер яулык, -

дип, такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана.

Тәрбияче: Әйдәгез, әти-әниләрнең эшләгән эшләренә игътибар итик. Әйдәле, Алия, сезнең гаилә бәйрәмгә нинди бүләк алып килде?

Алия: Без әни белән бергәләп мендәр тышын чиктек. Иң башта әнием ләла чәчәге, яфрак рәсеме ясады, аннары төрле төстәге чигү җепләре сайладык. Әниемнең чигү алымнарына сокланып карап, мин дә чигәргә өйрәндем. Бу эш миңа бик тә ошады.Менә нинди матур чигелгән мендәр тышы килеп чыкты, шулай бит! Мин киләчәктә дә чигүемне дәвам итәчәкмен, матур бизәкләр белән сөлгеләр, кулъяулыклары чигәрмен.



Тәрбияче: Әйе, Алия, мендәрләрегез чыннан да искиткеч матур!

Әйдәгез хәзер башкалар да үз эшләрен күрсәтсеннәр инде.

(Музыка уйный, гаиләләр тезеләләр һәм эшләре белән таныштыралар: мендәр тышы, сөлге, кулъяулык, алъяпкыч).



Тәрбияче: Халкыбызның бизәкләре күңелләребездә саклансын, онытылмасын өчен шушындый бәйрәмнәр аша киләчәк буынга тапшырабыз. Әйдәгез әле бергәләп татар халкының җырлы уены белән бәйрәмебезне төгәллибез.

Татар халык җырлы уены "Әй, Зиләм-Зиләйлә".



1 бала: Дуслар белән күңелле,

Яшәве рәхәт!

Дустым булганың өчен

Сиңа зур рәхмәт.

2 бала: Син - минем якын дустым,

Мин - синең дустың.

Яхшы - һәрвакыт янда

Булганы дусның.

3 бала: Безнең дуслык нык булсын,

Мәңгелек булсын.

Көннәребез гел шулай

Шатлыклы узсын.



Тәрбияче: Менә безнең бәйрәмебез тәмам булды. Барыгызга да бик зур рәхмәт! Көннәребез аяз, күңелләребез шат булсын! Һәр гаилә бәхетле булсын!







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал