7


  • Учителю
  • Проект эше Тукай әсәрләренә сәяхәт

Проект эше Тукай әсәрләренә сәяхәт

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Проект: "Габдулла Тукай иҗаты буенча сәяхәт"

Проект төре: иҗади

Проект дәвамлылыгы: 2 атна

Проектның актуальлеге:

"Габдулла Тукай иҗаты буенча сәяхәт" проекты балаларны, әти-әниләрне, тәрбиячеләрне аның иҗаты белән тирәнтен таныштыруга, аларның укуга теләген уятуга юнәлдерелгән.

Габдулла Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортыңа, туган җиреңә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли, башлаган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә һәм эстетик тәрбия бирә. Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре аркылы бала әйләнә-тирә моһит белән таныша. Габдулла Тукай әсәрләре аша балалар татар халкының гореф-гадәтләре белән таныша ала, һәм олыларга карата кайгыртучанлык, игътибар һәм ихтирам хисләрен, балаларда эшчәнлек, гаделлек, батырлык, тыйнаклык, җаваплылык, белем алуга омтылыш тәрбияли, үз телең - ана теленең биеклеген белеп яшәргә һәм аны өйрәнүне һәрвакыт дәвам итәргә кирәклеген төшендерә

Проектта катнашучылар: балалар, әти-әниләр, тәрбиячеләр, китапханәче .

Төп белем бирү өлкәләре:сөйләм үсеше,нәфис-нәфасәти,танып-белү,социаль-шәхси,физик үсеш.

Максат: Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыруның әһәмиятен үстерү.

Бурычлар:

1.Тәрбияви:балаларда Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту,ихтирам хисләре тәрбияләү,әкиятләр аша әхлак тәрбиясе бирү.

2.Үстерешле:балаларның әдәби әсәрләрне тыңлый һәм аңлый белү сәләтен ,эчтәлеге буенча сорауларга тулы җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү.

3.Өйрәтү:укылган әсәрләрнең эчтәлеген аңлап,анда катнашучыларның үз-үзләрен тотышларына бәя бирергә өйрәтү.



Проектны тормышка ашыруда төрле эш формалары кулланыла: китаплар күргәзмәсе, викториналар, төрле эзләнүләр, экскурсияләр, театральләштерелгән эшчәнлек, китаплар презентациясе, эшчәнлек, балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге, уеннар, ата-аналар белән эш.

«Габдулла Тукай иҗаты буенча сәяхәт» проектының мөһимлеге: бу проект барышында балалар бакчасының, тәрбиячеләрнең ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшләве нәтиҗәсендә балаларда Тукай иҗатына кызыксынучанлык арта.

Проект этаплары:

1.Әзерлек этабы:

  • Проектның темасын уйлау,максат кую,бурычларын билгеләү.

  • Проектның перспектив-тем атик планын төзү.

  • Проектны үзләштерү өчен яхшы мохит булдыру.

  • Ата-аналар,китапханәче белән эшләү чараларын билгеләү.

2.Төп этап:

  • Төркемнең үстерешле мохитын киңәйтү (Г.Тукай китапларын туплау, әкиятләренә иллюстрацияләр ясау, әңгәмәләр оештыру, мультфильмлар карау, җырлар өйрәнү, Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү).

  • Балалар белән Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышу өчен эшчәнлек үткәрү.

  • Ата-аналар белән җыелыш (өйдә Тукай иҗаты белән ничек танышырга мөмкин)

  • Бу темага материал җыю.

3.Йомгаклау:

Тукай әсәрләре буенча кичә "Тукай геройлары - бездә кунакта"

Перспектив - тематик план.



п/п

Эшчәнлек тәртибе

Балалар белән бергә эшчәнлек

Балаларныңмөстәкыйльэшчәнлеге

Әти-әниләрбеләнэшчәнлек

1

Әңгәмә «Син Тукайны беләсеңме?»

Сорауларга җаваплар,Тукайның портретын карау

Г.Тукай әкиятләрен атау ,дидактик уен "Бу кайсы әкияттән"

Әти-әниләргә анкеталар тарату,

"Китап укырга яратасызмы?"

2

Уку "Бала белән күбәләк"

Эчтәлек буенча сорауларга җавап; үстерешле диалог

Уен "Күбәләк";

Рольләргә бүлешеп сәхнәләштерү

Өйдә эчтәлеккә карата рәсем ясап

килү

3

Җырлар өйрәнү "И туган тел","Тукай абый", "Бәйрәм бүген"

Җыр эчтәлеген аңлату,сорауларга җавап;үстерешле диалог

Сүзләрне аңлаешлы,матур итеп җырлау.

Балалар белән бергә җырларның

сүзләрен кабатлау.

4

Уку "Кәҗә белән сарык әкияте","Шүрәле"

Әкият эчтәлеге буенча үстерешле диалог,мультфильм карау

Әкиятнең кызык җирен тап; дидактик уен "Әкиятне дәвам ит"

Әкият буенча маскалар, я бармак

театры ясап алып килергә

5

Китап күргәзмәсе оештыру

Күргәзмәдәге китапларның исемнәрен атау, балаларның теләге буенча уку

Китапларны карау,иң кызыклысын атау.



6

Эчтәлеген сөйләү "Су анасы "әкияте

Әкиятне уку; татарча "Су анасы" мультфильмын карау;үстерешле диалог

Геройларны атау; кечкенәләргә әкиятне сөйләү (бармак театры)

Персонажлар ны әзерләү

7

Тукай әсәрләре буенча күргәзмә

Әсәрләр буенча әңгәмә,әвәләү,рәсем -үзең теләгән әсәргә

Иҗади эшеңә карап эчтәлеген сөйләү

Өйдә дә рәсем ясап карау

8

Тукай әкиятләре буенча кичә

Әкият геройлары турында тасвирлап сөйләү

Әкиятне дәвам итү,уеннар,җырлар.

Уеннарда актив катнашу.

9

Әкият уйлап чыгару













Әкият планын төзү, бергәләп әкият уйлап чыгару,кемнең әкияте иң кызыклы







Әкият уйлап сөйләү, иң кызык әкиятне атау,дидактик уен "Бу кайсы әкияткә охшаган"

Өйдә әкият уйлап килү







10

Китапханәгә экскурсиягә экскурсия

"Балалар өчен бай мирас"









Җәмагать урыннарында үзеңне дөрес тоту кагыйдаләрен искәртү.

Урамда очраган өлкәннәр белән исәнләшә белү.





Китапханәгә килү,китапханәчегә

рәхмәт сүзләрен җиткерү.



11

"Кызыклы шәкерт"әсәренә композиция әвәләү.







Балаларда кеше Һәм маэмай фигураларын әвәләү ысулларын камилләштерү.

Балаларның тырышып эшләүләре





Балалар эшенә соклану белдерү.



12

"Бала белән күбәләк"



Тигез итеп кисү,чиста итеп ябыштыру

Бергәләп дус-тату эшләү.













Көтелгән нәтиҗәләр:

  • Балаларда Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну артты.

  • Балалар үз-үзләрен сәхнәдә тотарга өйрәнде, балаларда Г.Тукай әкиятләрендәге геройларга охшарга теләк туды.

  • Әти-әниләр белән тыгыз элемтә туды.



Кулланылган әдәбият:

1.Г.Тукай "Сабыйга"

2. "Балачак аланы"К.В.Закирова.

3."Иҗат баскычлары" Шәехова Р.К.,Закирова К.В . Казан :РИЦ 2001-61 б

4."Иң татлы тел - туган тел" методик кулланма. Казан:Мәгариф,2004-446 б

5."Салават күпере", "Ялкын"җурналлары

6."Туган телдә сөйләшәбез"методик кулланма. Төз.З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова. ФОЛИАНТ 2012-304 б

















Әдәби кичә: Тукай геройлары - бездә кунакта

Максат: Г.Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларны укырга теләк тәрбияләү; таныш әдәби сюжетлар буенча балаларның Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен камилләштерү.

Кичәнең барышы.

Бүлмә бәйрәмчә бизәлә. Стенага Г.Тукай портреты эленә. Балаларның Г.Тукай әсәрләре буенча ясаган рәсемнәре стендка куела. Акрын гына уйнаган татар халык көенә балалар бүлмәгә керәләр.

А.б: - Салкын кышлар үтеп яз килгәндә

Җылы яктан кошлар кайтканда ,

Туган көнең синең,бөек Тукай,

Тугры халкың итә тантана.

Заман башка, әмма халкы

Сөйләшә гел синең телеңдә.

Җырлап яши алар җырларыңны

Юк белмәгән сине илеңдә

Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап бүген туган көнеңне

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетерсең "Туган тел"еңне

Барсы бергә "Туган тел" җырын башкаралар.

Көй яңгырый. Залга Күбәләк очып керә, бии. Биеп бетергәч, бер кыз Күбәләкне тотмакчы була, куып йөри.

"Бала белән күбәләк" җыры башкарыла.

Бүлмәгә Шүрәле килеп керә, кыз кача. Шүрәле бии, эзләнә, як-ягына карана.

Биленә балта кыстырган Былтыр керә, туктап кала, аннары балта белән агач чабарга тотына. Шүрәле аның янына килә.

Шүрәле: -Әй,матур егет, әйдә кети-кети уйныйбыз. Син ни атлы?

Батыр:- Мин-Былтыр. Ә син кем?

Шүрәле:- Мин Шүрәле.Әйдә кети-кети уйныйбыз.

Былтыр:- Я-ярый, уйнарбыз. Син башта мине тыңла. Әнә бер бүрәнә ята.башында ярыгы бар. Син бармагыңны шунда тык, и урман сарыгы. (Шүрәле кушканны эшли, былтыр бүрәнәдән чөйне кагып чыгара)

</ Шүрәле: - (елаган тавыш белән) -Кысты, кысты, бармагымны Былтыр кысты. Килегез, ярдәм итегез. А.б: - Балалар, бигрәк кызганыч бит Шүрәле, әллә аңа ярдәм итәбезме? (балалар ярдәмгә килә,шүрәленең артына тотыналар да шүрәлене тартып чыгаралар)

Шүрәле белән уен оештырыла.балалар Шүрәлене уртага алып болай диләр:

-Ачуланган, үпкәләгән, шүрәлене күр әле

Онытырга вакыт инде былтыргы үпкәләрне.

Әй, Шүрәле, Шүрәле, безнең янга кил әле.

Син яхшы бит, син әйбәт бит, бергәләп көлик әле.

Шүрәле (җырлый): - Бигрәк озын кулларым, күзләрем йөреп тора

Килеш-килбәтемне күргәч, көләсең килеп тора

Мин Шүрәле, Шүрәле, чакыргач килдем әле

Онытып үпкәләрне, көлдереп алыйм әле.

Шүрәле балаларны кытыклый, ә балалар исә көләргә тиеш түгел. Кем көлә, шул үзе Шүрәле була. Аннан соң шүрәлеләр төрлечә кыланып бииләр. Бию тәмамлангач, Шүрәле рәхмәт әйтеп чыгып китә:- Мин сезгә бик рәхмәтле,

Һәрчак шулай Шүрәлегә, булыгыз мәрхәмәтле.

А,б: - Миңа су аккан тавыш ишетелә.Сездә ишетәсезме, балалар? Басмада кемдер утыра. Су анасы икән бит! Кулында алтын тарак ялтырый.

Су анасы:- Суларга карыйм әле, чәчемне тарыйм әле.

Су анасы йөзү хәрәкәтләре ясый. "Су анасы" уены оештырыла.

Балалар: -Су анасы, су анасы, су астында ниләр бар? Әйдә бире чык әле, безгә сөйләп бир әле.

Балалар Су анасын уртага алып , түгәрәккә басалар. Су анасы күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында йөзү хәрәкәтләре ясый, балалар сүзләрне әйтеп бетергәч, бер бала янына килә, аны капшап карый, кем икәнен әйтергә тиеш була.Исемен дөрес әйтсә, шул бала Су анасы урынына кала. Уен берничә тапкыр кабатлана, уен тәмамлангач, Су анасы басмага килә, ул килеп җиткәнче малай таракны алып кача.

Су анасы: - Качма, качма, тукта, тукта, и карак.

Ник аласың, ул бит минем алтын тарак.

Балалар эт булып өрәләр, ә Су анасы эт өргән тавышларны ишетеп кире борыла.

Малай: - Әни, алтын тарак таптым,

Сусадым, арыдым, әни,

Мин бик озак чаптым.

Әни(малайның башыннан сыйпап: - Рәхмәт, улым, әйдә йокларга ят.(малайны бишек җыры җырлап йоклата)

Ишек шакыйлар.

Әни ишек янына килеп: - Ни кирәк, кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри? Нәрсә бар соң төнлә белән , и пычагым кергери?

Су анасы:- Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?Бир! Бая көндез качты синең углың, карак!

Әни (тиз генә таракны тәрәзәдән ташлый, малайны орыша):

  • Нигә сораусыз кеше әйберенә тиясең? Ах, юнсез малай, бу һич тә ярый торган эш түгел. Бүтән болай эшләмә, аңладыңмы мине?

  • Малай:- Аңладым ,әни, аңладым, мондый хәл башка кабатланмас.

1 бала "Гали белән кәҗә" шигырен сөйли:

  • Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән

Гали аны чирәм белән кунак итә

Кәҗә рәхмәт укый, сакалын селкетә.

Ишектән кулына печән тоткан Кәҗә, ә аның артыннан Сарык керә, ул бер читкәрәк барып сузылып ята.

Кәҗә:- Безнең Гали мине бигрәк ярата инде, гел сусыл печән генә ашатып тора. (сарык янына килә):

  • Әй, кортка, нишләп ятасың? Әйдә тор, печән ашыйбыз.(печән ашаган булалар)

Әле ярый Гали бар, ул булмасанишләр идек, чөнки әбинең дә печәне бетте.

Сарык: - Әйдә, урманга барыйк, туйганчы бер үлән ашап кайтырбыз.

А.б: - Китте болар. Бара, һаман бара, бара,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар.Күпме баргач, алла белә

Юл өстендә үлгән бүре башын таба.

Курка башны кузгатырга Кәҗә куркак.

Күптән инде куркаклыкка, Сарык уртак.

Баш янында болар икәү тора куркып,

Әйтешәләр бер-берсенә: "Син тот, мин тот!"

Кәҗә әйтә : -Сарык абзый, син көчлерәк!

Сарык әйтә: - Син, Сакалбай, гайрәтлерәк!

Бүре башын кулга тотып кузгатырга

Юлдашларның берсенең дә җитми йөрәк

Озак торгач шунда Кәҗә белән Сарык

Бүре башын тоталмыйча куллар барып

Башны икәү тотып ике колагыннан

Юнәлделәр капчыклары эченә салып.

Кәҗә белән Сарык эчләре катып көләләрһәм бергә сөйлиләр:

  • Сандугачның балалары өздереп сайрый усакта

Бүреләр дә качып бетте куркып Кәҗә-Сарыктан.

Кәҗә:- Инде өйгә кайтыйк, авылны да сагындым.

Кәҗә белән Сарык "Туган авыл" дигән җыр башкара (Г.Тукай сүзләре, А.Монасыйпов көе).

Сарык:- Безнең авылда гади булмаган бер бакча бар, ул-балалар бакчасы. Әйдә, шунда киттек.

Ишек шакып Кәҗә белән сарык "Балалар бакчасына"керәләр, исәнләшәләр.

Бергә:-Килдек сезгә кунакка ,"Кояшкай" бакчасына

Тукай китапларын салдык Галинең букчасына (сумкадан чыгарып китаплар бирәләр)

А.б:- Рәхмәт инде сезгә, дуслар.

Әйдә түрдән үтегез

Безнең белән бергәләшеп

Сездә бәйрәм итегез.

Кәҗә:- Балалар, сез табышмаклар яратасызмы? Минем сезгә бер табышмак әйтәсем килә : Туннарга киендерә, җылыта, сөендерә

Тоягы аның ярык, исеме аның (сарык)

Сарык:- Әйе, мин ул, дуслар, тоягым ярык булса да, серле ул, сизәрсез сез,

Түгәрәктә уйнаганда куып җитәрсезме сез?

А.б:- "Кем җитезрәк" уенын уйнап алыйк, әле,Кәҗә белән Сарык та безнең белән уйнасын.

Уен" Кем җитезрәк"

А.б: - Балалар, сез Г.тукайның бик күп шигырьләрен беләсез. Хәзер шуларны тыңлап узыек әле.

Г, Тукайның "Гаилә"," Кызыклы шәкерт", "Бу кайчак була?" (4 ел фасылына да),

"Шаян песи", "Көз", "АК бабай",

"Җил йокысы", "Карлыгач" шигырьләрен сөйлиләр

А.б:- Г.Тукай бала чагында бик моңлы булган. Татар халык көйләрен яратып тыңлаган. Ә инде үсеп җиткәч , үзе дә көйләргә сүзләр язган, ул шулай ук татар халык уеннарын да яратып уйнаган.Яраткан шагыйребез "Әпипә" көенә дә биергә яраткан. Шушы көйгә барыбыз да биеп алыек әле.

"Әпипә" көенә күмәк бию.

А.б:- Балалар, сез бик матур биисез, җырлыйсыз, шигырьләр дә сөйлисез икән.

Шулай ук Г.Тукай әсәрләрен дә яхшы беләсез, димәк сез шагыйрь абыегызның - яңа шәкертләре. Сез- яшь тукайчылар. Киләчәктә газиз Тукаебыз теленә тугрылыклы. Мирасыбызга тап төшермичә, Туган илебезнең бөек уллары һәм кызлары булып үсегез.

Котлы булсын ил рухланып

Бәйрәм иткән Тукай көне.

Тукай көне, Тукай көне-Туган телнең туган көне.



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал