7


  • Учителю
  • Конспект образовательной деятельности Минем гаилә

Конспект образовательной деятельности Минем гаилә

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Минем гаилә.

Бурычлар:

  1. Балаларның гаилә һәм гаилә әгъзалары турындагы белемнәрен баетуны дәвам итү;

  2. Балаларның игътибарын, хәтерен, аңга алуларын үстерү;

  3. Олылар белән ирекле аралашу күнекмәләре; игъ тибарлылык, кайгыртучанлык тәрбияләү

Күргәзмәлек материал: аю уенчыгы, балаларның гаилә фоторәсемнәре.



</ Эшчәнлек барышы.

Балалар, безне барыбызны да «Күчтәнәч» исемле тапшыруга чакырганнар дип күз алдына китерик әле.Сез тапшыруның катнашучылары булырга ризамы? Тыныч кына телестудиягә кереп, урыннарыбызга утырыйк.

Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар. «Күчтәнәч» тапшыруын башлап җибәрәбез, сезнең белән студиядә мин, Г.Р. Бүгенге тапшыруның кунаклары Мөслим районы «Ләйсән» балалар бакчасының уртанчылар төркеме. Балалар үзләре, гаиләләре, якыннары, туганнары турында сөйләргә килделәр.

Бүгенге тапшыруны алып барырга мина Аюкай булышачак. Безне карарга, уңайлырак булсын өчен Аюкайны бирегә утыртыйк

Аюкай. Исәнмесез, балалар!

Тәрбияче. Кем бу? Аюкай. Карагыз әле нинди тылсымлы аю.

Аюкай. Сезнең төркемегездә яшәү дәверендә, сез миңа әбиләрегез, әниләрегез, әтиләрегез турында сөйләдегез инде. Ә бүген сез миңа кем турында сөйләргә телисез.

Тәрбияче. Аюкай без сиңа бүген балалар белән гайлә турында сөйләргә телибез. Тапшыруны башлаганчы катнашучылар үзләре белән таныштырып үтсеннәр.

Балалар. Минем исемем… Минем фамилиям…

Тәрбияче. Барлык катнашучыларга, бик зур рәхмәт. Йомшаккай син беләсеңме, бер йортта яшәүче кешеләрне ничек атыйлар.

Аюкай. Юк белмим, ә балалар беләләрме әллә?

Тәрбияче. Әйе, беләләр. Ягез әле балалар, бер йортта яшәүче кешеләрне ничек атыйлар.

Балалар. Гаилә.

Тәрбияче. Дөрес. Сезнең барыгызның да гаиләсе бар. Бүген без тапшыруда фотокүргәзмә оештырдык. Безнең тамашачыларга һәм аюга гаиләгез турындагы хикәя тыңлау бик кызык булыр.

Аюкай. Балалар, беренче мин сезгә үземнең гаиләм турында сөйләп китим әле.

Фоторәсемдә әтием, әнием һәм мин сүрәтләнгән. Мин аларга һәракыт булышам. Ял көннәрендә әти-әнием белән төрле тәмле ризыклар пешерәбез, күңелле уеннар уйныйбыз. Әти-әниемне бик яратам.

(балалар сөйли: фотода кемнәр бар, әниемнең исеме, әтиемнең исеме, апа, сеңел, эне)

Аюкай. Ой-ой-ой!

Тәрбияче. Йомшаккай, нәрсә булды?

Аюкай. Балалар сез гайлә турында шул кадәр кызыклы итеп сөйлисез. Мин дә әнием белән яратып уйнаган уенны искә төшердем әле., уйнап карыйбызмы?



Физкул-ка

Бер, ике, оч, дурт.

Кем яши безнен ойдэ

Барысын да санап утэм

Эти, эни, абый, апам

Мыраужан, нэни акбай

Жырчы чикерткэ һэм мин

Менэ шул безнен гайлэ.



Тэрбияче. Балалар, ташырунын истэлеге итеп без дэ эти-энилэребезгэ булэк ясыйк эле.

«Гаилә альбомы» ясау.

Аюкай. Рәхмәт балалар. Миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте.. Саубулыгыз













 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал