7


  • Учителю
  • Сценарий праздничного утренника Уңыш бәйрәме

Сценарий праздничного утренника Уңыш бәйрәме

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Уңыш бәйрәме.

(Зурлар һәм мәктәпкә әзерле төркемендәге балалар өчен)

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Плакатлар элегән. Агач үсеп утыра, аңа алмалар һәм миләшләр эленгән. Залга балалар керә.

А.б. Без бүген халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе - "Уңыш" бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә татар халкы Сөмбелә бәйрәме уздырган.Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.

1. Сарыларга сарган ак каенга

Шыбыр - шыбыр килеп кем дәшә?

Уттай янган кызыл миләш белән

Пышылдашып кем ул сөйләшә?

2. Көзге җиргә гашыйк әрсез җилләр

Яфракларга шулай эндәшә.

Хушыгыз, хуш, язга чаклы, диеп,

Алар белән уйнап сөйләшә.

3. Көзге урман тып - тын булган,

Агач башы ялангач.

Соңгы яфрак төшә калтырап,

Әз генә җил шаяргач.

Бию. "Яфраклар"

4. Җәен күлгә бәпкә тула

Бәпкә төсе сап - сары.

Ә көз җиткәч сары була

Эре чәкән, вак тары.

5. Сары төс ул була күпләп -

Алтын бөртек төсе ул.

Бөртек - безнең тәмле икмәк,

Икмәк - җирнең көче ул.

Җыр. "Икмәк кадере".

6. Менә көз килде,

Салкынча җилле.

Агачларда яфраклар

Саргайды инде.

7. Бездәге кошлар

Көньякка китте.

Сизелмичә дә

Җылы җәй үтте.

8. Көз ашыга агачларга

Үз бизәген салырга.

Урманнарны, болыннарны

Буяп китә сарыга.

9. Килә шаулы, алтын матур көзем,

Оча яфрак, исә көзге җил.

Табигатең бигрәк сокландыргыч !

Хуш киләсең, көзем, әйдә кил!

Салмак көй астында кулына яфраклар, кәрзиндә җиләк - җимеш, яшелчәләр тотып Көз керә.

Көз. - Исәнмесез, балалар! Күрәм сездә зур бәйрәм.Мин дә сезгә буш кул белән килмәдем.

Җыр. Көз һәм балалар.

1. - Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

  • Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

2. - Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы, суык көннәр бар.

3. - Кәрзинемдә матур кызыл,

Алтын сары төсләр бар.

10. Моңлы, гүзәл,

Матур аяз көннәр,

Мул игеннәр синең бүләгең.

Сокландыргыч синең табигатең,

Бигрәк матур, ай - һай, күлмәгең!

11. Көз сылу килгән ерактан,

Нәрсә генә алмаган.

Нинди бүләк кирәклегн

Әйтмәсәң дә аңлаган.

12. Каеннарга - сары яулык,

Миләшкә муенсалар,

Чиягә көрән алкалар

Бигрәк килешеп торалар.

13. Алсу, яшел буяуларны

Биргән алма, кыярга.

Бөрлегән кызыл мәрҗәнен

Белми кая куярга.

14. Көз шулай төрле төсләргә

Буйый бөтен җирне дә

Җиләк - җимеш белән сыйлап

Шатландыра безне дә.

Көз. Әйе, балалар, сез мине бик яратасыз икән,ничек мактадыгыз.Ә хәзер әйдәгез бергәләп уйнап алыйк.Сорауларыма дөрес җавп бирегез.

Көз көнендә, балалар,

Кырдан ниләр җыялар?

  • Беләбез, беләбез:

Кырдан бодай җыялар.

Тагын, тагын һәр елны

Нәрсә бүләк итә көз?

  • Күп төрле яшелчәләр,

Бик яратып ашыйбыз.

Тагын әле әйтегез

Бакчалар соң ни бирә?

  • Җимешләр һәм җиләкләр

Кыш буена җитәрләр.

Көз. Бик дөрес җавап бирдегез, балалар.Бик күп беләсез икән сез минем турыда.Балалар минем бик якын дустым бар, аның исеме Яңгыр. Көз көне яңгырдан соң гөмбәләр үсеп чыга.

Җыр. "Яңгыр яу".

Яңгыр, яңгыр, яңгыр яу

Көмеш кадак, ука бау.

Яу син, яу килеп кенә,

Чамасын белеп кенә.

Чамасын белеп кенә,

Тыпырдап биеп кенә.

Яңгыр, яңгыр, яңгыр яу,

Көмеш кадак, ука бау

Яу син, яу көмеш булып

Өлгергән җимеш булып

Ал, кызыл мәкләр булып,

Зәңгәр чәчәкләр булып.

Яңгыр яу...

Яңгыр яу....

Көз. (Идәнгә гөмбәләр сибә). Күрдегезме нинди шифалы яңгыр явып узды, никадәр гөмбә үсеп чыккан.Без аларны җыеп алыйк та, керпе тиен дусларга бирербез. Кыш көне аларга бу гөмбәләр бик ярап куяр.

Бию. "Гөмбә җыйганда".

15. Ямьле кояш, нурлар чәчеп

Елмаеп карый безгә.

Бик күп тәмле күчтәнәчләр

Көз алып килгән безгә.

Көз. Әйе, балалар! Быел уңыш мул булды.Ул кишер, чөгендер, кыярлар! Үзләре шундый эре.

Җыр. "Уңышны җыеп ал".

1. Зур бакча алдыбызда

Кәрзиннәр кулыбызда

Уңышны җыеп ал

Базыңа төшереп сал.

Әйе, җыеп ал,

Базыңа төшереп сал.

2. Әнә кыяр түтәле

Нинди дәүләр күр әле

Кәбестә, чөгендер,

Бар да безнең өчендер

Әйе, иренмә,

Бар да безнең өчендер.

3. Әй, син симез кабагым

Ничек үстең аппагым.

Әйдәле иренмә, тәгәрә кәрзинемә.

Әйе, иренмә,

Тәгәрә кәрзинемә.

4. Без шулай ярдәм иттек

Уңышлы кайтып җиттек

Капканы ачыгыз

Каршы чыгып алыгыз,

Әйе, ачыгыз,

Каршы чыгып алыгыз.

Кулына кәрзин тотып Кирлемән керә.

Кирлемән.Эшлә, эшлә, дип әйтәләр

Минем эшлисем килми.

Әй, минем эшлисе килми

Эшләсәм кулларым сызлый,

Билләрем дә бөгелми.

Әни тагын эш кушты,

Бакча ни хәлдә икән,

Белеп кайт әле, диде

Яшелчәләрне җыеп кайт әле,диде.

Нәрсәгә дип азапланып утырталар икән бу яшелчәләрне? Ни файдасы бар икән инде шуларның?

Кәбестә. Мин булам - Кәбестә

Үзем яшкелт төстә

Күлмәгем күп катлы,

Үзем бик тә татлы....

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

Кирлемән.( Кәбестәне күтәрмәкче була, күтәрә алмый):

Бигрәк зур,бигрәк авыр икәнсең!

Мин сине алмыйм , кәрзинемә салмыйм!

Суган. Минем исемем- Суган,

Мин һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар.

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар....

Кирлемән. Шулаймыни?! Елатасың,

Күзләрне кызартасың...

Мин сине алмыйм ,

Кәрзинемә салмыйм.

Кишер. Минем исемем - Кишер,

Теләсәң болай пешер.

Теләсәң ашка тура,

Мине яраткан бала

Озын гомерле була...

Кирлемән. Һи, мин болайда озак яшим, мин бернәрсә өчен кайгырмыйм, ни теләсәм шуны эшлим. Синең миңа кирәгең юк.

Кабак. Карагыз әле, бер генә,

Менә миңа - Кабакка.

Турап куйсагыз, мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

Кирлемән. Һи, сине күтәреп, бөкре чыгарырсың тагын, кирәк түгел син миңа.

Бәрәңге. Ә менә мин - Бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле.

Сап - сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.

Кирлемән. Һи, сине юарга кирәк, кабыгЫңны чистартасы, сине чүпләп бил авырттырып тормыйм әле, салмыйм сине кәрзинемә.

Көз. Юк - юк, Кирлемән. Син ашыкма әле, Бәрәңгедән бик күп төрле ризык әзерләп була.Менә син җыр тыңлап кара әле. Җыр. "Бәрәңге ".

Тиен, куян, керпе керә.

Керпе. Бу бакчада алмалар күп,

Әйдәгез җыеп алыйк,

Көз көне эшләп калыйк,

Кышны яхшы каршылыйк.

Куян. Яратам кишерен дә,

Яратам суганын да.

Кәбестәсен, кабагын,

Яратам мин барын да.

Тиен. Җирән койрыклы

Җитез тиен мин.

Эшемне ташлап

Уйнап йөрмимен.

Тиздән кыш җитәр,

Ачы җил исәр,

Минем көннәрем

Өнемдә үтәр.

Кыш буена да җитәр азыгым

Җәй буена мин, һич иренмичә

Кыш өчен, диеп, Азык тупладым.

Тиен, куян, керпе бииләр.

Көз. Күрәсеңме,Кирлемән, бөтен кешеләр, кыргый хайваннар кышка әзерләнәләр, ә син кыш җиткәч нишләрсең?

Кирлемән. Әй, рәхәтләнеп уйнап йөрермен, конфет суырырмын.

Көз. Болай йөрсәң эш чыкмас,

Конфет ашап теш чыкмас,

Эше барның гына, ашы бар,

Дигән бит халык.

Балалар, ә сез хезмәт турында нинди мәкалЬләр беләсез?

(мәкальләр әйтү)

1.Эше юкның , көче юк.

2.Кешене эш матурлый.

3. Чебиләрне көз саныйлар.

4. Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.

5. Эше барның ашы бар.

6. Аз сөйлә, күп эшлә.

7. Сүзең белән мактанма, эшең белән мактан.

8. Кем эшләми - шул ашамый.

9. Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.

10. Биш әйткәнче, бер эшлә.

11. Тырышлык бәхет китерер, ялкаулык ачтан үтерер.

Кирлемән. Әйе, дуслар, аңладым, бик аңладым.Мин дә башка

Болай киреләнеп йөрмәм, тырышып эшләрмен. Кая

Тизрәк өйгә йөгерим, әниемне сөндерим. Рәхмәт

Сезгә! Сау булыгыз!

Көз. Әйе, шул, балалар,

Яманны яман көтә,

Эшләмәсәң рәхәт китә.

А.б. Эш беткәч уйнарга ярый,

Дип әйтә безнең халык.

Әйдәгез, дуслар, басыгыз,

Бер уйнап биеп алыйк.

Т.у. " Огородная - хороводная".

Көз. Яратам мин көз көнедә

Яңгыр явып торганын.

Ә шулай да була минем

Матур аяз көннәрем.

Сентябрь дип тормый бердә

Чәчәк ата кашкарый,

Кашкарыйларга куанып

Күбәләкләр очкалый.

Саубуллаша күбәләкләр

Матур чәчәкләр белән,

Яз җитүгә очрашырбыз,

Безне көтегез, диләр.

Җыр. " Гөлләрем - гөлкәйләрем ".

Бию. " Күбәләкләр вальсы".

А.б. Һәр көз үзенчә килә ул,

Һәр көз үзенчә матур.

Елмаешып бер биесәк,

Көзне ярату булыр.

Татар халык биюе "Түгәрәкле".

Көз. Бигрәк матур уйнадыгыз,дусларым.

Барысы өчен дә рәхмәт.

Алдагысы көннәрдә дә

Телим сезгә уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

" Хуҗабикә " конкурсы.

Әниләр ике командага бүленә

1. Командаларга исем уйлау.

Шигырь. "Көзге табын". Ф. Яруллин.

Көзге табын - бай табын,

Кыяр, карбыз һәм кавын

Телем - телем теленгән,

Өем - өем өелгән.

Алмалары ал төсле,

Балкып туган таң төсле.

Капсаң эри авызда,

Һәр кисәге бал төсле.

Ә җимеше, җимеше

Ачысы бар, төчесе!

Яңа пешкән күмәчтер

Кайнар кояш төслесе

Әткәм кебек тырыш көз

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле, бик шат без.

2. " Көзге уңыштан ризык әзерләргә ".

Шигырь. " Җир алмасы ". Ә. Габиди.

Ындырдан беркөнне әби

Бәрәңге алып керде.

  • Җир алмабыз быел, кызым,

Шундый нык уңган, - диде.

Әйдә, аныңча булсын, ди

Бәрәңге - җир алмасы,

Алма булгач өзеп түгел,

Ник соң казып аласы?!

3 . " Бәрәңге утырту һәм алу "

Җыр. "Әйлән - бәйлән ".

1.Сездә безгә кушылыгыз,

Без шатлык таратабыз

Тирә - якны яңгыратып

Җырларга яратабыз.

Әйлән - бәйлән,

Безнең белән, безнең белән әйлән!

Җыр ул - -канат, җыр ул - бәйрәм.

2. Без биибез тыпыр - тыпыр

Без биибез тып - та тып.

Бер башласак, бик тиз генә,

Булмый безне туктатып.

3. Йәгез, сез дә кушылыгыз,

Утырмагыз, торыгыз.

Җырлый - җырлый биик әле,

Сез кул чабып торыгыз.

4. " Җыр " конкурсы.

Без - күбәләк, түгәрәкләр

Биеп кенә торабыз.

Сез дә биегез бергәләп,

Ялкауланып тормагыз.

Чәчәкнең бар төрлесе

Зәңгәре дә, алы да.

Уйнап калыйк бакчаларда

Гөл чәчәкләр барында.

5. "Бию " конкурсы.

6."Мозаика " төзү. ( вакыт бирелә).

(Кечкенә кисәкләрдән яшелчәләр төзергә).

Музыкаль пауза.

Җыр. " Алма үстерәм ".

7. "Кем җитезерәк ".

1 команда - алма һәм гөмбә

2 команда - миләш һәм җиләк җыялар







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал