7


  • Учителю
  • Мероприятие на тему Могҗизалы юллар (дошкольный возраст)

Мероприятие на тему Могҗизалы юллар (дошкольный возраст)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"Могҗизалы юллар"

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә викторина







Мероприятие на тему Могҗизалы юллар (дошкольный возраст)























"Без юлларда иминлек ягында" дигән девиз астында "Могҗизалы юллар" дип исемләнгән викторина.

Әзерлек. залның түрендә "Могҗизалы юллар" дигән язу эленгән. Уеннар өчен бөтен атрибутлар әзерләнгән. Ике командага да эмблемалар әзерләнә, балаларның түшләренә тегелә.

Тәрбияче. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Сезне "Могҗизалы юллар" үзенә чакыра. Бүген безнең каршыбызда ике команда - "Светофор", "Юл билгеләре" командалары көч сынашачак.

Җиңүчеләрне җюри билгели (җюри составы белән таныштыра).

Музыка астында командалар керәләр, ике шеренгага тезелеп басалар.

Тәрбияче. Әйдәгез, ярышта катнашучылар белән якыннанрак танышыйк.

Сүз "Светофор" командасына бирелә.

Капитан: Сезне "Светофор" командасы тәбрикли.

Өч күзле булсам да мин

Һич дию - пәри түгел.

Минем төсләрне белсәгез

Юлда йөрүе җиңел.

2бала

Кызыл әйтә: "Тукта,

Юл ябык, ашыкма!"

3 бала

Сары төс әйтә: "Игътибар,

Як-ягыңа син каран.

4 бала

Светофор билгеләрен

Бик яхшы белсәң әгәр,

Өйгә һәм бакчага

Җитәрсең исән-сау.

5 бала

Яшел төс әйтә: "Юл ачык,

Юл аша курыкмый чык".

"Светофор" җыры башкарыла.

Светофор булса

Урам чатында,

Игътибар белән

Син аны кара.

Янса кызыл ут,

Тукта шунда ук.

Алга барырга димәк

Һич юл юк.

Сары ут янса, игътибарлы бул,

Урамда әле ачык түгел юл.

Яшел ут янды, сиңа юл ачык,

Ашыкмый гына урам аша чык.

Ә хәзер "Юл билгеләре" командасы сәламли.

Капитан. Яшәгән ди матур, төз урам- ул юл дип атала.

2 бала

Беренче автобус барлыкка килү белән урамны сөйләшергә өйрәткәннәр. Шулай итеп, урамда юл билгеләре барлыкка килгән. Урам сөйләшә башлаган.

3 бала

Юл буенда була алар

Дөрес юлны күрсәтә.

"Юлда кагыйдәләрне

Бозма",- диеп кисәтә.

4 бала

Берсе, боера,

Берсе, кисәтә.

Ә монысы, ялт ит, диеп

Безгә урын күрсәтә.

5 бала

Бик кечкенә булса да ул

Төгәл үтәгез.

Һәрбер юл билгесен сез,

Хөрмәт итегез!

"Мактанчык үрдәк" җыры башкарыла.

Тәрбияче. Алдагы конкурс "Сорау-җавап" ярышы.

Кайсы команда сораулар тулы итеп җавап бирә, шул җиңүче була.

"Светофор" командасына сораулар.

1.Җәяүлеләр йөри торган юлның өлеше ничек атала?

2. Нәрсә ул светофор?

3. Светофорның нинди төсенә юлны аркылы чыгарга ярый?

4.Машина йөртүче кешене кем дип атыйлар?

Юл билгеләре командасына сораулар:

1.Кем ул җәяүлелеәр?

2.Җәяүлеләргә юлның кайсы өлешендә юлны аркылы чыгарга ярый?

3.Машина йөри торган юл кырында уйнарга ярыймы?

4.Җәяүле кеше туктап торган автобусны кайсы ягыннан үтәргә тиеш?

Жюрига нәтиҗә ясау өчен сүз бирелә.

3 конкурс. Ике командага ике схема-рәсем тәкъдим ителә. Сездән рәсемдәге оешма, төзелешләргә (ашханә, шифаханә) туры китереп юл билгеләрен янәшә куюыгыз сорала.

Музыкаль пауза Велосипедыңа өйрәт" шигырен нуриева гүзәл сөйли.

4 конкурс. Капитаннар ярышы.

Тактага зур форматта ясагып бетмәгән машина, велосипед рәсемнәре эленеп куела. Капитаннарга җитмәгән өлешләрен ясап бетерергә тәкъдим ителә.

Тәрбияче. Ә хәзер командалар бер-берегезгә табышмаклар әйтешәбез. Сүзне светофор командасына бирәбез.

Аяклары түгәрәк,

Куышалар тәгәрәп.

Үзем утырам, үзем чабам

Теләсә кая табан. (велосипед)

Барам, барам, очы юк. (юл)

Бер аякта үзе,

Маңгаенда күзе. (светофор)

Җиңеле дә була аның,

Була өйк ташыганы.

Әтиләр бик яраталар,

Мин дә яратам аны. (машина)

"Юл билгеләре" командасына сүз бирелә.

На дисәң бармый,

Печән салсаң ашамый.

"Тр-р-р" дисәң туктамый,

Койрыгын борсаң

Кычкыра-кычкыра чаба. (автомобиль)

Кылга асылына, тимергә таяна,

Утырып чаба, теләсә кая. (трамвай)

Ат түгел,кешнәми

Йөз аттан ким эшләми. (трактор)

5 конкурс. Һәр командадан өч кеше чыга, өстәлдәге рәсемдә су, һава һәм җирдә йөри торган транспорт төрләрен таҗарга кирәк. Бер бала су транспортынтабып кызыл каләм белән бер-берсен тоташтыра, икенче бала һава транспортын зәңгәр, өченче бала җир транспортын яшел каләм белән тоташтыралар.

Жюри эшләргә бәя бирә.

"Шофер буласым килә" җыры башкарыла.

6 конкурс. Һәр командадан икешәр кеше чыга, өстәлдә әзер үрнәкләрдән карап шырпыдан җиңел машина, ракета, корабль, йөк машинасы төзиләр.

Жюри ике команданың да эшләрен бәяли. Соңыннан барлык уен-ярышларга нәтиҗә ясый, җиңүчеләр билгеләнә. Бүләкләр тапшырыла



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал