7


  • Учителю
  • Методическая разработка (4 класс)

Методическая разработка (4 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: "Әкиятләр иленә сәяхәт"

Максат.

1. Балаларның әкиятләр белән кызыксынучанлыгын үстерү;

2. Бөек татар шагыйре Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту;

3. Балаларны туган телдә Һәм рус , инглиз телләрендә дөрес, матур һәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү;

4.Әкиятләр аша бер- береңне хөрмәт итәргә , дус тату булырга өндәү.

Җиһазлау: "Су анасы" костюмы, әкият йорт, йомшак уенчыклар, интерактив уенчыклар , компьютер өстәле, китаплар күргәз мәсе.

Эшчәнлек барышы.

Ишектә шаку тавышы ишетелә. Балалар бүлмәгә керәләр.

Бала

Исәнмемез - саумысыз!

Нигә ишек ачмыйсыз?

Шакый -шакый арып беттек,

Нигә каршы алмыйсыз?

Укытучы

Исәнмесез, дусларым, ишетмәдем бит, әйдәгез, түрдән узыгыз! Әкият тыңлыйсыгыз киләме?

Сөйли белсәң, тыңлый да бел, дигән бит борынгы бабайлар .

Балалар

Килә, килә.

Укытучы

Борын -борын заманда

Булган ди, бер патша.

Ул ясаттырган ди бииик

Матур бер бакча.

Бакчаның коймасы булган ди,таштан

Сөйлимме яңа баштан?

Балалар

Сөйлә, сөйлә.

Укытучы

Әкиятләр күп төрле булалар. Әкиятләрдә яхшылык һәм яманлык, батырлык һәм куркаклык, хәйләкәрлек, саранлык, юмартлык турында сөйләнә. Бүген мин сезне әкиятләр иленә сәяхәткә чакырам. Сәяхәткә без сезнең белән поездга утырып барырбыз. Ягез әле, җайлашып утырыйк.

( Музыка, хәрәкәт)

- Менә без беренче әкият илендә. Карагыз әле, балалар, елга буенда басмада кем утыра?

- Су анасы.

- Су анасы кайсы әкияттән әле ул?

- Су анасы әкиятеннән.

- Әкиятне кем язган?

- Габдулла Тукай

- Бик дөрес, без Тукай әкиятләре дөньясына килеп эләктек. Быел апрель аенда бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 127 ел була. Әйдәгез әле, якынрак барыйк әле.

(1 Бала " Су анасы" әкиятеннән өзек сөйли. " Су анасы" әкиятеннән театральләштерелгән кыска гына күренеш күрсәтелә)

- Әкият сезгә ошадымы? Малай дөрес эшләдеме?

- Юк.

- Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

- Чөнки кеше әйберсенә тияргә ярамый.

- Бик дөрес балалар. Әйдәгез Тукай абыйның әкият геройлары белән бик матур итеп хушлашыйк та, юлга кузгалыйк, сәяхәтебезне дәвам итик.

( Музыка, хәрәкәт)

Укытучы

- Карагыз әле, балалар! Монда бик матур өй тора. Нинди өй икән ул? Таныйсызмы?

Балалар.

- Теремок.

Укытучы

- Әйе шул. Бу кайсы әкияттән соң?

Балалар.

- "Теремок" әкиятеннән.

Укытучы

- Бик дөрес, тик монда геройлар татарча түгел, рус телендә сөйләшә икән. Әйдәгез, бергәләп алар белән танышыйк.

Укытучы

- Стоит в поле теремок

Он низок, не высок.

Бергәләп.

- Кто, кто в теремочке живёт?

1 бала. - Я мышка- норушка!

2 бала. -Я лягушка-квакушка!

3 бала. -Я зайка-попрыгайка!

4 бала. - Я лисичка-сестричка!

5 бала. - Я медведь косолапый!

Укытучы

- Много зверей живут в теремочке.

Бала.

- Одному жить хорошо, а вместе лучше.

Укытучы

- Да, ребята, всегда веселее жить вместе с друзьями. Нужно жить дружно, помогать друг другу. А теперь мы продолжим наш путь.

( Музыка, хәрәкәт)

Укытучы

- Карагыз әле, балалар, нинди гүзәл алан. Күрәсезме, монда бик матур сөйләшә торган уенчыклар, үзләре сөйли, җырлый белүче курчаклар бар икән бит. Әйдәгез, уйнап ял итеп алыйк әле.

(Курчаклар белән уен)

Укытучы

-Бик күңелле булды, сәяхәтебезне дәвам итик.

Укытучы

- Менә килеп тә җиттек.

Укытучы

- Менә безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. Без әле әкиятләр өйрәнүне дәвам итәрбез. Карагыз әле бирегә, бик матур рәсемле, кызыклы әкият китаплары куелган. Киләчәктә без аларның барысы белән дә танышып чыгарбыз.

-Балалар , "әкиятләр иленә" сәяхәт сезгә ошадымы?

Балалар

-Бик ошады.

Укытучы

-Булдырдыгыз, балалар. Сез үзегезне сынатмадыгыз. Миңа сезнең актив, бердәм булуыгыз ошады. Һәрвакытта да дус-тату булыгыз, бергәләп уйнагыз, бер - берегезне хөрмәт итегез.























Әкият-ләр иленә сәяхәт



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал