7


  • Учителю
  • Мирзасалихова Л.В. Белем аланы дигән темага мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү буенча занятие конспекты.

Мирзасалихова Л.В. Белем аланы дигән темага мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү буенча занятие конспекты.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Мирзасалихова Л.В. Белем аланы дигән темага мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү буенча занятие конспекты.























Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү буенча занятие конспекты.











































Тәрбияче:Мирзасалихова Л.В.

Ата- аналар һәм укытучыларга күрсәтү.

29.03.16.

Максат:өйрәнгәннәрне кабатлау,ныгыту.



Бурычлар:

Белем бирү:Ел фасыллары турындагы белемнәрен ныгыту;иҗек-аваз анализы ясау;тавышны тыңлап ярдәмче сүзләр ярдәмендә сорау һәм хикәя җөмләләр төзү;сорауларга тулы җавап бирә белергә һәм үз фикереңне әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү.

Үстерү:фонематик ишетү сәләтен,игътибарларын,хәтерләрен ,логик фикерләү сәләтләрен үстерү;

Тәрбия:ярдәмчеллек,җаваплылык,үзара бердәмлек сыйфатлары тәрбияләү.



Материал:. Һәр балага: 1-10га кадәр цифрлар, фасоль орлыклары;туп, УМК рәсемнәре,рәсемле кубиклар,УМК дискасы-кошлар һәм яңгыр тавышы,гуашь,кәгазьләр.



Хөрмәтле дуслар! Без бүген барыбыз да "Белем аланына" җыелдык.



Румия : Бүген була бездә шоу

Менә була тамаша!

Гаҗәп күңелле бу уенда

Балалар көч сынаша.



Юлия : Отбросьте грусть, плохое настроение

И улыбнитесь только на мгновение,

Улыбки все мы соберем в одну

И проведем задорную игру.



Бу уенда зиһеннәрне ачарлык биремнәр,уйларны чуалтырлык башваткычлар була. Бүгенге уенда катнашучыларны боларның берсе дә куркытмый. "Белем аланында" ике команда ярыша. Беренче команда-"Тапкырлар " командасы, ә икенче команда "Тырышлар" командасы. Командаларның капитаннары белән таныштырабыз.



"Тырышлар" командасы капитаны-Нафиков Рамазан Рафит улы.

"Тапкырлар" командасы капитаны- Фаррахов Мөнир Марсель улы.



Уеннарны тәртип белән бәяләп бару өчен безгә жюри составын сайларга кирәк.Әти-әниләрдән, укытучылардан, һәм хөрмәтле бакчабыз җитәкчелегеннән берешәр кешене билгелик.Мөхтәрәм жюри урынын ала.



-Балалар, әйдәгез бер-беребезне һәм кунакларны сәламләп алыйк әле.

Рамазан : Бакчабызның ал ягында

Җелферди матур әләм.

- "Тырышлар"дан "Тапкырлар"га

Ялкынлы кайнар сәлам.



Безнең девиз: "Тырышкан табар- ташка кадак кагар!"



Мөнир : "Тапкырлар" тапкыр булырлар,

"Тырышлар" булыр зирәк.

"Белем аланында" игътибарлы ,

Һәм тату булу кирәк.

Безнең девиз: "Бу ярышта бик җитез фикер йөртербез без"



  1. -Сәламләү өлеше тәмам, уеннарга күчик.



1 Беренче бәйгебез"Булсаң зирәк, әйт тизрәк!" дип атала.



  1. Сорауга җавап әзер булган команда, өстәлдәге тавышлы уенчыкка басып, хәбәр итә.



-.Бүген атнаның ничәнче көне,нинди көн?(икенче көне,сишәмбе).

-.Кемнең дә булса өенә кергәнче нәрсә эшләргә кирәк?(ишек шакырга)



-"Шалкан"ны ничә персонаж тарта?(6)

=Бар табигать җанланган ел фасылы?(яз)



-.Өч песидә ничә колак?(алты)

-Кайсының почмагы күп: түгәрәкнеңме, өчпочмакныңмы?



- Күл сүзе ничә иҗектән тора?

-Укучылар нинди билгене яраталар?



-Укытучы дәресне аңлатканда кая яза?

-Татарстан Республикасының башкаласы.



II бәйге "Схемага карап рәсемне куй"



- күз(______)-1 иҗекле, ал-ма(_ _)-2 иҗекле, кү-гәр-чен(_ _ _ )-3 иҗекле.



-туп ( ___ )-1 иҗекле, пес-нәк( _ _ ) -2 иҗекле ,ма-ши-на( _ _ _ ) _3 иҗекле.

-у-кы-ту-чы-4 иҗекле, тәр-би-я-че---4 иҗекле.



-Балалар ,рәсемнәр дөрес куелганмы?Туп сүзе ничә иҗектән тора,шул цифраны күрсәтегез.(1,2,3,4-цифрасы)



IIIбәйге.

1. " Зирәкләр бәйгесе»ндә проблемалы ситуацияләрне чишәргә кирәк.

2.Һәр командага берәр сорау бирелә. Командалар бергә җыелып җавап әзерли.



  1. Яхшы сүз өчен сүзсез генә ничек мактап була?.(башыннан сыйпап, аркасыннан кагып, сөеп)



  1. Уенчыкны чыршыга элгәндә зур, ә тартмага саклаганда кечкенә булырлык итеп ничек ясарга.( оригами ысулы белән кәгазьдән бөкләп ясарга)



IV бәйге."Кырыс һәм ягымлы сүзләр". Бүгенге шөгыльгә шулай ук "кырыс" малай - һәм "ягымлы" малай - да килде. Алар үзләре белән рәсемнәр алып килгәннәр.

"Кырыс" сүзләргә туры килгән рәсемнәрне кырыс малай - портреты белән, "ягымлы" авазы кергән сүзләргә туры килгән рәсемнәрне ягымлы малай портреты янына куябыз.





V бәйге. Уен"Авазларның урынын билгелә".

Бүген без сезнең белән "к"авазын табарбыз.Кубиклар ярдәмендә.

-бу нәрсә?Бу песнәк.Песнәк сүзендә "к"авазы сүзнең кайсы өлешендә килә?(башындамы,уртасындамы,азактанмы)



Ял минуты ."Хәерле көн"җыры.



VI бәйге. "Сүзнең капма-каршысын тап" уенында мин сезгә туп ыргытам һәм сорау бирәм, Сез сүзнең капма-каршысын уйлап җавап бирергә тиешсез.

.

Көн-төн Кыска-озын Биек-тәбәнәк ай-кояш

Киң-тар Зур-кечкенә Җылы-суык

Ак-кара Ямьсез-матур чиста-пычрак





VI I бәйге. Хәзер балалар ярышыбызны дәвам итәбез.Өстәлләр янына килеп орлыклардан хәрефләр язып күрсәтегез әле.

-син нинди хәреф яздың?-ни өчен?(җавап тулы җөмлә белән )



VI I I бәйге. Уен"Тавыштан таны һәм хикәя төзе".Балалар,күзләрне йомып тавышны тыңлыйбыз.-Сез нәрсә тавышы ишеттегез?(яңгыр).



Яңгыр сүзен кулланып "Тырышлар"командасы сорау җөмлә төзи,ә"Тапкырлар"командасы хикәя җөмлә төзи.



(шулай ку кошлар сайравын тыңлап җөмлә төзиләр.)

1.-яз җитүгә үк кайсы кошлар кайтты?-Яз җитүгә үк кара каргалар,сыерчыклар кайттылар.



2.-кайсы кошлар ояны үзләре ясый,ә кайсы кошларга кешеләр ясап бирә?

-кара каргалар ояны үзләре ясый,ә сыерчыкларга кешеләр ясап бирә.

-кайчан яңгыр ява?-нинди яңгырдан соң салават күпере чыга?(җылы)





-Балалар,сез бик матур җөмләләр төзеп сөйләдегез.-



9-Хәзер елның кайсы вакыты?(хәзер елның яз вакыты)



-Әйдәгез әле яз билгеләрен санап үтегез.(Яз көне кояш ныграк җылыта.

Карлар эри,сулар ,гөрләвекләр ага башлый.Туган якларын сагынып җылы яклардан кошлар очып кайталар.Агачлар яфрак яра,үләннәр шыта.



-Балалар,карагыз әле безнең бүлмәдәге агачларга,аларга бик моңсу .Чөнки аларның бөреләре дә күренми,яфрак ярырга әзерләнмәгәннәр.Сезнең бу агачларны бизәп куясыгыз килмиме?Әйдәгез әле без аларны матурлап бизик

(агачка бөреләр,яфраклар ясау).

Агачка яфраклар ясау.



1. "Белем аланы" бәйгесенә йомгак ясар вакыт җитте.

2. Җиңүчеләрне билгеләү өчен сүзне мөхтәрәм жюрига бирәбез.

Жюри йомгак ясый. Командалар бүләкләнә.





Ә хәзергә хушыгыз!















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал