7


  • Учителю
  • Нуриева З.Р. “Нинди йорт яхшы” Мәктәпкә әзерлекләр “Б” төркеме балалары белән үткәрелгән шөгыль конспекты.

Нуриева З.Р. “Нинди йорт яхшы” Мәктәпкә әзерлекләр “Б” төркеме балалары белән үткәрелгән шөгыль конспекты.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

бюджет мәктәпкәчә беле бирү учреждениесе

(катнаш төрдәге Актаныш 6нчы балалар бакчасы).

















"Нинди йорт яхшы"

Мәктәпкә әзерлекләр "Б" төркеме балалары белән үткәрелгән шөгыль конспекты.





























1 нче категорияле тәрбияче: Нуриева З.Р

2015 ел





Тема:"Нинди йорт яхшы?"

Максат:Балаларның танып белү-эзләнү активлыкларын камилләштерү.

Тәрбия бурычы:төгәллек.иптәшеңне тыңлый белү, кайгыртучанлык сыйфатлары,хезмәткә хөрмә тәрбияләү.

2.Үстерү бурычы:Балаларның иҗади активлыгын,фикерләү сәләтен үстерү.Юл билгеләрен ныгыту.

3.Төп белем бирү бурычы: .балаларны төрле ташлар,бер ничә әйбер белән чагыштырып үзлекләре Һәм тормышта кулланылышы белән таныштыру.

Төп белем бирү өлкәсе:танып белү-эзләнү.

Интеграль белем бирү өлкәсе:Аралашу,сөйләм теле, тәҗрибәләр,матур әдәбият.сәламәтлек.

Методик алымнар Һәм чаралар:Күзәтү,сорауларга җавап бирү,тыңлау,катнашу күргәзмә материаллар.практик эш.

ҖиҺазлар:презентация,таш,салам.чыбык,тазик,салфетка,шәм,шырпы,юл билгеләре.

Сүзлек өстендә эш:кытыршы,шома.

Алдан үткәрелгән эш:Әкиятләр уку,мәкальләр өйрәнү,мамык белән ташны чагыштыру,сүз анализы ясау.

Эшчәнлек барышы:Балалар карагыз әле безгә бик күп апалар килгән

.Исәнләшик алар белән.

-Исәнмесез! Хәерле көн сезгә.

Хәерле көн безгә

Хәерле көн дустыма

Хәерле көн Һәр кемгә.

Оештыру:Балалар экранда карагыз әле Куян. №1-слайд.

Куянкайның өй төзисе килгән,нәрсәдән төзергә белми,яәрдәм итәбезме?

Ай! Карагыз әле минем кулда ишекле,тәрәзәле,түбәле,ләкин автобус түгел.Нәрсә микән ул?

Менә ул минем матур, кечкенә,ялтырап торган өем.





Минем аны каян алганны беләсегез киләме?

Күптән түгел нинди бәйрәм булды әле?

-Яңа ел.

31 нче декабрьдә нәрсә үзгәрде?

-31 нче декабрь төнге 12 дә иске ел китеп яңа ел килде.

Иске ел нәрсә елы иде?

Иске ел 2014 ел" Ат "елы иде.

Нинди ел килде?

Яңа ел 2015 ел "Кәҗә белән Сарык "елы.

Шул иске ел белән яңа ел алышынган төнне Кыш бабай чыршы төбендә шушы өйне калдырган.

Бу ике катлы өй нәрсәдән ясалган микән?Амир тотып карале.

Бик дөрес керәчтән ясалган.Ә тагын нәрсәдән ясалган өйләр була? (Агачтан,кирпечтән,брустан,тактадан)

Төлке,куян.әтәч әкиятендә өйләр нәрсәдән ясалган?

(куянныкы кайрыдан.төлкенеке боздан)

"Өч дуңгыз"әкиятендә?(Салам,чыбык-чабык.таштан)

Әйдәгез әкиятне искә төшереп алыйк.Бер бала сөйли.

№2 слайд-әкиятнең эчтәлеге буенча.

Ни өчен бүре дуңгыз балаларын куган?

Балалар җавабы(ач булганга,ашыйсы килгәнгә,йокысыннан уятканга,

тавышланып йөргәнгә,аның җиренә кергәнгә.)Ә урманда тавышланып йөрергә ярамый?Шуңа күрәдә урманга кергән җирдә тыючы (тавышланырга ярамый) дигән билге куела.

Ял минуты Кышкы урманга бардык

Матур урыннар күрдек,

Тун кигән каен уңда

Ямь яшел чыршы сулда

Кар бөртекләре оча.

Әйләнеп җирне коча.

Әнә куян йөгерә

Ул бүредән элдертә.

Кызыл түшләр очалар

Бигрәк матур алар



Урманда рәхәт булсада

Өйгә кайтыйк балалар.

Балалар ни өчен соң Нуф-Нуф белән Ниф-Нифның өйләре очып киткән? Ничек уйлыйсыз?

Әйдәгез тәҗрибәләр ярдәмендә тикшереп карый,бәлки алар дөрес материал сайламаганнардыр?

Карагыз подноста өч әйбер бар.Бу нәрсә?(салам,чыбык,таш)

1 тәҗрибә :салам,чыбыкны тотып карыйлар Һәм әйтәләр.

Салам нинди ?(аз гына каты,җиңел,сары төстә)

Чыбык нинди?(уртача катылыкта,өзын,җиңел,күк төстә)

Таш нинди?(Каты,авыр,тавышлы,кара,ак,күк төстә).

2 тәҗрибә:Сындырып карау.Нәтиҗә(Салам, чыбык сына)

Өреп карау барсынада.Нәтиҗә: ( Салам ,чыбык оча.таш очмый)

3 тәҗрибә: Суга салабыз. Нәтиҗә(салам,чыбык батмый йөзеп йөри,таш суда бата)

4.тәҗрибә:Утта яндырабыз.(Салам, чыбык яна,таш янмый).

"Таш" сүзенә аваз анализы ясыйбыз.

Ничә аваздан тора?(өч)ике тартык,бер сузык,кырыс сүз,бер иҗектән тора.

Сүз схемасын төзибез.

Кырыс сузык авазны кызыл төс белән,крыс тартыкларны зәңгәр төс

белән билгелибез.

Бу сүзнең модуле була.

Таш сүзе белән җөмләләр төзү.

Безнең бакчада зур таш бар.Су буенда кара таш ята.Ташларны бер-берсенә бәрсәң тавыш чыга.

Ташны кайларда күргәнегез бар?

Балалар:елга буенда,комлыкта,тауларда,юлда,рәсемнәрдә,юл билгеләрендә.Нинди билгеләр ул?Кисәтүче ташлы юл дигән билге.

Кисәтүче таудан таш ишелергә мөмкин дигән билге.

Үстерешле уен уйнап алыйк."Ышанам,ышанмыйм,чөнки.

Тәрбияче:Таш суда йөзеп йөри.

Бала:ышанмыйм ,чөнки таш авыр,бата.

Тәрбияче:Кыш көне яңгыр ява.

Бала:Ышанам, чөнки карлы яңгыр ява.





Ышанмый,чөнки җәйге яңгыр яумый.

Тәрбияче :Салам җилдә оча

Бала:Ышанам,чөнки салам җиңел җилдә оча.

Бала:Мамык суда бата.

Бала:ышанам мамык йөзеп йөридә су белән тулгач суга бата.

Тәрбияче :Таш ыргытсаң оча.

Бала:Ышанам,таш ыргытсаң оча.ләкин ыргытырга ярамый.Ни өчен?

Бала:Чөнки кешенең башына тияргә мөмкин.кошны үтерергә, тәрәзәне батарга,кош оясын җимерергә,хайваннарны куркытырга,тәнне җәрәхәтләргә.

Тәрбияче:.Бик дөрес ташны ыргытырга ярамый.

Балалар уйлабрак карасаң өйләрнең җимерелүенә тагын бер сәбәп бар алар эшкә күңел бирмәгәннәр.

"Ярар әле"- дигәннәрдә җиңел генә эшләгәннәр,өйләредә ныклы булмаган халык мәкәле менә нәрсә дие:

Агачны яфрак бизәсә-кешене хезмәт бизи.

Ялкаулык хурлык-тырышлык зурлык.

Эш -кешенең көзгесе.

Тырышкан табар -ташка кадак кагар.

Кешенең чын күңел биреп тырышып эшләсә генә аның нәтиҗәсе яхшы,ныклы ,хөрмәтле була.

Тукай абыйның "Эшкә өндәү шигыредә моңа бик туры килә.

Тәҗрибәләргә таянып нәрсәдән йорт салсак яхшы булыр сөйләп китик:салам-аз гына каты,сары,җиңел,сына.Җилдә оча,суда йөзеп йөри,утта яна.Салам өй миңа охшамый.

Саламнан йорт салмагыз!

Чыбык-җиңел,уртача катылыкта,ул сына,көчле җилдә оча,суда йөзеп йөри,утта яна.Чыбык йорт миңа охшамый.Чыбыктан өй салмагыз!.

Таш-авыр,тыгыз.каты.ул җилгә бирешми,суда йөзми бата.Утта янмый.Симент .ком.су белән болгатып ныклы корылмалар төзи торган материал.Таш йорт миңа охшый.

Таштан йорт салыгыз!

Йомгаклау: №3 слайд

Балалар бүген кемгә ярдәм иттек? Менә куянкайда сезгә рәхмәт әйтә.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал