7


  • Учителю
  • Проект на тему Сак йорегез зур юлларда (дошкольный возраст)

Проект на тему Сак йорегез зур юлларда (дошкольный возраст)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Проект

САК БУЛЫГЫЗ ЗУР ЮЛЛАРДА





















Нуриева Гөлия Раиф кызы

Балык-Бистәсе районы Зур Мәшләк

"Шатлык" балалар бакчасы тәрбиячесе





































2015 ел.

Проектның темасы: Сак булыгыз зур юлларда.

Пректның төре: танып белү.

Проектның дәвамлылыгы: ел дәвамында;

Проектта катнашучылар:

- катнаш төркемгә йөрүче барлык балалар;

-әти-әниләр;

-тәрбиячеләр;

-музыка җитәкчесе;

- участок инспекторы;

Проекның максаты: юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрү тәртибен формалаштыру.

Проектның бурычлары:

- бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, ярдәм итү теләге тәрбияләү;

- юл йөрү кагыйдәләре турында балаларның белемнәрен ачыклау һәм арттыру, логик фикерләү сәләтләрен, анализ ясый алуларын үстерү;

- балаларны юл билгеләре төрләрен танырга өйрәнүне дәвам итү,кайда кулланылганын белүләрен, төрле килеп туган ситуацияләрне чишә белү кунекмәләрен камилләштерү;

- әти-әниләр ярдәме белән төрле методлар һәм ысуллар кулланып, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм ныгыту;

Проектның актуальлеге: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда юл йөру кагыйдәләре турындагы белемнәрне формалаштыру,үстерү. Бу бүгенге тормыш таләбе. Һәр көн бигрәк тә юлда баланы яңадан яңа куркынычлар көтә. Бу бары тик юл йөрүнең иң гади кагыйдәләрен дә белмәү аркасында килеп чыга. Халәкәтләрдә балалар имгәнүенә битараф калмыйк!

Берничә принципка таянып эш итәбез:



- Иң мөһиме, кагыйдәләрне ныклы гадәткә әверелдерү.



- Юлда үзеңне дөрес тота белү кагыйдәләренә өйрәтү.



- Барлык эшләрне дә гаилә белән тыгыз бәйләнештә алып бару.

Эшчәнлекнең этаплары:

  1. Түгәрәк өстәл-максатлар, бурычлар һәм проекны тормышка ашыру юлларын ассызыклау;

  2. Әти-әниләр белән анкета тутыру;

  3. Әти-әниләр ярдәме белән "Мин балалар бакчасына барам" темасына схема тозү;

  4. Балаларның белемнәрен ачыклау-диагностика үткәрү;

  5. Юл йөрү кагыйдәләре буенча әдәбият туплау;

  6. Участок инспекторы белән очрашу;

  7. Сюжетлы-ролле,дидактик, төзү, хәрәкәтле уеннарны тулыландыру;

  8. Юл макетын ясау;

  9. Юл иминлеге почмагын тулыландыру;



Көтелгән нәтиҗәләр:

-балалар бакчасында юл йөру кагыйдәләрен өйрәнү өчен барлык шартларны да тудыру;

-участок инспекторы белән даими элемтәдә тору, әңгәмәләр, очрашулар оештыру, күңел ачу чараларында, әти-әниләр җыелышларында катнаштыру;

- балаларның юл кагыйдәләрен белеп, төгәл үтәүләрен, хәвеф-хәтәрсез сау-сәламәт яшәүләренә ирешү;



Белем бирү өлкәсе һәм максатлар

-балаларда урамда, җәмәгать транспортында, торак зонасында үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү;

-шигырьләр, хикәяләр аша юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту,хәтер сәләтен үстерү;

-сорауларга төгәл җавап кайтара белү күнекмәсен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

Танып белү үсеше

-балаларда урамда,юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу, сабырлык сыйфатлары тәрбияләү;

-балаларның иҗади активлыгын, логик фикерләү сәләтен игътибарлылыгын үстерү;

- балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнэрен киңәйтү, юл йөрү билгеләрен һәм яңа терминнар өйрәнуне дәвам иту;



Физик үсеш

-балаларда спортка карата уңай караш, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, сәламәтлек өчен файдалы һэм кызыклы эшчәнлеккэ өстенлек бирү омтылышы булдыру;

-туземлелек, үз дигәнендә нык торучанлык,тәвәкәллек, кыюлык, оешканлык,башлап җибәрү осталыгы, булдыклылык, мөстәкыйльлек тәрбияләү;

-кеше тормышында спортның әһәмияте турындагы белемнәрне камилләштерү;

Нәфис-нәфәсәти үсеш

- дусларча мөнәсәбәт,ярдәмчеллек тәрбияләү;

-Тирә- якның матурлыгын күрә белергә өйрәту, мөстәкыйльлек,активлык, иҗади сәләтләрен үстерү;

-пөхтәлек,төгәллек тәрбияләү;

Социаль-коммуникатив үсеш

-Балаларда транспорт йөртүче һөнәр ияләренә карата хөрмәт,ихтирам,урамда һәм транспортта үз-үзләрен дөрес тоту сыйфатлары тәрбиялэү;

-әдәплелек кагыйдәләрен саклау, уз-узеңне тоту культурасын формалаштыру;

-мөстәкыйль рәвештә уеннар оештырырга, уен вариантларын уйлап табырга өйрәту эшен дәвам итү;





































юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча

перспектив план.



Сентябрь

Җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен кагыйдәләр.

Балаларда юлда, җәмагать транспортында үз-үзеңне тоту турында белемнәрен булдыру.

Мәкаль: Юлда йөрергә дә акыл кирәк.

2

Син- пассажир.

Балаларга пассажирның кем булуын төшендерү.

Я.Иганәй. "Трамвайда" "Көч һәм рух тамырлары", 131 бит.

3

Ш.Галиевның

"Автобуста" шигырен

уку.

Җәмагать транспортында әдәплелек тәрбияләүне дәвам итү. Үз-үзеңнең һәм иптәшеңнең җәмагать транспортында тотышына нәтиҗә чыгарырга өйрәтү.

"Көч һәм рух тамырлары", 131 бит.

4

Урамда, юл чатында

җәяүлеләр хәрәкәте.

Зурларның һәм укучы балаларның юлда йөрүләрен күзәтү.

Урамга экскурсия.

Октябрь

Светофорның өч күзе.

Балаларны светофор белән таныштыру. Хәрәкәт күп булган җирләрдә светофор булуын аңлату. Төсләрнең нәрсә аңлатуын өйрәнү.

Р.Бәширнең "Кызыл ут" шигыре. "Көч һәм рух тамырлары",

125 бит.

2

Ш.Галиевнең

"Светофорның өч күзе"шигырен яттан өйрәнү.

Балаларның алган белемнәрен ныгыту.

"Көч һәм рух тамырлары",126 бит.

3

Регулировщик- кем ул?

Регулировщикның кулына каралы-аклы таяк тоткан, күкрәгендә билгесе булган милиция хезмәткәре булуын аңлату. Аның һәр хәрәкәтенең светофорның бер сигналына тәңгәл килүен өйрәтү.

Рәсем карау. Милиция хезмәткәре белән әңгәмә.

4

Постта милиция

хезмәткәре торган

урынга экскурсия.

Милиция хезмәткәре-ДАИ(дәүләт автомобиль инспекторын) юлда иң зур кеше булуын төшендерү.

Күзәтү.

Ноябрь

Тыючы билгеләрне

өйрәнү: "Керү тыела",

"Хәрәкәт тыела",

"Куркыныч", "Уңга

борылыш юк", "Кирегә

борылу тыела".

Балаларны кайбер тыючы билгеләр белән таныштыру. Тыючы билгеләрнең гомүми күренешен һәм алардагы төсләрне күзалларга өйрәтү.

Рәсемнәр карау. Тыючы билгеләр. Мәкаль: Урау булса да юл яхшы.

2

Тыючы билгеләрнең

рәсемен ясау.

Балаларның тыючы билгеләр турындагы белемнәрен ныгыту. Төсләрне дөрес куллану.

Рәсемнәр.

3

Р.Миңнуллинның

"Алмаш-тилмәш" шигырен уку.

Велосипедта дөрес йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.

"Көч һәм рух

тамырлары",126 бит.

4

Балалар бакчасы

урнашкан мәктәп

урамына экскурсия.

Нинди тыючы билгеләр куюларын ачыклау.

Күзәтүләр

Декабрь

Күрсәтмә бирүче билгеләр: "Турыга хәрәкәт", "Сулга хәрәкәт", "Җәяүлеләр юлы" һ.б.

Балаларны күрсәтмә бирүче билгеләр белән таныштыру.

Юлга чыксаң азыгың үзең белән булсын.

2.

Күрсәтмә бирүче билгеләрнең рәсемен ясау.

Төсләрне дөрес сайларга өйрәтү.

Юл макетлары

3.

Дидактик уен "Юл билгеләрен төзе"

Балаларның юл йөрү билгеләре турындагы белемнәрен тулыландыру.

Лото

4.

Транспорт төрләре турында табышмаклар әйтү,өйрәтү. "Юлда йөри беләсеңме?" иллюстрацияләр наборын карау.

Балаларның юл өйрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен тулыландыру, баету.

Табышмаклар, иллюстрацияләр.

Январь

Кул хезмәте шөгыле. Картоннан юл билгеләрен ясау. Кисәтүче билгеләр.

Балаларның юл йөрү билгеләре турындагы белемнәрен тулыландыру.

Картон, краскалар, пумала, кайчы.

2.

Тыю билгеләрен карау.

Балаларның тыю билгеләре турындагы белемнәрен тулыландыру.

Тыю билгеләре

3.

"Светофор" уены

Балаларны светофорга карап юлда дцрес хәрәкәт итәргә өйрәтү.

Светофор моделе, уенчык машиналар.

4.

Тематик прогулка. Җәяүлеләр өчен кагыйдәләр.

Балаларның тротуар турындагы белемнәрен ныгыту. Җәяүлеләрнең тротуардан гына өйрүен төшендерү.

Күзәтүләр.

5.

Әңгәмә "Юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәр көнне"

Балаларны юл йөру кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйтү, юл билгеләрен һәм яңа терминнар өйрәтүне дәвам итү.

Х.у., төсле машиналар.

Юлда йөрсәң уяу йөр.

6.

Г.Юнысова "Светофор"(ятлау)

Шигырьне яттан сэнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү.

Светофор, регулировщик рәсемен ясау.

Февраль

Информация күрсәтүче билгеләр: "Бер яклы хәрәкәтле юл", "Кирегә борылу юлы", "Автомобильләр юлы" һ.б.

Балаларны информация күрсәтүче билгеләрне танырга өйрәтү, әһәмиятен аңлату.

Рәсемнәр карау, макетлар.

2.

Юл йөрү билгеләре - безнең дуслар.

Балаларны юл йөрү билгеләре белән таныштыруны дәвам итү.

Дидактик уен "Юл билгеләрен дөрес куй".

3.

"Яңа йортта, яңа урамда" Г.Мөхәмәтшин хикәясен уку.("Без китап яратабыз", 25 бит)

Балаларны хикәяне игътибар белән тыңлый белергә, юлда йөргәндә кагыйдәләрне төгәл үтәргә өйрәтү.

4.

Табышмаклар өйрәнү, (транспорт төрләренә карата) З.Туфайлованың "Шофер булам" шигырен искә төшерү,кабатлау.

Балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту.

Табышмаклар.

Март

"Сервис" (хезмәт күрсәтү билгеләре)

Балаларны хезмәт күрсәтү билгеләре белән таныштыру.

Юл билгеләре

2.

Хезмәт күрсәтү билгеләренең рәсемен ясау.

Балаларның юлдагы билгеләр турындагы белемнәрен ныгыту, аларны танырга өйрәтү.

Күзәтүләр

3.

Регулировщик хезмәтен тасвирлаган рәсемнәр карау, әңгәмә уздыру.

Балаларны регулировщик хезмәте белән таныштыруны дәвам итү.

Рәсемнәр

4.

Тематик прогулка.

Балаларны урамдагы юл билгеләрен танырга өйрәтү.

Күзәтүләр.

Апрель1.

Юл билгеләре рәсемнәрен карау.

Балаларны юл йөрү билгеләре турындагы белемнәрен тулыландыру, баету.

Рәсемнәр

2.

Кул хезмәте шөгыле. Регулировщик өчен атрибутлар ясау.

Балаларга регулировщик хезмәтенең әһәмиятен аңлату.

Картон, кайчы, клей һ.б.

3.

"Могҗизалар кыры" - күңел ачу кичәсе.

Балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тулыландыру.

Кичә өчен кирәкле атрибутлар.

4.

Дәүләт автоинспекциясе

хезмәткәре белән очрашу.

Балаларны дәүләт автоинспекциясе хезмәткәренең эшчәнлеге белән таныштыру.

Май

Экскурсия. ДАИ хезмәткәренең эшен күзәтү.

Балаларга ДАИ хезмәткәре эшенең әһәмияте турында аңлату.

2.

Участоктагы юлда велосипедта йөрү.

Балаларның белемнәрен практикада куллану.

Велосипедлар

3.

Юл билгеләренең рәсемен ясау.

Балаларның юл билгеләре турындагы белемнәрен тулыландыру, баету.

Краскалар, кәгазь битләре, пумалалар.

4.

Урамга экскурсия

Балаларның урамдагы юл билгеләрен тануларын, истә калдыруларын ачыклау.























Якын дустым светофор.

Максат: балаларныюл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда игътибарлылык тәрбияләү. Җәяүленең урамда үзен ничек тотарга кирәклеген аңлату. Светофорның түгәрәкләрен эшлекле ябыштыру.

Җиһаз: уенчык светофор, урам макеты, кызыл, яшел, сары түгәрәкләр, светофор силуэты, пумала, җилем.

Әзерлек. Машина юлына экскурсия. Әңгәмәләр, дидактик уеннар оештыру.

Барышы:

Тәрбияче. Балалар, без бүген сезнең белән юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләшәбез.

Песи керә: Мин мәче. Юл йөрү кагыйдәләре белгече.

Тәрбияче:Шундый белгеч булгач, әйдә безнең балаларга да өйрәт. Я, әйтеп кара, машина юлыннан ничек чыгасың?

Песи: Нәрсәсе бар аның, көпчәкләр арасыннан йөгерәсең дә чыгасың.

Балалар:Көпчәкләр арасыннан йөгерсәң, көпчәкләр астында калуың бар. Юлны чыгар өчен якында гына машиналар юкмы икәнен карарга кирәк.

Тәрбияче: Балалар, сез әле кечкенә. Сез юлны өлкәннәр белән генә чыгарга тиеш. Мәче, әйт әле, машина юлында уйнарга ярыймы?

Песи: Ярый, кайда уйнасаң да ярый. Шулай бит балалар?

Балалар: Юк, мәче, син ялгышасың. Машина юлында уйнарга ярамый.

Песи: Алайса кайда уйнарга соң?

Балалар: Ишек алдында.

Тәрбияче: Мәче, син светофорның нәрсә икәнен беләсеңме?

Песи: Беләм, ул өч күзле бер нәрсә инде шунда. Әле бер күзен, әле икенчесен, әле өченче күзен ача .

Балалар:Светофор- ул җәяүлеләрнең дә, шоферларның да ярдәмчесе һәм дусты.

Кызыл ут-тукта дигән сүз,

Сары ут-игътибар бул,

Яшел ут-барырга ярый.

Песи: Балалар, сез бик күп нәрсәләр беләсез икән. Хәзер мин сез сөйләгәннәрне истә тотармын.

Тәрбияче: Менә хәзер мәче сине тикшерәбез инде.

Уен "Светофор"

Тәрбияче: Булдырдыгыз, барыгыз да светофор турындагы мәгълүмәтләрне төгәл үзләштергәнсез икән.

Песи: Мин сезгә төрле түгәрәкләр алып килдем. Я, светофор ясап карагыз әле. Кемнеке матуррак булыр микән?

Балалар өстәл янына барып әзер светофор силуэтына светофор рәсеменә карап түгәрәкләр ябыштыралар. Төсләрне дөрес урнаштыруларына карап, песи эш беткәч аларга йомгак ясый.































Экскурсия.

Урам белән танышу.

Максат: балаларның урам, юл, тротуар, җиңел һәм йөк машиналары турында белемнәрен ачыклау, тулыландыру, юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләшү.

Җиһаз:"Автомобиль һәм чыпчыклар" уены өчен атрибутлар.

Барышы.

Балалар, без бүген урамда йөрергә чыгабыз. Безнең урам киң, матур. Юлда бик күп машиналар йөри. Без парлашып бер-бер артлы барачакбыз. Игътибарлы булыгыз.

Бераз урамнан баргач, тәрбияче балаларның игътибарын урамга юнәлтә:

-Карагыз әле, безнең урам нинди матур, киң. Як-ягында нинди матур өйләр бар. юлдан бик күп машиналар йөри. Машиналар бик күп төрле. Сез нинди машиналар күрәсез?

-Җиңел һәм йөк машиналары.

-Дөрес. Ә нинди машиналарны йөк машиналары дип йөртәләр?

-Төрле йөкләр, әйберләр салып ташый торган машиналарны.

- Машиналар кайда йөри?

Балалар җавап бирергә авырыксынса, тәрбияче "машиналар юлда йөри" дип аңлата.

Кешеләр йөри торган юл тротуар дип атала.

Без тротуардан барабыз. Кемнең исендә калды, җәяүле кешеләр йөри торган юл ничек дип атала?

-Тротуар.

Без хәзер беләбез инде,машиналар юлдан йөри, ә кешеләр тротуардан йөри.

Тәрбияче балалардан урамда нәрсәләр күрүләре турында сораша., күргәннәре турында сөйләргә тәкъдим итә.

Тәрбияченең сораулары ярдәмендә балалар күргән әйберләре турында сөйлиләр.

Балаларның фикерләрен туплап нәтиҗә ясала.

-Без бүген урамда йөрдек. Урамда юллар киң һәм матур. Анда күп машиналар йөри. Алар бер-берсенә комачауламыйлар.Кешеләр машина барган юлдан йөрмиләр. Алар тротуардан йөриләр.

Урамда күп йортлар бар. Алар төрле: биек һәм тәбәнәк.

Соңыннан балалар бакчасына кайткач "Автомобиль һәм чыпчыклар" уены уйнала. Балаларга чыпчык маскалары кидерелә, бер бала автомобиль була.











































Участок инспекторы белән очрашу

Проект на тему Сак йорегез зур юлларда (дошкольный возраст)

Проект на тему Сак йорегез зур юлларда (дошкольный возраст)













Проектны тормышка ашыру моментлары



Проект на тему Сак йорегез зур юлларда (дошкольный возраст)



Проект на тему Сак йорегез зур юлларда (дошкольный возраст)





Проект на тему Сак йорегез зур юлларда (дошкольный возраст)







</ Проект на тему Сак йорегез зур юлларда (дошкольный возраст)



























Бездә "могҗизалар кыры" уены



Проект на тему Сак йорегез зур юлларда (дошкольный возраст)







Проект на тему Сак йорегез зур юлларда (дошкольный возраст)









Проект на тему Сак йорегез зур юлларда (дошкольный возраст)







Транспорт төрләре



Проект на тему Сак йорегез зур юлларда (дошкольный возраст)



Беренче ярдәм күрсәту

Проект на тему Сак йорегез зур юлларда (дошкольный возраст)

Проект на тему Сак йорегез зур юлларда (дошкольный возраст)































Юл иминлеге почмагы

Проект на тему Сак йорегез зур юлларда (дошкольный возраст)

























Әти-әниләр белән эш

Проект на тему Сак йорегез зур юлларда (дошкольный возраст)

Проект на тему Сак йорегез зур юлларда (дошкольный возраст)

Проект на тему Сак йорегез зур юлларда (дошкольный возраст)

Проект на тему Сак йорегез зур юлларда (дошкольный возраст)

Проект на тему Сак йорегез зур юлларда (дошкольный возраст)





Файдаланылган әдәбият:

1. Виноградова Н.А., Панкова Е.П. Образовательные проекты в детском саду. Пособие для воспитателей. М.: Айрис-пресс, 2008. - 208 с.

2. Веракса Н.Е., Веракса А.Н. Проектная деятельность дошкольников. Пособие для педагогов дошкольных учреждений. - М.: Мозаика-синтез, 2008. - 112 с.

3. Н.В. Кирюхина. Организация и содержание работы по адаптации детей в ДОУ. Практическое пособие. М.: Айрис-пресс, 2006. - 112 с.

4. Гөлбакча: Балалар бакчаларында эшләуче тәрбиячеләр өчен кулланма. Казан: тат.кит.нәшр., 1990.

5. Туган телдә сөйләшәбез: методик кулланма. -Казан: "Фолиант",2012.

6. С.Волков. Про правила дорожного движения. "Омега", 2003.

7. Основные вопросы организации ЮИДовского движения.- Казань, 2011.

8.Цикл занятий для детей дошкольного возраста по обучению правилам безопасного поведения на дорогах. -Казань, 2009.

9. Обучение детей дошкольного возраста по обучению правилам безопасного поведения на дорогах. -Казань, 2008.

10. К.В. Закирова.Балачак аланы.-Казан РИЦ нәшрияты, 2011.

















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал