7


  • Учителю
  • Конспект ООД по окружающему миру на тему Кошлар безнең дуслар

Конспект ООД по окружающему миру на тему Кошлар безнең дуслар

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала







Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы

"Гомуми үсеш төрендәге "Алтынчәч" балалар бакчасы"

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе



































«Кошлар - безнең дуслар»



(уртанчылар төркемендә тирә-юнь белән танышу һәм әвәләү шөгыле)



























Тәрбияче:

Краснова Л.Г.



Максат:

-балаларның кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү, аларны танырга өйрәтүне дәвам итү, кошлар турында кайгыртучанлык тәрбияләү; кош әвәләргә өйрәтүне дәвам итү: гәүдәсен овал формасында, койрык , томшык кебек вак өлешләрен чеметеп һәм тартып ясау алымнарын куллану.



Ярдәмлек:

-магнитофон, болын һәм кошлар сурәтләнгән рәсемнәр, җимлек, җим (көнбагыш, ярма, ипи валчыклары), кош, пластилин.

Шөгыль барышы:



  1. Болын рәсемен элеп кую. Анда күбәләкләр, кошлар сурәтләнгән. Рәсем буенча әңгәмә:

  • Балалар, рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

  • Болында чәчәкләр үсә, күбәләкләр, кошлар оча (бер бала рәсем янына килеп кошларны күрсәтә).

  • Алар ни өчен кошлар дип атала?

  • Аларның канатлары бар. Кошлар очалар.

  • Күбәләкләр, башка бөҗәкләр дә оча бит. Ләкин алар кош түгел. Кошлар турында тагы нәрсәләр әйтеп була?

  • Алар сайрыйлар. Кошларның тәне кайрый белән капланган. Аларның томшыгы бар.

2.Сүзлек эше: кау-рый, том-шык.

- Балалар, бар кош та бер төсле сайрыймы, кычкырамы?

- кү-кү (күке)

- тук-тук (тукран)

- кар-кар (карга)

- чик-чирик (чыпчык)

- гөр-гөр (күгәрчен)



Магнитофон язмасында кош тавышларын тыңлау.

  • Балалар, кошларның каурыйлары бер төслеме соң?

  • Юк, төрле кошның төрлечә.

  • Әйе, без кошларны тышкы кыяфәтенә карап аерабыз. Менә карагыз әле. Бу кошларны танырсызмы икән?

(чыпчык, песнәк, кызылтүш, тукран, карга, сыерчык, күгәрчен рәсемнәре эленә)

Балалар: - тукран чуар төстә, башлыгы - кызыл, песнәкнең түше сары, ә кызылтүшнең - кызыл, һ.б.

Тәрбияче: ә хәзер кошлар турында табышмакларның җавапларын табыйк.



1.Язын килә, көзен китә,

Оя ясасаң, үз итә.(сыерчык)



2.Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч?(тукран)



3.Күлмәге күгелҗем,

Ә түше җем-җем.

Яз җитә: гү-гү-гү!

Дустыбыз ич безнең бу!(күгәрчен)



4.Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый.(карлыгач)



5.Койрыгын алса - башы ябыша,

Башын алса - койрыгы ябыша.(саескан)



Физ.мин ."Чыпчык"

Тәрәзә каршына килгән бер чыпчык,

Миңа кычкыра: "Чык әле,- ди, чык".

Алдый ул беләм, гел шулай итә,

Йөгереп чыксам, оча да китә.



Кошлар турында ятлаган шигырьләрне искә төшерү:

1.Язын ерак-ераклардан

Очып килде каргалар.

Тал башында зур бер шәһәр

Төзеп куйдылар алар.



2.Өй түрендә - бакчада,

Талчыбык куначада.

Сыерчык канат кага -

Яз килүгә шатлана.



Тәрбияче: Балалар, кошлар табигатькә нинди файда китерәләр соң?

  • Алар агачлардагы бөҗәкләрне, кортларны чүплиләр.

Тәрбияче: Әйе, кошлар агачларны яшел килеш саклап калалар. Шуңа күрә без: "Кошлар - безнең дуслар", - диябез. Ә дусларга һәрвакыт ярдәм итәргә, алар турында кайгыртырга кирәк. Без кошларга ничек ярдәм итәбез?

  • Яз көне оя ясыйбыз.

  • Кышын җимлекләр ясап, кошларны ашатабыз.

Җимлекләргә җим салу (көнбагыш, ярма, ипи валчыгы).

Тәрбияче: карагыз әле, безнең җимлеккә бер кош очып та килде. Әйдәгез, без дә күп итеп кошлар әвәлик, аларны сыйлыйк.



3.Әвәләү.

Кошны күзәтү, аның өлешләрен атау: гәүдә, баш, койрык.

Гәүдәне овал формасында, баш - түгәрәк, аны чеметеп, тартып томшык ясау.

Балаларга этапларны әвәләп күрсәтү.

Практик эш. Ярдәм кирәк балаларга ярдәм итү.



4.Йомгаклау.Азактан әвәләгән кошларны җимлек янына куеп, балалар түгәрәкләп басалар һәм: "Ашагыз, кошкайлар!"- дияләр.































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал