7


  • Учителю
  • Ана теленнән дәрес эшкәртмшсе Безнең уенчыклар

Ана теленнән дәрес эшкәртмшсе Безнең уенчыклар

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад комбинированного вида №5 «Теремок» города Набережные Челны Республики Татарстан











Конспект образовательной деятельности в средней группе №2



«Безнең уенчыклар»

«Весёлые игрушки»



























Составила и провела:

воспитатель по обучению

детей татарскому языку

высшей кв. категории

Курамшина М.Н.





















2016

Тема: "Безнең уенчыклар"

Бурычлар:

Тәрбия бурычы: уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: танып белү эшчәнлеген үстерү.

Үстерү бурычы: тема буенча өйрәнгән сүзләрне ныгыту.

Белем бирү өлкәсе: сөйләм үстерү үсеше, танып белү үсеше, физик үсеш, социаль - коммуникатив үсеш.

Лексик доза:Мин Алсу.Мин кыз.Миңа 4 яшь.Мин матур әйбәт,чиста,зур

кыз.Мин үземне яратам.

Индивидуаль эш: балаларның сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү.

Алдан үткәрелгән эш: режим вакытында уен ситуацияләрен кабатлау, җырлы- биюле "Карусель"уенын уйнату.

Җиһазлау:уенчыклар, мультимедиа уены.



Эшчәнлек барышы:



Балаларны каршылау, уңай халәт тудыру.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар. Хәерле иртә.

Бала. Исәнмесез, апа.Хәерле иртә.

Тәрбияче. Кәефләрегез ничек?

Бала. Әйбәт, рәхмәт.

1."Бармак" уены

Бала. Минем кәефем начар.

Тәрбияче. Марат, сиңа нәрсә булды?

Марат. Мин кичә бакчадан кайтканда егылып ,бармагымны авырттырдым. Минем бармагым авырта.

Тәрбияче. Балалар, без Маратка ничек ярдәм итә алабыз?

Бала. Табибка барырга кирәк.

Бала. Дару сөртергә кирәк.

Тәрбияче. Балалар,мин сезнең белән килешәм. Ә Маратка өйрәнгән уеннарны искә төшереп ярдәм итеп буламы?

Бала. Була.

Тәрбияче. Әйдәгез ,бармак уенын искә төшерик. Бармак битләрен сыпыра- сыпыра уенчык исемнәрен әйтик.(кул битләренә массаж)

Тәрбияче. Марат кулыңның авыртуы беттеме?

Бала. Рәхмәт, кулым авыртмый.

2.Сүзле уен "Мин башлыйм- син дәвам ит".

Тәрбияче. Балалар, мин бүген посылка алдым, аның эчендә нәрсә икәнен беләсегез киләме?

Бала. Килә.

Тәрбияче. Әйдәгез бергәләп тылсымлы санамышны әйтик. 1,2,3,4,5 серле тартма тиз ачыл.

Тәрбияче. Озын колаклы,кыска аяклы-

Бала. Куян.(тәрбияче посылка тартмасыннан куян уенчыгын ала)

Тәрбияче. Зур,урманда яши, бал ярата-

Бала. Аю.

Тәрбияче. Канаты бар,кош түгел оча-

Бала. Самолет.

Тәрбияче: Түгәрәк, сикерә, суда батмый-

Бала. Туп.

Тәрбияче. Матур,кызлар яратып уйный-

Бала. Курчак.

3. "Карусель" уены.

Тәрбияче. Балалар,үзегез теләгән уенчыкларны алыгыз да түгәрәккә басыгыз, бергәләп уйнап алабыз.

4. Сюжетлы- рольле уен: "Уенчыклар кибетендә"

Тәрбияче. Балалар, уенчыклар кибетендә нәрсә саталар?

Бала. Уенчыклар.

Тәрбияче. Мин сатучы, сез сатып алучылар булырсыз, үзегез теләгән уенчыкларны сатып алыгыз.

Тәрбияче. Исәнме, Әминә.

</ Бала. Исәнмесез.

Тәрбияче. Нәрсә кирәк?

Бала. Аю (курчак, куян, аю.туп) кирәк.

Тәрбияче. Нинди аю?

Бала. Зур аю.

Тәрбияче. Ничә аю.?

Бала.Бер аю.

Тәрбияче. Мә, зур аю.

Бала. Рәхмәт.

Тәрбияче. Сау бул.

5. Сүзле уен. "Үзең турында сөйлә"

Тәрбияче. Уенчыкларның да сезнең турында беләсе килә.Үзегез белән таныштырасызмы?

Бала. Әйе. Таныштырабыз.

Тәрбияче. Тыңлагыз әле, хәзер сезгә Алсу исемле курчак үзе турында сөйли. Мин Алсу. Мин кыз. Миңа 4 яшь. Мин матур әйбәт,чиста,зур кыз. Мин үземне яратам.

Тәрбияче. Балалар, кемнең үзе турында сөйлисе килә.Кил монда Әминә.

Бала. Мин Әминә. Мин кыз.Миңа 4 яшь.Мин матур әйбәт,чиста,зур кыз.Мин үземне яратам.

Тәрбияче. Рәхмәт.

Йомгаклау.

Тәрбияче. Балалар,сез бүген бик тырышып эшләдегез,рәхмәт сезгә. Кайткач әти- әниләрегезгә, дусларыгызга нәрсә турында сөйләрсез?(Балалар җавабы)

Тәрбияче. Сау булыгыз балалар.

Бала. Сау булыгыз.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал