7


  • Учителю
  • Сценарий театрализованного мероприятия по мотивам сказки Кемгә бүләк?

Сценарий театрализованного мероприятия по мотивам сказки Кемгә бүләк?

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Максат: рус телле балаларда театральләштерү аша татар телендә аралашу күнекмәләре булдыру

Бурычлар:

- татар халык әкиятләре,киемнәре,көйләре белән таныштыруны дәвам итү;

- актерлык сәләтен үстерү, сәхнә хәрәкәтләренә өйрәтү, татар телендә аралашу күнекмәләрен ныгыту;

-дуслык, тырышлык сыйфатлары, чит телгә мәхәббәт тәрбияләү .

Алдан әзерләнү эшләре:

-әкият белән танышу;

- иллюстрацияләр крау, "Кемгә бүләк" мультфильмын карау;

- татар халык биюләрен крау, көйләре белән танышу, шигырьләр өстендә эшләү:

Катнашучылар: Кояш, Гөлчәчәк, Сөмбелә, Нәүршз, Кар кызы.

Җиһазлау: сәхнә бизәлеше-зәңгәрсу, сары, кызыл, көрән тукымалардан ел фасылларының күчешен тасвирлау, фетр тукымадан чәчәкләр, күбәләкләр, кар бөртекләре, Кояшка-трон. Татар халык милли киемнәре мотивында 4 костюм, кояш костюмы. Ноутбук, проектор, экран.

Сәхнәләштерү:

(Беренче планда кояш троны. Көй яңгырый "Кояшлы ил"- Кояш чыга. Экранда-ел фасылларының күчеш чорлары бара. )

Кояш: Сценарий театрализованного мероприятия по мотивам сказки Кемгә бүләк?

Әйе, бу мин якты Кояш!

Әйләнәм җир өстендә,

Бар җиһанны шатландырып,

Яшәү бирәм бар җиргә!

-Исәнмесез, дусларым. Күрәсезме минем патшалыгымны нинди киң,, якты, җылы ул! Әйе (як-ягына карана) мин бүген кунаклар көтәм! Кемнәр дисезме? Минем тугрылыклы дусларым- ел фасыллары.

-Әй, дусларым, Кар кызы, Нәүрүз, Гөлчәчәк, Сөмбелә әйдәгез узыгыз.

(татар милли көенә ел фасыллары керә)

Кояш:

Хуш килдегез,минем дусларым! Исәнмесез!

Ел фасыллары:

Исәнме, Кояш!

Хәлләрең ничек?

Кояш:

Әйбәт, рәхмәт!

Бүләгем матур,затлы-йолдызлар...

Кем күп эшли,уңган,булган,

Әйтегезче, сез кызлар?

Кыш:

Исәнме, Кояш!

Мин салкын, матур

Ак Кыш.

Ап-ак карлар яудырам,

Җиргә юрган яптырам.

Балалар чана шуа

Битләре кызыл була.

Мин балалар яратам.

Зур шатлыклар таратам.

Мә кояш, Кар бабай..(кыш кар бабай бүләк итә )

Яз:

Исәнме, Кояш!

Мин зәнгәр, матур яз

Боз һәм кар эри,

Сулар йөгерә;

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Кеше уяна Китә басуга) Канат кагып ерактан Кошлар кайта коньяктан.

Мә, Кояш чәк- чәк...(бүләк итә)

Җәй:

Хәерле көн, Кояш!

Мин яшел,матур,

Җылы җәй!

Эшләрем күп,

Зур кырларда

Иген устерәсем бар.

Яшел, матур болыннарга

Чәчәкләр сибәсем бар.

Кояш, мә чәчәкләр...(чәчәкләр бүләк итә)

Көз:

Хәерле көн, Кояш!

Мин матур, сары,

Алтын көз-Cөмбелә!

Көз көннәре бик күңелле,

Җиләк-җимешләр пешә,

Кәбестә, шалкан өлгерә,

Алмалар коелып төшә.

Кояш: Сөмбелә, кәрзинеңдә нәрсә бар?



(Сөмбелә уртага чыга, Кояш, Нәүрүз, Кар кызы, Гөлчәчәк түгәрәккә басалар һәм җырлыйлар.)

Җыр "Көз, әйт әле" (минусовка аудио УМК)

Кояш, җәй, кыш, яз:

Көз, көз әйт әле,

Кәрзиндә нәрсә бар?

Көз:

Кәрзиндә алма бар,

Тәмле. Тәмле алма бар.

Әйе шул, шулай шул,

Кызыл, кызыл алма бар.

Кояш, җәй, кыш, яз:

Көз, көз әйт әле,

Кәрзиндә нәрсә бар?

Көз:

Кәрзиндә кишер бар,

Тәмле, тәмле кишер бар.

Әйе шул, шулай шул,

Сары, сары кишер бар.

(сөмбелә Кояшка яшелчә. Җиләк-җимешләр белән тутырылган кәрзинен буләк итә)

Кояш, мә, сиңа бүләгемне.

Кояш: Рәхмәт, Сөмбелә!

Ай -һай уңган ел фасыллары сез. барыгыз да бик әйбәт! Сез күп эшлисез,җир йөзенә матурлык бирәсез, кешеләргә яшәр өчен шартлар тудырасыз! Сезнң һәрберегез бүләккә лаек! Йолдызларымны бүләк итеп алыгыз, янсыннар алар ел дәвамында,төннәрен кешеләргә юлдаш булып!

Җ.К.Я.К: Рәхмәт, Кояш! (ел фасыллары йолдызлар белән бию башкаралар, чыгып китәләр)

Кояш:Шул вакыттан бирле йолдызлар күк йөзендә, җәен дә, кышын да, язын да, көзен дә, балкыйлар икән.

Чистай муниципаль районының, 5 нче номерлы гомуми үстерешле балалар бакчасы "Алcу чәчәк"





























"Кемгә бүләк" татар халык әкиятен сәхнәләштерүгә сценарий.





















Төзеде:

татар теленә өйрәтүче тәрбияче,

Фатхутдинова Ләйсән Тәлгать кызы

Чистай, ноябрь 2016





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал