- Учителю
- Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль Яз турында әңгәмә
Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль Яз турында әңгәмә
Тема: Яз турында әңгәмә.
Максат: балаларның бәйләнешле сөйләмне үстерү.
Бурычлар: Балаларның ел фасыллары турындагы белемнәрен ныгыту. Сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү. [Р] авазын дөрес әйтүне ныгыту. Балаларны терек булмаган табигатьтәге мәгълүматлар белән таныштыру. Туган як табигатенә сак караш тәрбияләү.
Сүзлек эше: җепшек, ерганак, гөрләвек.
Алдан башкарылган эшләр: яз турында шигырьләр, хикәяләр уку; тема буенча рәсемнәр карау; табышмаклар, хикәяләр карау.
Җиһаз: "Яз" темасына мнемотаблицалар, ел фасыллары турында рәсемнәр; тәҗрибә өчен: көзге, термос, тәлинкәләр, салфеткалар, 2 стакан, кар, боз, су.
Шөгыль барышы:
-
- Балалар, бүген безгә ерактан саескан очып килгән. Ул безгә яз килде дигән шатлыклы хәбәр алып килгән. - Ә сез яз килгәнгә шатмы? - Ә хәзер бу хәбәрне шатлыклы итеп әйтеп күрсәтегез әле. "Яз килде!" - Саесканның сезгә тагын бер серне ачасы килә. Сезгә бүген бер-берсе белән бик дус 4 бертуганның киләсе килә ди. Хәзер шуларның берсе турында табышмак тыңлап китегез әле.
-
Табышмаклар әйтү.
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Егълап елгалар.
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт
Я, әйтеп кара?
(Яз).
Яз картинасы куела.
-Ә хәзер калганнарын тыңлап китегез. (табышмакларны балалар әйтәләр).
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил, буран,
Бу кайчак туган?
(Кыш).
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана-
Бу кайчак була?
(Көз).
Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште.
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура,
Бу кайчак була?
(Җәй).
Ел әйләнәсе бу дуслар бер-берсен алмаштырып киләләр.
-Балалар, безнең дуслар дөрес тәртиптә торалармы?
-Нәрсә булган? Яздан соң кыш киләме?
(Балалар рәсемнәрне дөрес эзлеклелектә куялар)
-
-Балалар яз килгәнен каян беләбез? - Табигатьтә нинди үзгәрешләр була? - Ә хәзер мин сезгә язның билгеләрен санарга тәкъдим итәм. Ләкин җөмләгез "Яз көне" дип башланырга тиеш. (Схема белән эш).
-
Яз көне кояш ныграк җылыта.
-
Яз көне шаулап гөрләвекләр ага.
-
Яз көне карлар эри.
-
Яз көне агачлар яфрак яралар.
-
Яз көне түбәләрдән тамчылар тама.
-
Яз көне беренче чәчәкләр, умырзаялар чыга.
-
Яз көне җылы яклардан кошлар кайта.
-
Ял минуты "Яз җитте".
-
Д/у " [р] авазы кайда яши?"
Умырзая сүзе ничә иҗектән тора? [р] авазы ничәнче иҗектә?
Гөр-лә-век, кар-га, сы-ер-чык, яф-рак, кар, яң-гыр, а-гач-лар.
-
-Ә хәзер өйдә әзерләп килгән яз турындагы хикәяләрегезне тыңлап китик. (3-4 балаланың хикәясе)
-
Сүзлек эше.
Ерганак, җепшек, гөрләвек.
-
Электрон физ.минутка (күзгә зарядка)
-
Тәҗрибә үткәрү
-Яз көне безнең кояш нинди була?
-җылы, ягымлы, нурлы, сары, язгы, якты,
-Кояш елмайды, безнең җирне җылытты. Ә кояш җылыткач кар нишли? (Эри).
-Эрегән кар нинди була?
-Җепшек, пычрак, соры, көпшәк, салкын.
- Кояшның җылы нурлары астында карга авырга туры килә.Ул эри. Карның нишләгәнен, нәрсәгә әверелгәнен , без, хәзер тәҗрибә үткәреп белербез.
-
1нче тәҗрибә. Кар- ул су.
Бүлмәгә кар алып керелә. Балалар карны учларына салалар һәм аның белән нәрсә булганын карыйлар.
-
2 нче тәҗрибә. Боз-ул каты су.
-Балалар бозларыгыз әкренләп кечерәя бара һәм алар нәрсәгә әйләнә?
-Кар тизрәк эредеме, әллә бозмы? (кар тизрәк, ә боз озаграк).
Кар белән бозны сулы стаканга салып, кайсысының авыррак икәнен ачыклыйлар.
-
3 нче тәҗрибә. Пар- ул да су.
Кайнар су белән термосны ачып, аннан чыккан парны карау. Пар өстенә көзге куеп, көзгедә барлыкка килгән тамчыланы күрсәтү.
-Димәк, балалар парда су. Су парга әверелә һәм һавага күтәрелә. Аннан ул безгә кыш көне кар булып ява, ә яз, җәй һәм көз көне яңгыр булып ява.
10. Йомгаклау.
-
Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?
-
Нинди эшләр башкардык?
-
Тәҗрибә ярдәмендә суның нинди үзенчәлекләрен белдек?
-
Булдырдыгыз!