7


  • Учителю
  • Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт

Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Максат: Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча алган белемнәрен ныгыту, кагыйдәләрне төгәл үтәүләренә ирешү,светофор функциясе һәм аның төсләре турында алган белемнәрен кабатлау, урамда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен бирү, җитезлек,тапкырлык, бер-береңне тыңлый белү , бердәмлек хисе тәрбияләү.





Ярдәмлек: юл билгеләре, кызыл сары, яшел төстәге түгәрәкләр, шарлар, зебра, юл билгеләре рәсемнәре, стенд-плакатлар, буяу өчен юл билгеләре рәсемнәре, слайдлар

Кичәнең барышы:



  • Хәерле көн килгән кунаклар, әти-әниләр, балалар!

  • Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунакка кемнәр килгән. Матур итеп исәнләшик әле. (Балалар исәнләшә)

  • Балалар сез һәр көн иртән бакчага киләсез, еш кына юлда буласыз. Без бүген юл һәм юл билгеләре турында сөйләшербез, юлда йөрү кагыйдәләрен ныгытырбыз, " Тылсымлы светофор патшалыгы"нда кунакта булырбыз, биремнәр үтәрбез, үзебезнең белгәннәребезне күрсәтербез.



(Идәндә сары, кызыл, яшел төстә түгәрәкләр сибелгән)

  • Карагыз әле, балалар, кемдер идәнне туздырган, төрле төсләрдәге түгәрәкләрне идәнгә сипкән. Әйдәгез без аларны җыйыйк.

(Өч бала сары, кызыл, яшел түгәрәкләрне аерып җыя)

Карагыз әле, бу түгәрәкләр кайдан булыр, рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? (Светофор рәсеме)

  • Әйдәгез түгәрәкләрдән 1 светофор ясап карыйк. (Зур түгәрәкләр ярдәмендә светофор төзиләр)

Светофор.

Авылларда юк ул,ләкин

Син ашыкма ,туктап тор.

Белик әле,нәрсә икән

Ул әйбер бит-светофор.

Кара-кара як-ягыңа,

Уңга-сулга,артыңа.

Әнә бит ул нәк каршыңда-

Баганада алдыңда.

Шәһәрләрдә һәр чат саен

Туктап хәлдән таясың.

Ярый әле светофор бар

Яшел янгач чыгасың.





Җыр: "Светофор утлары"

Бер, ике, өч -

Светофор утлары.

Бер яна да

Сүнә ич, светофор.

Кушымта:

Урамда һәм юл чатында

Сакта тора светофор,

Сакта тора светофор!

Кызыл ут

Кисәтә, тукта! - ди.

Юл ябык,

Син юлга чыкма! - ди.

Кушымта:

Сары ут

Әзер бул! - дигәндә,

Атлап чык

Юл аша яшелгә!

Кушымта:

Берсе - кызыл. Берсе - сары,

Тагын берсе яшел ич.

Светофор утлары



Балалар, бүген әти-әниләрне дә чакырдык. Сетофор әзерләгән биремнәрне үтәгәндә аларның ярдәмен дә кабул итәрбез.



Мультфильмнар, әкиятләр дөньясына сәяхәт. - слайдлар

1) Емеля нәрсәгә утырып йөри? (мич)

2) Леопольдның ике тәгәрмәчле яраткан транспорты.(велосипед)

3) Түбәдә яшәүче Карлсон моторын нәрсә белән майлаган? (варенье)

4) Почтальон Печкинга дядя Федорның әти-әниләре нинди бүләк биргәннәр? (велосипед)

5) Хоттабыч бабай нәрсәдә очкан? (ковер- самолетта)

6) Василиса Премудрая патша сараена нәрсәгә утырып барган? (каретага)



Минем кулымда өлешләргә бүленгән юл билгеләре. Хәзер шушы өлешләрдән юл билгесе килеп чыгарлык итеп төзи беләргә кирәк.

(Көй астында балалар, әти-әниләр ярдәме белән билгене төзиләр)



Эльвина

Урамда матур йөрергә

Өйрәтәләр апалар.

Юлда йөри белмәсәгез

Начар була, ди алар.

Машиналар чаба гына

Юлга йөгереп чыкма.

Юлда йөрү кагыйдәсен

Беркайчан да онытма.

Юл чатында светофор

Һәр кешене күзәтә.

Юлны аркылы чыгарга,

Юл йөрергә өйрәтә.

Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт

Ранис

Яшел ут янса,

Сиңа юл ачык.

Ашыкмый гына

Урам аша чык.

Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт

Янса сары ут,

Игътибарлы бул

Урамда әле

Ачык түгел юл.



Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт

Янса кызыл ут

Тукта шунда ук,

Алга барырга

Димәк, һич юл юк!



Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт

Айназ

Тротуардан атлыйбыз.

Кагыйдәне саклыйбыз.

Урам аша чыкканда

Сулга-уңга карыйбыз.

Алга барсаң да ярый,

Уңга борсаң да ярый.

Бу билге рөхсәт бирә.

Алга, уңга барырга.

Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт

Нияз



Бу билгегә карасаң

Сөенеп тә куясың:

Ярый әле машина

Алмаганнар әтиләр

Велосипедта гына

Йөрергә кирәк диләр.

Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт

Бу билгене күргәч тә

Сөенә авырулар.

Димәк якында гына -

Ярдәм күрсәтүчеләр.

Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт

Алинә

Юлда булсаң, бул өлгер,

Юл кагыйдәләрен нык бел.

Светофорның һәр төсен,

Юлның билгеләрен бел.

Бу билгене күрүгә

Барысы да шатлана.

Димәк, кирәк вакытта

Мөмкин шалтыратырга.



Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт

Наташа

У дороги, где развилка,-

Знак-подсказка: нож и вилка

Кто проголодался -

Тут же догадался:

Подъезжайте все сюда,

Здесь - горячая еда.

Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт

Знает каждый пешеход

Про подземный этот ход.

Город он не украшает,

Но машинам не мешает!

Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт

Илнар

Машина йөри торган

Юл кырыена чыксаң,

Билгегә кара син:

Зәңгәр шакмак эчендә

Кап-кара кеше бара -

Ул билге юл аркылы

Шуннан чыгарга куша.



Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт



Айзилә

Вот он знак, каких немного:

Это главная дорога!

Если едешь ты по ней,

Всех становишься главней,

И тебе, как будто богу,

Уступают все дорогу!

Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт

Булат

Тизрәк шофёр булсам,

Нишләргә белер идем.

Урамдагы балаларны

Утыртып йөрер идем.

Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт



Айзилә

Кызыл түгәрәктә кеше

Әйтә шул хакта.

Юл юк монда

Икенче юлдан атла.

Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт



Альмир

Мин дә зур үскәч,

Шофёр булырга уйлыйм.

Шуңа күрә һәрвакыт

Машина белән уйныйм.

Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт



Айсылу

Светофорны таныймын,

Аңа мин гел карыймын.

Яшел ут янгач кына

Юл аша чыгамын.

Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт







1.Кисәтүче билгеләрнең рамкалары нинди төстә?(кызыл).

2.Җәяүлеләр юлны аркылы чыга торган урын халыкта ничек атала?(зебра).

3.Юлның җәяүлеләр йөри торган өлеше ничек дип атала?(тротуар).

4.Светофор сүзе нәрсәне аңлата?(яктылык китерүче).

5.Урам аша чыкканда башта кайсы якка карыйлар?(сулга).

6.Тротуар булмаганда җәяүлеләр юлның кайсы ягыннан йөрергә тиеш?(машинага каршы якка).

7.Тыючы билгеләр нинди фигурага охшаган ? (Түгәрәк)

8.Светофорның сары уты янганда нишләргә? (әзерләнергә)

9. Транспортта утырып йөрүче кеше кем дип атала? (пассажир)

10. Самолетны кем йөртә? (пилот)

11. Нинди махсус транспортлар була? (ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы, янгын сүндерү машинасы, милиция хезмәте машинасы, газ машинасы)





Уен. " Кызыклы светофор "

-Әйдәгез,хәзер бер уен уйнап алабыз.Уен тәртибен аңлатам.Кызыл төскә- бармак яныйбыз,сары төскә-чәбәкләү,яшел төскә-атлыйлар. -

- Ярый,балалар, әфәрин, булдырдыгыз! Хәзер сез светофорның таләпләрен төгәл үтәрсез дип ышанам!



Сез һәрберегез буярга яратасыз. Әйдәгез юл билгеләрен дөрес итеп буяп күрсәтик. (Әти-әниләр белән анкета үткәрү)

(Балалар юл билгеләрен буйыйлар, әтиләр ярдәм итә)



"Светофор биюе"



Хөрмәтле балалар, әти-әниләр! Без бүген сезнең белән күңелле уен - ярыш үткәрдек.. Һәр кеше дә бик матур катнашты. Зур рәхмәт сезгә. Юлда һәрчак имин булыгыз!

Бакчаларда өйрәнәбез

Юл йөрү кагыйдәсен:

Һәрбер бала имин йөрсен,

Бәла-каза күрмәсен!



(Балаларны котлау, бүләкләр тапшыру)







































Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы

</ Марс балалар бакчасы















Тылсымлы светофор патшалыгы









( Төрле яшьтәге балалар төркеме, әти-әниләр һәм ГАИ хезмәткәре катнашында үткәрелгән бәйрәм)









Тәрбияче: Нуруллова А.Г.

























2016 нчы ел.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал