7


  • Учителю
  • Уен белем һәм тәрбия чыганагы

Уен белем һәм тәрбия чыганагы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Уен белем һәм тәрбия чыганагы.

Безнең төп бурычыбыз - балаларны рухи яктан бай , әдәпле, физик яктан сәламәт, кыю итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белэн тормышка ашырыла. Ә шулар арасында ин актуаль, ин мөhим hәм кыйммәтлесе - уеннар. Уен аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга яна белемнәр алу ихтыяжы гади һәм анлаешлы итеп бирелә. Уен - баланын тормышка әзерләнү күнекмәсе ул. Уеннар баланын шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик усешенә ярдәм итә, алар нәниләрдә бер-берсенә булышу, дуслык, зирәклек кебек сыйфатлар тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала кыю, көчле, сәләтле булып усә.

Мәктәпкәчә яшьтә яңа белемнәр уен барышында уңышлырак үзләштерелә. Б езнең бакчада балалар алдында куелган белем бирү бурычының уен формасында бирелеше зур өстенлеккэ ия,чөнки уен барышында яңа белемнәр һәм шөгыль ысулларын үзләштерү зарурлыгы бала өчен инде аңлаешлы.

К.В.Закирова,Л.Р.Мортазинанын «Балачак-уйнап көлеп үсәр чак», «Әй уйныйбыз , уйныйбыз» , З.М.Зарипова,Р.С.Исаеваның «Үстерешле уеннар»методик кулланмалары шөгыль Һәм режим моментларында кулану өчен файдалы ярдәмлек булып торалар. Бу китаплар яхшы уйланылган ,балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч, аларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алынган .

Республикабызда татар һәм рус телләре тигез хокуклы саналгач, без балаларыбызны ясле-бакчадан ук икетеллелек мохитендә тәрбияләргә тиеш булабыз.Уеннар татар һәм рус телендә алып барыла. Уен аркылы балада икенче телгә дә мәхәббәт уянсын, ихтыяҗ тусын.Балаларның hәр яклап үсешендә үеннарнын әhәмияте зур.Уеннарны уку- укыту эшчәнлегенә әкренләп кертергә кирәк, ә шөгыльләрдә уеннар бер яки икедән артырга тиеш тугел. Шулай итеп, уеннар тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый.

Уеннар күп төрле : хәрәкәтле , сюжетлы-рольле , музыкаль , дидактик уеннар , устерешле танып белү уеннары ,бармак уеннары һ.б. Уеннарның кайберләре физик тәрбия чарасы булса , ягъни хәрәкәтләнү осталыгын үстерсә , икенчеләре әстетик тойгылар(сәнгатьлелек , төрле образларны сүрәтләү һ.б) ярдәм итэ.

1.Хәрәкәтле уеннар , аз хәрәкәтле уеннар.Хәрәкәт гәүдә торышын ныгыта,чыныктыра.Хәрәкәтле уеннар - балаларны эмоциональ яктан баета торган уеннар.Бу уеннарны уйнаганда билгеле бер кагыйдәләрнең үтәлү мәжбүрилеге балаларны тәртипкә , үз эш -гамәл , хәрәкәтләрен барларга өйрәтә.Уеннын шартларын истэ калдыру аша нәниләрдә кузәтүчәнлек тәрбияләнә , истә калдыру сәләте , хәтер эшчәнлеге яхшыра.Уен барышында балалар бергәләп уйнау , хәрәкәт итү,ситуацияне хәл итү кебек күнекмәләргә өйрәнәләр , тәртип кагыйдәләрен үзләштерәләр . Мәсәлән: «Көн-төн», «Өрел,куык», "Поезд" «Төлке һәм куяннар», «Ераккарак ыргыт», «Уз төсеңне тап»кебек һ.б уеннарны бик теләп уйныйбыз.

2.Сюжетлы-рольле уеннар. Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур сөйләшергә өйрәнә,үзен "зулар тормышына" әзерли. Төрле тормыш шартларын уйнап караганда, балалар бер-берсенә юл куярга,кешеләрдә азрак ялгышырга,конфликтлардан читтә калырга,үзара дус чолганыш тудырырга гадәтләнәләр. Шушы уеннар вакытында баланың шәхесе формалаша, аң дәрәҗәсе үсә,ихтыяр көче арта. Моннан тыш уен балаларның психик үсешен билгеләүче иң ышанычлы диагностик чараларның берсе булып санала.Мәсәлән: «Гаилэ», «Кибет», «Очучы», «Шифаханэ» һ.б.уеннарны балалар бик яратып уйныйлар.

3.Музыкаль уеннар. Жырлы -биюле ,сузле уеннар балаларда жыр һәм музыканын характерына туры китереп хәрәкәт иту кунекмәләре формалаштыра;халык авыз ижаты әсәрләре белэн кызыксыну һәм аларга карата мәхәббәт тәрбияли.Уен вакытында балалар көйгә карап хәрәкәтләнәләр , дәртләнеп биилэр , жырлыйлар.Әлеге уеннар музыкаль авазларны тоемларга ярдәм итәләр , балаларның кунелләрендә нәфислек , матурлык тойгысы уяталар. «Туган кондэ», «Әйдэ дустым биергә» , «Чума урдәк, чума каз», «Матур уен», «Кулъяулыклар»кебек жырлы биюле.сузле уеннар йөрәнәбез.

4.Дидактик уеннар. Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр 1) предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар; 2) өстәл уеннары; 3) сүзле уеннар.Мәсәлән: «"Нәрсә нинди була?", "Нәрсә биек була?", "2 самолетны тап"," Бакчада ниләр үсә?" һ.б.уеннарны бик теләп уйныйбыз.

5.Бармак уеннары нәниләрнең хәрәкәт үсешеннә йогынты ясый, алар балаларның игтибарлыгын, күзәтүнчәлеген, хәтерен, диккатен арттырырга, тапкырлык, зиһәнлелек үстерүгә, күрү, ишетү әгзаларының камилләшүенә зур ярдәм итә. Әлеге уеннар ярдәмендә балаларда сабырлык, түземлелек, кыюлык, намуслылык кебек әхләкый сыйфатлар да тәрбияләнә. Кайвакыт бармак уеннары күп хәрәкәтле уеннардан соң балаларны тынычландыру, ял иттерү өчен дә кирәк булалар.

Шулай ук без әти-әниләр белән тыгыз элемтәдэ торабыз,шул вакытта гына без тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә зур уңышларга ирешә алабыз.

Яңа укыту-методик комплектына нигезләнеп белем бирү балаларның сүз байлыгын арттыра, хәтерләрен яхшырта, бер-береңне тыңлый, ишетә белү сыйфатларын тәрбияли.









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал