7


  • Учителю
  • Выступление на августовской конференции педагогических работников на тему Дидактик уеннар аша балаларны телгә өйрәтү

Выступление на августовской конференции педагогических работников на тему Дидактик уеннар аша балаларны телгә өйрәтү

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

МБМББО "ШӨГЕР ГОМУМҮСТЕРЕШЛЕ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ "ТУРГАЙ" "ЛМР"МБ ТР





















ТЕМА: "ДИДАКТИК УЕННАР АША БАЛАЛАРНЫ ТЕЛГӘ ӨЙРӘТҮ"

(Татар теле тәрбиячеләре өчен

конференциядә чыгыш ясау)





























Әзерләде: 1 категорияле

татар теле тәрбиячесе

Кашипова Р.Н.





2016 ел август





ДИДАКТИК УЕННАР АША БАЛАЛАРНЫ ТЕЛГӘ ӨЙРӘТҮ

Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле һөнәрдәшләрем. Мин Кашипова Рамилә Наил кызы Шөгер "Тургай"балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшлим. Бүген сезнең алда "Дидактик уеннар аша балаларны телгә өйрәтү" дигән темага чыгыш ясыйм.Безнең балалар бакчасында барлык шөгыльләр дә рус телендә алып барыла, өйдә дә күбесенчә балалар үзләренең әти-әниләре, абый-апалары, балалар бакчасында иптәшләре белән үзара рус телендә аралашалар. Шуңа күрә күпчелек татар балалары руслашып беткән дисәк тә ялгыш булмас. Һәр группада 25-28 бала арасыннан бик чиста татарча белә дип 2-3 баланың гына исемен атарга була.

Татар теле еллык тематик планына нигезләнеп, мин үз чиратымда, көн дәвамында балаларның татар теленнән булган белемнәрен ныгыту, тел байлыкларын арттыру, гади диалогта катнаша белү күнекмәсе үстерү өстендә эшлим.

Балаларга татар теле өйрәтү төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе - уеннар. Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Шуңа күрә уен барышында балалар телне тизрәк һәм җиңелрәк үзләштерәләр. Һәм минем уйлавымча уеннар телне өйрәнүгә кызыксынучанлык югалмасын һәм кимемәсен өчен дә кирәк.

Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар аша бала күп яңа информация ала. Дидактик уеннарның балаларга акыл тәрбиясе бирүдә роле зур. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.

</ Балаларны татар теленә өйрәткәндә дидактик уеннарны кулланып, аның кагыйдәләре һәм хәрәкәтләре аша балаларда әдәплелек, игелеклелек, түземлелек сыйфатлары формалаштырырга омтылам. Балаларның татар теле шөгылендә нинди тема үтүләренә карап төрле дидактик уеннар үткәрергә тырышам. Моның өчен татар теле бүлмәсендә һәр группа балаларына төрле темаларга карата дидактик уеннар ясалган. Балалар бу дидактик уеннарны бик теләп уйныйлар.Бу уеннарны яңа тема үткәндә дә, кабатлау дәресләрендә дә, теманы ныгыту өчен дә кулланырга була.

Хәзер сезне үзем ясаган дидактик уеннарның берничәсе белән таныштырып китәсем килә.Уртанчылар төркемендә "Гаилә" темасын өйрәнгәндә бармак уеннары аерым бер урын тота. Бармак уеннарыннан "Безнең гаилә", "Безнең дуслар" уеннары балаларга бик ошый. Бармак уеннары һәрберсе балага табарга уңайлы булсын өчен аерым контейнерларга салынган. Алар 15 балага җитәрлек итеп ясалган. Бу уен аша балалар гаилә әъзаларының исемнәрен истә калдыралар. "Бу бармак бабай, әби, әти, әни, малай, кыз". Уенны уйнап бетергәч, һәр бармак курчакларын үз урыннарына куялар.

Алдагы уен "Бу өйдә кем яши?"дип атала. Өй макеты 6 тимердән ясалган ишектән тора. Һәр гаилә әгъзасының артына магнит ябыштырылган. Балалар үзләренә ошаган гаилә әгъзасын алып, "Бу өйдә бабай (әби, әти, әни, малай, кыз) яши" дип магнитлы ишеккә ябыштыра. Бу уенны икенче төрле дә уйныйбыз. Мин бер балага: "Бабайны чакыр!"дип әйтәм. Ул бала бабай рәсемен алып: "Бабай, кил монда" дип әйтә һәм магнитлы ишеккә ябыштыра.

"Бу кем, бу нәрсә?"дидактик уеннарын да балалар яратып уйныйлар. Һәрбер рәсем артына һәм чәчәк таҗына ябыштыргычлар куелган.Әйләнмәле чәчәк таҗларына гаилә әгъзаларын яки хайван рәсемнәрен ябыштырып, чәчәкне балалар әйләндерәләр. Кызыл ук нинди рәсем янында калса, балалар шул рәсемнең нәрсә яки кем булуын әйтеп бирәләр.

-Бу нәрсә?

-Бу куян.

-Бу кем?

-Бу кыз.



Шундый ук уйналына торган уен "Нишли?"дип атала. Бу уенда пиктограммалар ябыштырыла. Балалар пиктограммага карап, нинди хәрәкәт башкаруын әйтергә тиешләр.

-Нишли?

-Сикерә (йөгерә, бии, җырлый, ашый, уйный). Пиктограмма белән уйный торган уен мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен.

Алдагы уеныбызның исеме "Яшелчә бакчасында". Бу уен зурлар төркеме балалары өчен. Яшелчә темасын үткәч, яшелчәләрнең төсен, зурлыгын, санын, тәмен кабатлау өчен менә дигән уен. Бакчада кишер, кәбестә, кыяр, суган, бәрәңге түтәлләре бар. Һәрбер түтәлдә 5 зур, 5 кечкенә яшелчә үсә. Бу яшелчәләрне уңайлы итеп санау, утырту, алу өчен һәрберсе санау материалларына ябыштырылган. Тәрбияче балаларга сорау биреп, диалог оештыра:

-Дима,бу түтәлдә нәрсә үсә?

-Кишер?

-Нинди кишер?

-Тәмле, баллы, зур, кечкенә кишер.

-Ничә кишер?

-5 зур, 5 кечкенә кишер.

-Дима, миңа 2 зур кишер бир.

-Мә 2 зур кишер.

-Рәхмәт, кишер тәмле.

Уен башка яшелчәләр белән дә шул тәртиптә уйнала.

Бу уенның 2 вариантын болай уйныйбыз. Түтәлләр буш. Балалар белән түтәлләргә яшелчәләр утыртабыз.

-Артем, бу түтәлгә 4 кекенә кәбестә утырт.

-Вика, син 5 зур кәбестә утырт. Бу уенда балаларның яшелчә исемнәрен, аларның зурлыгын белүләрен тикшереп була.

"Керләр юабыз" уены шулай ук зурлар төркеме балалары өчен. Бу уенны уйнаганда төсләрне һәм киемнәрнең исемнәрен ныгытабыз. Балалар алдына 4 төсле (кызыл, сары, яшел, зәңгәр) кер юу машинасы тора. Алдагы кәрзингә төрле төстәге чалбарлар, күлмәкләр аралаштырып куела. Тәрбияче чиратлап балаларны чакыра. Бала кәрзиндә торган киемне алып, аның төсен, исемен атый һәм төсе буенча туры килгән кер юу машинасына сала.

-Бу кызыл чалбар.

-Бу яшел күлмәк.

"Акбай белән Мияуга төсле шарлар бүләк ит"дидактик уенында шарларның төсләре һәм зурлыгы ныгытыла. Бу уенны уйнаганда балалар Акбай яки Мияуга үзләре теләгән шарны бүләк итәләр.

-Акбай, мә кечкенә кызыл шар.

-Мияу, мә зур сары шар.

Алдагы уеныбызда уртанчылар төркеме өчен "Сыйла", "Уенчык бүләк ит", зурлар төркеме өчен "Киемнәр тәкъдим ит", "Яшелчәләр белән сыйла" дидактик уеннары ясалган. Уртанчылар төркемендә ашамлыклар темасын үткәч "Сыйла"уенын уйныйбыз. Кечкенә кесәләрдә ашамлыклар (ипи, сөт, чәй, алма) рәсемнәре. Балалар кесәдән ашамлык рәсемен алып гаилә әгъзаларын сыйлыйлар.

-Бабай, мә ипи аша.

-Әти, мә сөт эч һ.б.

"Уенчыклар" темасын үткәч гаилә әгъзаларына уенчыклар бүләк итәләр.

-Малай, мә машина. Уйна.

-Кыз, мә курчак. Уйна һ.б.

Зурлар төркемендә "Киемнәр" темасын кабатлаганда да бу уен бик уңай нәтиҗә бирә.

-Әни, мә кызыл күлмәк ки.

-Әти, мә зәңгәр чалбар ки һ.б.

Шулай ук "Яшелчәләр"темасын үткәч тә шундый ук тәртиптә гаилә әгъзаларын яшелчәләр белән сыйлыйлар.

"Кибет" дидактик уены да үз эченә берничә теманы алган. Анда "Яшелчәләр", "Уенчыклар", "Йорт җиһазлары", " Уку кирәк яраклары", "Киемнәр" темалары тупланган. Бер балага яшелчә, икенчесенә уенчык һ.б. темалар буенча картоннар таратыла.Бер бала санамыш ярдәмендә кибетче итеп билгеләнә. Кибетче үзенә ошаган рәсемне ала.. Уйнаучы бала үзенең рәсемен танып, кибетче белән мондый диалог оештыра.

-Нәрсә кирәк?

-Туп кирәк.

-Нинди туп?

-Матур, зур, чиста туп.

-Мә, матур, зур, чиста туп.

-Рәхмәт.

Узган уку елында, барлык тәрбиячеләр арасында дидактик уеннарга конкурс оештырылды. Бу конкурста мин "Нәрсә? Ничә? Нинди?"дип аталган дидактик уен ясадым һәм 1 урынны алдым. Сезне бу уен белән дә таныштырып китәсем килә. Бу уен барлык төркем балалары өчен дә. Уенда "Уенчыклар", "Ашамлыклар", "Яшелчәләр", "Җиләк-җимешләр", "Савыт-саба", "Уку кирәк яраклары" темалары кертелгән. Тимер савыт 3 ал һәм 3 сары төсле өлешләргә бүленгән, алар саннар белән билгеләнгән. Һәр тема буенча рәсемнәр бергә тупланган һәм артларына магнит ябыштырылган. Кечкенә шакмакка 6 кадәр саннар ябыштырылган. Мәсәлән уртанчылар төркемендә "Уенчыклар" темасын үткәч бу уенны түбәндәгечә уйныйбыз. Балалар уенчык рәсемнәрен төсле өлешләргә ябыштырып куялар. Санамыш ярдәмендә уеннны башлап җибәрүчене сайлыйбыз. Сайлап алынган бала шакмакны тәгәрәтә, нинди сан чыкса, шул санны дөрес итеп әйтеп, шул санда нинди рәсем торганлыгын, аның нәрсә, нинди, ничә икәнлеген әйтергә тиеш.

Уенның 2 вариантын зурлар төркемендә болай итеп уйнарга була. Бу чакта безгә шакмак кирәк булмый. Мәсәлән, бала 4 яшелчәдән торган рәсемен ала.

-Бу бәрәңге. Бәрәңге сары, тәмле. 4 бәрәңге дип әйтеп, бәрәңгене 4 саны янына куярга тиеш.

"Курчакны киендер", "Парын тап", "Сыйла", "Күңелле шакмак" дидактик уеннарын да балалар бик яратып уйныйлар.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: татар телен өйрәткәндә татар теленең үзенчәлекләренә төшендерү өчен дәрестә дидактик уеннар куллану яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Балаларның фикерләү сәләте дә, үзләштерү дәрәҗәсе үсә.

Хөрмәтле һөнәрдәшләрем! Тәрбияче һөнәре - җир йөзендәге иң игелекле, зур хөрмәткә лаек хезмәт. Бала күңеленә салынган игелеклелек орлыклары нәкъ менә тәрбияче тырышлыгы, алны-ялны белми хезмәт куйган көннәре белән яулана. Яңа уку елы уңаеннан барлык һөнәрдәшләремә сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, катлаулы һәм җаваплы хезмәтебездә зур уңышлар телим! Киләчәк көннәрегез матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп, бәхетле яшәргә язсын. Күңелләрегез һәрчак көр, хезмәт көннәрегез имин булсын! Һәрвакыт роза чәчәгедәй матур, ләлә чәчәгедәй сылу, энҗеләрдәй сөйкемле, ромашкадай гади, кояштай ягымлы булыгыз!Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

7



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал