7


  • Учителю
  • Разработка занятия по математике на тему Кызыклы математика иленә сәяхәт(старший дошколҗный возраст)

Разработка занятия по математике на тему Кызыклы математика иленә сәяхәт(старший дошколҗный возраст)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</

Тема : "Кызыклы математика иленә сәяхәт"



Максат: "Төрле "сынаулар" үткәндә балаларда үзләренен математик белемнәрен

куллана, логик фикер йөртә һәм тулы, аңлаешлы җавап кайтара беләләрен

үстерү. Математик терминнарны, геометрик фигураларның атамаларын, 20

дән кирегә санау тәртибен, предметларның урынын билгеләүче сүзләрне

дөрес куллана белүләрен үстерү.



Хәзерлек: һәр балага биремнәр салынган конверт: 1) 1-12 гә кадар саннар куелган

кәгазь бите,2) шакмаклы бит, 3) телескоп ясау өчен төсле кәгазь, 4) чиста

кәгазь бите, гади карандаш . Күргәзмә материал : ике планета рәсеме,

берсенә мисаллар,икенчесенә геометрик фигуралар кулланып ясалган

"инопланетяннар" рәсемнәре, санау таяклары салынган бизәкле тартма.





Барышы : - Балалар, сезгә математика шөгыле ошыймы? Ни өчен ?

(Балалар фикерен тыңлау)

  • Дөрестән дә без бу шөгыль барышында санарга, чагыштырырга, үлчәргә, мисаллар, мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез.

  • Ә бүген без сезнең белән гадәти булмаган кызыклы математика иленә сәяхәт кылырбыз . Сез үзегезнең белемнәрне сынап карарга әзерме ? курыкмыйсызмы? (балалар җавабын тыңлау).

  • Балалар, әйдәгез өстәл артына утырыйк. Хәзер безгә бу сәяхәткә китәр өчен транспорт төрен сайларга кирәк. Һәркемнең алдында конвертлар ята. Шуннан 1 цифрасы язылган биремне алыгыз.

  • Сез бу биремдә нәрсәләр күрәсез ? Әйе, монда цифрлар язылган, цифрларны бер -бер артлы тәртип буенча дөрес тоташтырсак , нинди транспортка утырып юл тотасын беләчәкбез. (карандашлар алып, цифрларны тоташтырып чыгып, балалар "космик корабль ясыйлар )

  • Булдырдыгыз. Без нинди транспортка утырып сәяхәт итәчәкбез инде ?

  • Әйе , космик корабльга. Ә кайда очарбыз икән ? (балаларның фикерләрен тыңлау )

  • Ә хәзер 2 цифрасы язылган биремне алыгыз. Анда нәрсә күрәсез ?

  • Бер нокта. Без хәзер үзебезнең нинди курс (юл) белән очачагыбызны билгеләячәкбез. Сез әзерме ? Бик игътибарлы булыгыз. Башладык . Ноктадан 5 шакмак уңга барыгыз. Аска 4 шакмак төшегез . Уңга 6 шакмак барыгыз. Аска 5 шакмак төшегез. Сулга 7 шакмак барыгыз. Өскә 3 шакмак менегез. Менә без очып барасы планета шунда урнашкан. Сез очарга әзерме ? Бастык 20 дән кирегә таба саныйбыз, 20, 19, 18, ... 0 "Пуск" очтык.

  • Физкультминутка : уңга борылдык 5 адым ясыйбыз, уңга борылдык 4 адым ясыйбыз, унга борылдык 6 адым ясадык, уңга борылдык 5 адым ясадык, сулга борылдык 7 адым ясадык, сулга борылдык 3 адым ясадык. Килеп җиттек . утырдык.

  • 3 цифрасы язылган битне алыгыз. Аннан безгә космосны күзәтү өчен телескоп ясарга кирәк. (кәгазьне рулон сыман бөтереп телескоп ясау)





  • Телескоп белән өскә карадык, уңга карадык . сулга карадык , аска карадык, артка карадык , алга карадык. (тактага планета рәсеме эленә ,аңа мисаллар язылган)

  • Нәрсә күрәсез? (балаларны тынлау)

  • Әйе, бу ниндидер планета. Аның исеме ничек икән ? (балалрны тыңлау)

  • Мөгәен бу математик планета дыр, чөнки аңа мисаллар язылган. Әйдәгез аларны чишеп карыйк.

  • 5 + 2 =, 3+3 = , 6 + 2 =, 7 - 2 = , 4+3 = , 9 - 2 = , 6 - 3 = , 8 - 1= (Һәр мисал эшләнгән саен мисал язылган битнең төрле төсле арт ягы әйләндереп куела)

  • Бигрәк хикмәтле планета булып чыкты бу. Телескопларыбызны алыйк та тагын нинди кызыклар күрербез икән карап карыйк

  • Телескоп белән өскә карадык, уңга карадык . сулга карадык , аска карадык, артка карадык , алга карадык. (тактага планета рәсеме эленә ,аңа геометрик фигуралардан инопланетяннар рәсемнәре ясалган)

  • Балалар, игътибар белән карагыз әле, бу кемнәр икән ? (балаларның фикерләрен тыңлау.)

  • Бу инопланетяннарның гәүдә өлешләре бер дә безнең кебек кешеләрнекенә ошамаган. Ни өчен ?

  • Әйе, математика илендәге инопланетяннарның гәүдә өлешләре төрле геометрик фигуралардан торалар. Әйдәгез аларны атап чыгыйк. Бу инопланетянинның башы ... (квадрат) , гәүдәсе.... (турыпочмак), куллары ...(овал), аяклары ...(өчпочмак) Шул рәвешле икенчесен дә атап чыгу. Сезнең җавапларыгыз аларга бик тә ошады һәттә алар сезгә бүләк тә әзерләп куйганнар. ( санау таяклары салынган бизәкле тартманы күрсәтү) рәхмәт инде сезгә инопланетяннар.

  • Инопланетяннарны фотога төшерик тә, алар белән саубуллашыйк һәм кире кайту юлына кузгалыйк. 20 дән кирегә саныйбыз: 20,19.18,....0.

  • Менә кайтып та җиттек . Тартманы ачып карасак та ярар. Ә, бу бит санау таяклары бигрәк матур бүләк булган бу. (һәр балага таратып чыгу)

  • Кирәгенчә таякчык алыгыз да өчпочмак ясагыз. Ничә таякчык кирәк булды? ( 3 ) . Хәзер тагын ике таякчык алыгыз. Барысы ничә булды ? (5 )

Шушы 5 таякчыкны кулланып ике өчпочмак төзегез.

  • Хәзер 4 таякчык алыгыз да урындык ясагыз.Ә хәзер бер генә таякчыкны күчереп урындыкны икенче якка каратып куегыз.

  • Инопланетяннар бүләк иткән бу таякчыклар белән әле без тагын бик күңелле итеп уйнарбыз. Ә хәзер конвертыгызны ачып карагыз әле, анда бер нәрсә дә калмаганмы ? Буш кәгазь бите. Өйгә кайткач бүген математик сәяхәт барышында очраган инопланетяннарның фотокарточкаларын ясап алып килерсез әле яме. Барыгызга рәхмәт .





















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал