7


  • Учителю
  • Тәрбия сәгате конспекты'Кошлар көне'

Тәрбия сәгате конспекты'Кошлар көне'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Тема: Исәнмесез, кошкайлар!

Максат: укучыларның кошларның файдасы, төрле ел фасылларында кошларга карата сакчыллык турындагы белемнәрне ныгыту; кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән укучыларның белемнәрен арттыру; табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык тәрбияләү.

Бәйрәмчә бизәлгән зал. Балаларның яз, кошлар темасына ясалган рәсемнәреннән күргәзмә. Бәйрәм башлана. Магнитофон тасмасында кошлар тавышы яңгырый.


1 бүлек.


Алып баручы. Кышның салкын бураннары үтә

Менә кабат җиргә язлар җитә

Таллар бөре ача, кояш көлә

Кара карга җиргә тавыш бирә.


Кара карга. Килдек, килдек очып ерак җирдән,

Курыкмыйча ачы салкын җилдән.

Яз хәбәрен сезгә китердек без,

Гафу, дуслар озак көттердек без.

Хәзер менә оя ясап, тизрәк

Бала-чага үрчетергә кирәк.


Төркем башлыгы. Чү! Туктагыз, таныгыз

Бу бит таныш моңыбыз.

Кем ул анда сызгыра?

Өздерепме-өздерә,

Ерак түгел, якында

Әнә теге топольда,

Бу бит таныш сыерчык,

Сыерчыгым, очып чык?!


Сыерчык. Ерак-ераклардан канат кагып

Диңгезләрне кичеп арып-талып

Туган җиребезне сагынып кайттым.

Җылы яктан сәлам алып кайттым.

Ә үзегез ничек кышладыгыз?

Салкын булмадымы кышларыгыз?

Песнәк. Бик ямансу булды кышлар,

Сездән башка, якын дуслар

Өмма без тик ятмадык.

Урманнарны, бакчаларны

Корткычлардан сакладык.

Безнең дуслар - балалар.


Балалар. Исәнмесез, кошкайлар!

Сез киләсен белдек без.

Агачларга матур, матур

Өйләр ясап элдек без.

Хәзер инде сайрашыгыз

Оялар сайлашыгыз

Җиләк-җимеш бакчасында

Күбрәк кайнашыгыз.


Җыр:________________________________________________________________________________________________________________________________________________


Шәүкәт Галиев. Чит җирләр күргән карга


Үзе әле яшь карга,

Тулган тик бер яшь аңа,

Ә инде күпне күргән,

Чит илләрдә дә йөргән!

Быел очасыларга

Сөйләр нәрсәсе бар ла!

Сөйли яшьләргә карга,

Томшык ачып тыңлыйлар,

Чит җирләрне сорыйлар:

- Гаҗәптер, - диләр, - анда,

Рәхәттер, - диләр, - анда!


Дәшми тора да карга,

Болай дия аларга:

- Безнең туган якларда

Җиңелрәк канатларга!



Хәсән Туфан. Яз килә, яз.


Җылы җилнең өске катлавыннан

Сагыну тулган җырлар сибелә:

Кышларга дип киткән якларыннан

Кошлар кайта туган иленә.

- Сәлам сезгә, кырлар, дигән сыман,

Тугай-күлләр, туган елгалар!

Кыйгылдашып уза киек казлар,

Торкылдашып үтә торналар.


Җыр:________________________________________________________________________________________________________________________________________________



2 бүлек

Табышмаклар әйтеп ике командага уенчылар җыю. Командалар үзләренә исем уйлыйлар.


Табышмаклар.


1. Круглое как яблоко

А внутри не мед.

Разобьёш нечаянно

Сразу уплывёт. (ЯЙЦО)


2. Балтасыз-пычаксыз

Кечкенә генә өй эшләнгән (КОШ ОЯСЫ)


3. Ерактан килгән кунак булса да, тәрәзә артында тора. (КАРЛЫГАЧ)


4. Гөлдер, гөлдер, гөлдер бу,

Кызыл тәпи кемдер бу? (КҮГӘРЧЕН)


5. Чуар киемле урам малае

Борчак җыя. Кырда куна. (ЧЫПЧЫК)


6. Колга башында йорты

Эчендә тора җырчы. (СЫЕРЧЫК)


7. Үзе озын, чабуы кыска. (ТОРНА)


8. Бер кошым бар: тынмый.

Агачка оя кормый;

Өе - җирдә,

Җыры - күктә. (ТУРГАЙ)


9. Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч. (ТУКРАН)


10. Йомры, йомгак сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә. (ЧЕБИ)


11. Соскы борын - бакылдык,

Күп сөйләшә - такылдык. (ҮРДӘК)


12. Башы тарак,

Койрыгы урак.

Кычкырта быргысын,

Уята барысын. (ӘТӘЧ)


13. Суда юынып алды,

Өсте коры калды. (КАЗ)


14. Койрыгын алса - башы ябыша,

Башын алса - койрыгы ябыша. (САЕСКАН)


15. Үзе йомырка басмый,

Баласын да бакмый. (КҮКЕ)


16. Канаты бар, аягы бар,

Үзе йөзә алмый. (ТАВЫК)




Конкурслар.


1. "Кышлаучы һәм күчмә кошлар"

Бирем: командалар күчмә һәм кышлаучы кошларның исемнәрен аерып алып язырга тиеш. Күгәрчен (голубь), Чәүкә (галка), Песнәк (синица), Үрмәләч (Поползень),Чыпчык (воробей), Филин, Сандугач (соловей), Аккош (лебедь), Карга (ворона), Тургай (жаворонок), Шәүлегән (иволга), Пеликан, Челән (цапля), Ләкләр (аист), Торна (журавль)

Дрофа.

2. "Бу кемнең оясы?"

Бирем: тактага кошлар һәм аларның ояларының сурәтләре эленә. Ләкин алар боталган. Кошларга үз ояларын табарга ярдәм ит. Кайсы команда дөрес итеп кошларның ояларын билгели, шул команда 2 балл ала.

Ак көртлек 1


Чомга 2


Челән 3


Сандугач 4

Сыерчык 5


3. "Борчак чүпләү".

Бирем: һәр командага борчак һәм фасоль салынган савытлар бирелә. Борчак һәм фасоль бер-берсеннән аерып алырга кирәк. Кайсы команда тизрәк бу эшне башкара, шул команда җиңүче була. Командадан бер кеше борчак чүпли. Борчакларның санын әйтергә. Барлыгы 52 борчак.


4. Капитаннар конкурсы.

Бирем: һәр капитанга төрле кошларның "азыгы" - рәсем бирелә. Команда членнарына томшык рәсемнәре таратыла. Кошның томшыгы аның нинди азык белән туклануы турында сөйли. Капитаннар дөрес итеп азыкларны "кошларга" таратырга тиеш. Дөрес итеп "кошларны" ашаткан капитанның командасы җинүче була.


5. "Сусаган Карга".

Бирем: бервакыт карга юл буйлап бара икән. Көн бик эссе. Карга бик сусаган. Караса юлда кувшин утыра ди. Ләкин суы бик аз калган, карганың томшыгы җитми икән. Әйдәгез әле, каргага су эчәргә булышыйк. Кувшинга таш салсаң, су өскә күтәрелә. Сездә таш салып (һәр кеше берне сала да үз урынына баса), суны өскә күтәрегез дә, су кувшин авызы белән тигезләшкәч бер кашык суны стаканга салыгыз. Җитез командага 2 балл бирелә.


6. Кроссворд чишү.

Бирем: бу кроссвордны чишкәннән соң, сез 2010 елда Россиянең сомволы булып торган кошның исемен белерсез. Кайсы команда ул кошның исемен әйтә, шул команда җиңә. 1. Тынычлык кошы (күгәрчен)

2. Бары тик хайван үләксәсе белән тукланучы, муе һәм башы аз йонлы кош (гриф)

3. Арты белән алга таба оча ала (колибри)

4. Төнге ерткыч кош (филин)

5. Эре очмый торган кош (страус)


1. Соры урам малае (чыпчык)

2. Бу кошның тамак астында азык салырга тире капчык бар (пеликан)

3. Тавык бала чакта (чеби)

4. Антарктида кошы (пингвин)

5. Көлтәсеннән бастырыгы озын (саескан)

2010 елда Россиянең сомволы булып ________ исемле кош тора.


7. "Йомырка ташу".

Бирем: саескан йомырка ярата. Ә без аңарга йомырка урларга булышабыз. Тавык оясыннан саескан оясына кем тизрәк йомыркаларны ташып бетерә шул җинүче була (бер урыннан икенче рынга предметлар ташу).


8. Җир йөзеннән юкка чыккан кошлар.

Бирем: археологлар тикшеренүләр нәтиҗәсендә җир йөзеннән юкка чыккан кошның калдыкларын табалар. Ләкин аны күчергәндә табылдык төшеп китә һәм кисәкләргә бүленә. Сезгә шул кисәкләрдән кошның сурәтен җыярга кирәк.

9. Йомгаклау, нәтиҗәләр ясау.


1


2

3


4


5


1. Тынычлык кошы

2. Бары тик хайван үләксәсе белән тукланучы, муены һәм башы аз йонлы кош

3. Арты белән алга таба оча ала

4. Төнге ерткыч кош

5. Эре очмый торган кош


1

2


3


4

5

1. Соры урам малае

2. Бу кошның тамак астында азык салырга тире капчык бар 3. Тавык бала чакта

4. Антарктида кошы

5. Көлтәсеннән бастырыгы озын


Рәсемне пазлы кебек кискәләргә

1


2

3


4


5



1. Тынычлык кошы

2. Бары тик хайван үләксәсе белән тукланучы, муены һәм башы аз йонлы кош

3. Арты белән алга таба оча ала

4. Төнге ерткыч кош

5. Эре очмый торган кош

1

2


3


4

5


1. Соры урам малае

2. Бу кошның тамак астында азык салырга тире капчык бар 3. Тавык бала чакта

4. Антарктида кошы

5. Көлтәсеннән бастырыгы озын




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал