7


  • Учителю
  • Спорт бәйрәме:Сәламәт булыйм дисәң!

Спорт бәйрәме:Сәламәт булыйм дисәң!

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Спорт бәйрәме: "Сәламәт булыйм дисәң».

(старшая-подготовительная группа)

Цель: формирование у детей основ здорового образа жизни.

Задачи:

</<font face="Times New Roman, serif">1. Развивать координацию движений, ловкость, быстроту.

2. Развивать коммуникативные способности детей.

3. Воспитывать желание заботиться о своем здоровье.

Оборудование: мультимедиа, изображение цветка здоровья на экране, картинки-пазлы фруктов и овощей, доктор киеме ,бинт.

Ход развлечения.

Бәйрәмне физик тәрбия җитәкчесе ача, спортның әһәмияте турында сөйли:

Физик тәрбия җитәкчесе: Исәнмесез, хөрмәтле балалар,тәрбиячеләр! Бүген без сезнең белән спорт бәйрәменә җыелдык, алай гына түгел, без дә, сездә анда катнашып, күңелләрне күтәреп,файдалы ял итәрбез дип уйлыйм. «Сәламәт тәндә -сәламәт акыл дигән безгә олылар,шул сәламәтлекнең кадерен белергә кирәк дуслар».

Балалар,бүген менә яңа көн туды.Без сезнең белән балалар бакчасына килдек,эйдәгез әле тагын бер кат бер-беребез белән исәнләшик.Афәрин!

Без исәнләшеп кенә калмадык,ә бер-беребезгә иснлек-саулык теләдек.Чөнки "Исәнмесез" анлата - телим сина исәнлек дигәнне.

Безнең экранда кунак бар-ул чәчәк,тик бу гади генә чәчәк түгел,ул Серле Сәламәтлек Чәчәге икән.

Экранда презентация кабына.

Балалар,карагыз эле экранга,нигәдер чәчәгебез моңсу безнең. Һәм аның таҗлары да юк,нәрсә булды икән?

Сорау бирәбез: Серле Сәламәтлек Чәчәге сиңа нәрсә булды?

Чәчәк: Мин-сәламәтлек Чәчәге.Мин бик матур бер чәчәк идем,минем белән бәхетсезлек булды.Атна буе башка балалар бакчасында яшәдем,ләкин андагы балалар мине карамадылар,су да сипмәделәр.Минем сәламәтлегемә зыян гына салдылар.Һәм мин көннән-көн минем таҗларым корыды,саргайды,коелып бетте.Яңа таҗлар барлыкка килсен өчен,балалар сез миңа ярдәм итергә тиеш.сәламәтлеккә кагылышлы биремнәрне үти алсагыз,мин яңадан матур чәчәккә әйләнермен.Уңышлар сезгә,балалар!!!

Ф.т.: Б-р,ярдәм итәбезме,Чәчәккә?

1.Чисталык турында табышмакларга җавап бирү.

1.Бар кызылы, яшеле,



Аңкып тора хуш исе.



Шунсы гына өркетә,



Күзгә керсә өркетә. (Сабын)





2.Болыт мин һавада



Яңгыр мин яуганда,



Җылынсам пар булам,



Туңганда кар булам. (Су)





3.Һәркем авызга капса,



Яратса анны кеше,



Беркайчан да сызламас,



Һәм ялтырап торыр теше. (Теш щеткасы)





4.Он түгел, үзе ак,



Авызыңа куеп бак.



Тешне дә ул ап-ак итә



Бу ни була, әйтеп бак? (Теш пастасы)





Кирәк була мунчада,



Минем исемем…. (Мунчала)





Үзе тешле, ләкин тешләми. (Тарак)





Бит-кулларны корыта,



Чисталыкны ярата. (Сөлге)



ЭКРАНДА 1 ТАҖ БАРЛЫККА КИЛӘ.

2.Б-р,нәрсә соң ул спорт?(физкуль тура) Әйе,физик күнегүләр көчне,тизлекне арттыра,җитез булырга ярдәм итә.2 таҗ барлыкка килсен өчен,минем соравыма җавап бирергә тырышып карагыз әле: әгәр дә кеше көн дә иртән гимнастика ясаса,саф һавада күбрәк йөрсә,дорес тукланса.ул бервакытта да нишләми? Балалар- чирләми,авырмый.

2 ТАҖ БАРЛЫККА КИЛә

Ә хәзер без дә күрсәтик әле,без сезнең белән бал.бакчасында ничек итеп гимнастика ясыйбыз.(музыка астында гимнастика ясау).Афәрин,булдырдык.

3. Б-р,уйлап карыйк әле,безгә тагын нәрсәләр ярдәм итә икән сау-сәламәт булырга?Алар яшелчәдә,җиләк-җимештә,үсемлекләрдә бар.

Җавап: Витаминнар.Ә сез беләсезме нинди витаминнар була.Экранга карап,танышыйк.

Яхшы,витаминнар турында да белдек,тик һаман да таҗ барлыкка килми әле.Моның өчен безгә,"Витаминлы пазл төзе" дигән уен уйнарга кирәк.

3 ТАҖ БАРЛЫККА КИЛӘ.

4.Б-р,менә сез елмаясыз,көләсез,күзләрегез дә шат.Яхшы кәеф безнең сзламәтлеккә йогынты ясыймы?(әйе)

Хәрәкәтле уен уйнап алыйк: "Үз парыңны тап һәм елмай» дип атала.Муз: "От улыбки".

4 ТАҖ БАРЛЫККА КИЛӘ

5.Соңгы,5 таҗ барлыкка килсен өчен,"Мин-доктор Айболит" дигән уен уйнап алабыз.

5 ТАҖ БАРЛЫККА КИЛӘ.

Ф.Т.: Б-Р,безнең экранда сихерле сәламәтлек чәчәгенең бардык таҗлары да барлыкка килде.тик нигәдер ул таплы,тузанлы.безгә аңа ярдәм итер өчен,чистарынып биеп алырга кирәк.

Хәрәкәтле бию "Умывайся".Музыка: "Из мульт. Маша и медведь"

Ф.т.: Менә ниһаять чәчәгебез матурланды,яктырып китте.Ул сезгә бик зур рәхмәтләрен җиткерә һәм чәчәк эмблемасын бүләк итә,тик сезгэ аны матурлап буярга кирәк була.

Б-р,барыбыз бергәләшеп,рәхмәт эйтэбез

Б: рәхмәт сиңа серле сәламәтлек чәчәге.

Бәйрәм тәмам.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал