7


  • Учителю
  • Конспект занятия Геройлар иле буйлап

Конспект занятия Геройлар иле буйлап

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Шөгыль темасы: «Батырлар иле буйлап»

Максат:1) Балаларны Татарстанның милли герое Муса Җәлил һәм татар язучысы Абдулла Алишның тормыш юлы һәм

иҗаты белән таныштыру;

2) Балаларда үзебезнең якташларга карата милли горурлык хисе тәрбияләү,

3) Гаиләдә рус телендә аралашучы баларны татар мөхитенә якынайту, тел өйрәнүгә кызыксыну уяту;

Җиһаз: Язучыларның портретлары, якташ ветераннарның фотосурәтләре, слайдлар;

Хәзерләнү эшләре: Язучыларның биографияләре белән танышу, шигырь-әкиятләрен өйрәнү;

Методик алымнар: Бәйләнешле һәм диалогик сөйләм өстендә эш, шигырь һәм әкиятләрне сәхнәләштерү, музыкаль шөгыльләр белән тыгыз бәйләнеш;

Шөгыль барышы:

I Оештыру (Балалар залга үтәләр, тезелеп басалар, тәрбиячеләрне сәламлиләр)

«Солдатлар» (җыр)

Роберт Әхмәтҗанов шигыре

Фәтхерахман Әхмәдиев көе

Озатып вокзаллар каршында,

Маңгайдан үптеләр аналар.

Тузанлы юллардан үттеләр

Дөньяны күрмәгән балалар.



Балалар керделәр утларга,

Балалар сүз бирде тупларга.

Күпләре төренеп шинельгә,

Калдылар мәңгегә йокларга.



"Балалар, торыгыз, балалар,

Ашыгыз суына табында".

Ничә ел тормыйлар балалар,

Иделдә һәм Дунай ярында.



Уятма, йокласын, син, ана,

Айларны, елларны санап бар,

Йөрәктә һаман яшь шул бала

Кайтмаган солдатлар, солдатлар.



Тәрбияче: Балалар, без бүгенге шөгылебездә, солдатлар киткән вокзаллардан поездга утырып "Батырлар иле буйлап" сәяхәткә кузгалырбыз. Сез әзерме? Әйдәгез!

Балалар: Әзер.

Чу-чу-чу, чу-чу-чу

Поезд кузгалып китсен,

Бик күп җирләрне үтсен.

Тукталыш.

( Муса Җәлил портреты. Моабит дәфтәре)

Тәрбияче:Балалар бу кем? Сез аны таныйсызмы, Беләсезме?

Балалар: Муса Җәлил, татар халык язучысы.

Тәрбияче:Һәр елның 15 февралендә күренекле татар шагыйре М.Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәбез.

Видео сюжет

Бию " Муса Җәлил-халкым улы" җырына

Тәрбияче: Ә монысы Моабит дәфтәре. Аңарда-шагыйрьнең изге тойгылары, керсез күз яшьләре.Ул сугышка китә Һәм әсирлеккә төшә. Шуннан үзе кайта алмый, әмма Моабит төрмәсендә язган шигырьләренең күбесе безнең илгә кайтып ирешә. Әйдәгез әле андагы шигырьләр белән танышыйк.



Шагыйрьнең "Ана бәйрәме" шигырен рольләргә бүлеп уку.

Ана ролендәге тәрбияче:

  • Өч баламны, очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Әйтегезче, зинһар үз итеп,

Сагыш белән кипкән анага:

Кайда йөри минем улларым?

Ана күңеле тели белергә,

Кайда илтә язмыш юлларын,

Җиңүгәме, әллә үлемгә?

Тәрбияче:

- Көньягыннан очып күгәрчен

Кайтып керде ана йортына.

Бала:

  • Кайгы сиңа ана Кырымда

Улың үлде сугыш кырында.



  • Җил уйнаклап тәрәз төбендә

Нидер әйткән төсле кылынды.

- Әйтче, җилкәй йөргән җиреңдә

Күрмәдеңме минем улымны?



- Кайгы сиңа, ана, уртанчы

Улың үлде сугыш кырында.

Соңгы йөрәк тибеше тынганчы

Алмаз кылычы булды кулында.



  • Ауды, ана таеп һушыннан

Парчаланган йөрәк түзмәде.

Елый-елый улы сагышыннан

Сукырайды аның күзләре.

  • Ике улым үлде сугышта,

Бер өметем калды тормышта.

Күрмәсәм дә бәлки өчесен

Мин күрермен бәлки, кечесен?



  • Таң алдыннан ана уянды -

Җир тетрәткән тояк тавышына

Тәрәзәгә килеп таянды,

Чик-чама юк аның сагышына.

Шыгырдатып тавышын даганың

Бер ат килә, ярсый йөрәге.

Ат өстендә улы ананың,

Иң кечесе, өзелеп сөйгәне.

Күкрәгендә медаль алтынлы,

Кулларында җиңү байрагы.

Каршы ала котлап батырны

Таң нурлары, кошлар сайравы.

Күрмәсә дә ана улкаен

Күңеле белән сизеп таныды,

  • "Балам"- дип, елап, ул аның

Күкрәгенә килеп сарылды.

Тәрбияче: Менә балалар без сезнең белән М. Җәлилнең тагын бер поэмасы белән танышып киттек. Әйдәгез, сәфәребезне дәвам итик.

Балалар: Чу-чу-чу, чу-чу-чу,

Поезд кузгалып китсен,

Бик күп җирләрне үтсен.

Тукталыш.

(Абдулла Алиш портреты. Әкиятләр китабы)

Тәрбияче: Ә менә монысы кем соң, сез беләсезме?

Бала: Ул Абдулла Алиш, әкиятләр язучысы.

Тәрбияче: Шулай ук ул да сугышка киткән җиреннән әйләнеп кайтмаган. М.Җәлил белән бергә җазалап үтерелгән.

Видео сюжет

Тәрбияче: (Кулына әкият китабын ала). Әйдәгез әкиятләре белән танышуны дәвам итәбез. "Чукмар белән Тукмар" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтү.( Тәрбияче һәм ике бала катнаша)

Әкият "Чукмар белән Тукмар" Бер әбинең ике әтәче булган.Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бертигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып үткәрәләр, сугышырга тотынсалар канга батып бетәләр икән.

Ак әтәчне әби Чукмар дип кушкан, карасын Тукмар дип атаган.Чукмар тукырга бик оста,ә Тукмар бик оста тукый икән.

Әби ашатырга тотынса:"Җимне миңа әзрәк бирдең", "Ник минем өлешемә кердең?" дип кычкырыша башлыйлар икән.

Бердәнбер көнне бу әтәчләр бик каты сугышканнар. Әбинең моны күреп бик ачуы килгән. "Боларны ни эшләтим икән?" дигән. Сугышмаска кушкан. Тегеләр әби алдында бераз тонычланып торганнар да, тагын тотынганнар икән.Әби килгәч Чукмар исемлесе килеп:

  • Әби, әби, кара әле, тукмарың тукмый-тукмый башымны күгәртеп бетерде, - дип эләкли икән. Тукмар да калышмый

  • Башымны кара әле, әби Чукмарың чукый-чукый канатып бетерде,- ди икән.

Әби боларның әләкләшүләреннән туйган. Ул бер сүз дә әйтмәгән, тукмарны култыгына кыстырган да каядыр күтәреп киткән. "Суярга алып китә, ахры, мине", дип курыккан Тукмар. Ләкин әби аны күршеләргә генә кертеп торган.

Ялгыз калгач, Чукмарга бик күңелсез булган, аның күңеле тулган. Әбигә ул: "Тукмарны алып кайт инде, бер дә сугышмас идек", - ди икән. "Ярый, алып кайтсам кайтыйм, әгәр тагын сугышсагыз, тотам да берегезне бөтенләй юк итәм" - дигән.

Чукмар да Тукмар да бик сагынышканнар., кочакланышып исәнләшкәннәр һәм беркайчан да сугышмаска сүз бирешкәннәр.

Шуннан бирле алар бик тату яшиләр ди.

Тәрбияче: Киттек, юлыбызны дәвам итәбез. Өченче тукталышыбыз "Зәй батырлары".

Бала: шигырь "Батыр каберендә" (Г.Кутуй)

Ялгыз кабер тора тау башында,

Яшь бер батыр анда күмелгән.

Таңда искән кыр җилләре аңа

Күп-күп итеп чәчәк китергән.

Баш очында аның шаулый нарат,

Ә наратта кошлар сайрыйлар.

Эссе көндә аны каплый болыт,

Ә суыкта нурлар карыйлар.

Бала: Бу Леонид Мачтаков. Без аның белән солдат һәйкәле янына бардык, чәчәкләр куйдык.

Видео сюжет

Тәрбияче: Балалар менә болар безнең якташларыбыз.Шулай ук сугыш ветераннары. Алар инде хәзер карт, ә яшь вакытта күпме авырлыклар күргәннәр. Менә Лионид Мачтаков. Сез аның белән танышмы? Әйе шул.Аның кебекләр Зәйдә бик күп.(Тагын берничә исем белән таныштыру, фотоларын күрсәтү)

Музыка

Тәрбияче: - Күз яше барәбәренә ирешелгән Җиңү ул. Балаларны әтисез, әнисез калдырган. Яшь гомерләрне алып киткән, ачлык-ялангачлык хакына, түгелгән кан хисабына ирешергән Җиңү ул! Бар нәрсә дә истә, беркем дә онытылмаган.

Балалар менә бу китапка күп нәрсәләр сыйган. Чөнки вакыт ул әрнү-кайгыларга, йөрәк-сагышларына дәва. Шулай ук вакытлар үткән саен сугыш ветераннарына кадер-хөрмәт арта. Без үзебезгә лаек алмаш тәрбияләргә тиешлегебезне төшенәбез. Вакыт бүгенге матур, җырлы-биюле тормышыбызга китереп җиткерде. Менә шулай җәй арты җәй, кыш арты кыш үтеп Бөек җиңүдән соң 65 ел гомер үттеп китте.

"Яфрак бәйрәме" (җыр)

Л.Лерон сүзләре, Р.Еникеева музыкасы



Яңгыр түгел, кар да түгел,

Яфраклар ява җиргә.

Көз турында җырлыйм әле-

Кушыл син яңа җырга.



Сары, сары, сап-сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак-

Көзнең матур чаклары.



Оча яфрак, уйный яфрак,

Һавларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме.

Татар биюе

"Яз, яз җитә" (Җыр)

Кояш көлеп карый безгә

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ягына.



Яз, яз, яз җитә. Тәрәзәне ачтылар.

Тып, тып, тып, тып, тып итә. Эре, эре тамчылар.



Агачка кунып чыпчыклар

Чыелдашалар.

Яшькелт-кара сыерчыклар,

Әй, җырлашалар.

II ЙОМГАКЛАУ

Тәрбияче: Менә шундый матур язлар безгә БӨЕК ҖИҢҮ алап килделәр. Җиңү көне белән сезне!



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал