7


  • Учителю
  • Конспект урока по позновательному развитию в средней группе на тему Математик сәяхәт

Конспект урока по позновательному развитию в средней группе на тему Математик сәяхәт

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Математик сәяхәт.

Кадрия Васимовна Адгамова, Актаныш, "Алтынчәч" балалар бакчасы , югары квалификацион категорияле тәрбияче.

Максат: информацион - коммуникатив технологияләр, уен - ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру.

Белем бирү бурычлары: предметны озынлыклары, биеклекләре буенча чагыштыра белүне, геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белүне, 1 - 5 кадәр цифрны таный һәм тәртип буенча саный белүне ныгыту; "ничәнче?" дигән сорауны дөрес итеп куеп, җавап бирергә өйрәтү.

Үстерү бурычы: логик фикерләүләрен, игътибарларын, хәтерләрен, кызыксынучанлыкларын, бармакларның вак моторикасы хәрәкәтләрен үстерү.

Тәрбия бурычлары: математика фәненә мәхәббәт

Җиһазлау: мультимедия проекторы, "Теремкәй" әкиятеннән слайдлар, цифрлар язылган йортлар, 2 төрле озынлыктагы юл, балалар санынча геометрик фигуралардан ясалган төлке рәсемнәре.

Төп белем бирү өлкәсе: "Танып белү"

Интеграль белем бирү өлкәләре: "Сөйләм үстерү", "Иҗади сәнгать", "Физик үсеш", "Социаль- коммуникатив"

УМК аудиоязмасыннан йомры икмәк җыры ишетелә.

-Балалар, бу нинди җыр?

-Йомры икмәк җыры.

-Без Йомры икмәк белән математик сәяхәткә чыгабыз, сез ризамы?

Слайд күрсәтелә. Йомры икмәк матур бер көнне юл буйлап бара икән .

Балалар, нинди юл белән киткән ул, Йомры икмәк?

-Кәкре юлдан киткән ул

-Озын юлдан.

-Аңа юлда автобус очраган. (" слайд) Автобус нәрсә соң ул?

-Автобус ул- Җәмәгать транспорты.

- Автобус нинди карагыз әле!

-Автобус күп тәрәзәле.

-Аның күп урындыклары да бар.

-Тәгәрмәче дә 4.

-Балалар, карагыз әле, автобус буш түгел, анда Йомры икмәкнең дуслары.

Беренче кайсысы очраган икән аңа? ( 3 слайд) Керпе тәрәзәдә күренә.

-Икенче булып ни очраган?

-Икенче булып Йомры икмәккә куян очраган.

-Өченче булып бүре очраган.

-Дүртенче булып аю очраган.

-Бишенче булып төлке очраган.

-Балалар, игътибар белән карагыз әле, куянның сул ягында нинди җәнлек?

Ә бүренең уң ягында кайсысы?

Төлке автобуста ничәнче рәттә утыра?

-Дусларым, бүген җәнлекләр бик мәрхәмәтле, чөнки бездә дә мәрхәмәтлелек атналыгы, шуңа күрә алар Йомры икмәккә бүләкләр алып килгәннәр. Аю дидактик җәймә алып килгән икән, карыйк әле, Әмин, ничә квадрат бар анда? Камилә өчпочмаклар бармы җәймәдә? Барысы ничә? Азалия, тагын нинди геометрик фигуралар бар анда? ( 5 өчпочмак, 1 квадрат, 1 турыпочмаклык).

-Камиль, ничә түгәрәк бар?

-Җәймәдә бер түгәрәк тә юк.

-Куянкай исә, Йомры икмәккә шарлар алып килгән. Уң кулынңа ике шар, сул кулында тагын бер шар. Куянкай барысы ничә шар алып килгән?

-Төлке бер уен алып килгән. Ул алып килгән уенда геометрик фигуралардан төлкенең үзен төзергә кирәк.

Өстәлләр янына килегез әле. Балалар эше. Тыныч көй яңгырый.

-Дусларым, булдырдыгыз, бигрәк тә җитез булдыгыз. Әйтегез әле, ә Йомры икмәкне нинди фигурадан ясап булыр икән?

-Түгәрәктән.

-Балалар, керпе дә Йомры икмәк турында мультзарядка әзерләгән. Ягез без дә кушылып, Йомры икмәк белән ял итеп алыйк әле. Әти- әниләр, ягез әле сез дә кушылыгыз!

-Балалар, автобуста Йомры икмәкнең бер дусты күренми, кайсысы юк соң?

-Бүре күренми, димәк ул да Йомры икмәкне сөендерергә уйлагандыр...

Йомры икмәкне үзенең дә биремнәре бар:

-Иң озын колаклы дустым? Иң кыска койрыклысы? Ә иң озын койрыклысы?

Йомры икмәк тәгәрәп киткән, юл читендә йортлар күргән . Йортларга ниләрдер язылган , ниләр язылган икән? Җил булганда цифрлар төшкән икән, ягез әле урыннарына куеп та чыгыйк.

-Йорт номерлары цифрлар белән язылган. Кайсыгыз танып әйтә?

5,1, 3, 2,4.

-Сез бик тә актив булдыгыз, тапкыр җаваплар белән мине генә түгел, Йомры икмәкне дә сөендердегез, ул рәхмәтләр әйтә. Математик сәяхәт сезгә ошадымы? Нинди яңалыклар алдыгыз?



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал