7


  • Учителю
  • ЗУРЛАР ҺӘМ УРТАНЧЫЛАР ТӨРКЕМЕ ӨЧЕН БӘЙРӘМ ИРТӘСЕ хУШ КИЛӘСЕҢ нӘҮРҮЗ!

ЗУРЛАР ҺӘМ УРТАНЧЫЛАР ТӨРКЕМЕ ӨЧЕН БӘЙРӘМ ИРТӘСЕ хУШ КИЛӘСЕҢ нӘҮРҮЗ!

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

(Зал урман күренешен хәтерләтә, бер читтә йорт тора, кош сайраган тавышы.)

Зилә. Тиздән Нәүрүз бәйрәме җитә, ә ул һаман күренми. Барып эзләп кайтыйм әле, бәлки адашмам.(урман буйлап йөри)

Ай-һай, бигрәк күңелле урманда, кошлар сайрый. Ниндидер чәчәк тә үсеп чыккан.(карый). Бу бит тылсымлы чәчәк, ул шундый матур.

Урман хуҗасы: Муса.Кем бар анда,минем урманымда кем тавыш чыгарып йөри?

Зилә. Бу мин-Айгөл.

Урман хуҗасы:Муса.Ни эшләп йөрисең син, кызыкай?

Зилә. Тиздән Нәүрүз бәйрәме җитә, ә ул юк та юк.Аны эзләп йөрим, зинһар ярдәм ит.(елый).

Урман хуҗасы:Муса. Я, елама, менә сиңа тылсымлы чәчәк (үсеп утырган чәчәкне алып бирә), ул сиңа Нәүрүзне табарга булышыр.

Зилә. Ай, рәхмәт. Минем күңелем күтәрелеп китте,биисем килә.Әйдә биибез. Бию: (татар биюе бииләр).

Урман хужасы:Муса. Ярый,Айгөл, хәерле юл сиңа, мин китәм, урманда эшем күп.(чыгып китә)

Зилә. Рәхмәт сиңа, Урман хуҗасы, сау бул. (кул болгап озата).

(Аю килеп чыга)

Аю:Рөстәм. Кем мине йокыдан уятып йөри? Кем син? Хәзер мин сине ашыйм.

Айгөл:Зилә. Тукта, аю, дус, менә бу чәчәкне иснәп кара әле….

Аю:Рөстәм. Ай, нинди хуш исле чәчәк! Ачуларым бетте. Мин сиңа яз турында бер шигырь сөйлим әле:

Яз килә!Яз килә!

Сыерчыклар килә.

Гөрләшеп, сайрашып

Җырчы кошлар килә!

Зилә. Аю дус, рәхмәт сиңа!

Аю:Рөстәм. Я, ярый, мин киттем. Сау бул кызыкай!

Зилә. Сау бул! (кул болгый)

(Бүре килеп чыга)

Бүре:Альмир. У-у-у ашарга ит тә булды, мин сине ашыйм.

Зилә. Тукта инде! Исәнме!

Бүре:Альмир. Кем син? Исемең ничек?

Зилә. Минем исемем Айгөл, кара әле нинди матур чәчәк, исе тәмле, иснәп кара.(бүре исни)

Бүре:Альмир. Бигрәк тәмле исе, явызлыгым да бетте. Минем уйныйсым килә,әйдә уйныйбыз.

Уен: "Көн - төн".

Зилә. Рәхмәт бүре дус! (бүре саубуллашып чыгып китә).

(Куян килеп чыга)

Куян:Илгиз. Мин бүредән качып йөрим, ул монда түгелме? Куркам….

Зилә. Юк - юк, куянкай!Кил әйдә, курыкма. Мә әле бу чәчәкне иснәп кара.

Куян:Илгиз. Бигрәк тәмле, куркуым да бетте.

Зилә. Куянкай, мин Нәүрүзбикәне эзләп йөрим,син аны күрмәдеңме? Кайда икән ул?

Куян:Илгиз. Мин аны беләм, әйдә йортын күрсәтәм.(йорт янына киләләр).

Менә шушы, ә миңа китәргә кирәк, сау бул.

Зилә. Рәхмәт куянкай! Сау бул!

(Айгөл Нәүрүз йортының ишеген шакый)

Нәүрүз: Кем бар анда?

Зилә. Бу мин-Айгөл.Тиздән Нәүрүз бәйрәме, сине бәйрәмгә алырга килдем.

Нәүрүз: Ай рәхмәт, Айгөл.Хәзер барабыз.

(Көй яңгырый, бәйрәмгә киләләр).

Нәүрүз: Исәнмесез балалар!

Агымсулар кичтек без,

Сезгә килеп җиттек без,

Нәүрүз әйтеп уздык без

Нәүрүз мөбарәк булсын!

1 бала :Элерина.

Кыш китте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде.

Былбылдан аваз килде.

Нәүрүз мөбарәк булсын!

2 бала :Алия.

Нәүрүз килде, тиз килде,

Нәүрүз килде, яз килде,

Яз белән байлык килде

Яз белән шатлык килде.

3 бала :Адилә.

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Нәүрүзне зурлыйк әле.

Гөрләвекләр челтерәвенә

Кушылып җырлыйк әле.

4 бала :Илиза.

Нәүрүз килә,Нәүрүз килә,

Илләр, көннәр ямьләнә,

Бергәләшеп биергә дип

Куллар-кулга бәйләнә.

5 бала :Айвар.

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Күктән нурлар сибелә.

Туган илем, туган җирем

Язны күреп сөенә.



</ 6 бала : Ислам.

Яратабыз көзне дә

Яратабыз кышны да

Яратабыз җәйне дә

Яратабыз язны да.

Нәүрүз: Балалар, әйдәгез өйдән-өйгә кереп күкәй җыйыйк.

7 бала : Камилә.

Ач ишегең керәбез

Нәүрүз әйтә киләбез

Нәүрүз котлы булсын

Нәүрүз котлы булсын.

8 бала : Асылъяр.

Әй, түтәй, бир безгә күкәй,

Безгә бирсәң бер күкәй

Тавыгың салыр йөз күкәй.

(түтәй тәрәзәдән күкәй бирә)

Нәүрүз: Рәхмәт түтәй.

Балалар, ә хәзер күңел ачыйк.Бер җырлап алыйк.

Җыр : "Яз килгән".

(Кыш бабай керә).

Кыш бабай: Бу нинди бәйрәм сездә,миннән башка?

Алып баручы. Яз кызы,Нәүрүз килде.Аны каршылап,Нәүрүз бәйрәме уздырабыз.

Кыш бабай: Юк, үткәрми торыгыз әле,мин болай гына китәргә җыенмыйм.Өч тапкыр ярышып карыйк….

1 ярыш: Менә минем чанам, икебез ике якка йөгерәбез, кем алдан килеп утыра, шул җиңүче була.

(кыш бабай җиңелә).

2 ярыш: Йомырка салынган кашык кабып йөгерү.

(кыш бабай җиңелә).

3 ярыш: Бию ярышы.

(бииләр, кыш бабай егыла).

Кыш бабай: Уф арыдым, эрим.Кызым Нәүрүз, бик булдыклы, зирәк, уңган икәнсең.Мин тыныч күңел белән тәхетемне калдырып китәм.Сау булыгыз балалар!

Алып баручы. Бәйрәмне дәвам итәбез,әйдәгез уеннар уйныйк…

Уеннар: 1."Кошлар һәм читлек".

2."Сулыкларны сикереп уз".

Нәүрүз: Ә хәзер миңа китәргә вакыт.Мине башка балалар бакчасында да көтәләрдер.Сау булыгыз!

Балалар: Сау бул,Нәүрүзбикә!







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал