7


  • Учителю
  • Праздник осени в детском саду(на татарском языке)

Праздник осени в детском саду(на татарском языке)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Муниципальное автономное образовательное учреждение

«Детский сад № 377 комбинированного вида с обучением и воспитанием на татарском языке»

Советского района города Казани





























Көз-тылсымчы

(Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен көз бәйрәме)















Шарафеева Гульнур Акрамутдиновна,















2016г.





Көз-тылсымчы

(Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен көз бәйрәме)



Зал төсле яфраклар белән бәйрәмчә бизәлгән. Күңелле көй астында алып баручы белән балалар залга керәләр.

Алып баручы. Балалар, карагыз әле. Бүген безнең залыбызда ничек якты һәм матур. Тирә-юньдә төсле матур яфраклар янып тора. Бүген безгә бәйрәм килгән.

Әйе, бүген Көз бәйрәме!

Яфракларны күр әле:

Алтын төскә кергәннәр,

Бар дөньяны күмгәннәр!

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр

Һәм җиргә сибеләләр...

"Яфрак ява" җыры башкарыла (И.Саитова көе, Л.Лерон сүзләре).

Җыр барышында "Яфраклар" биюе башкарыла.

Алып баручы. Нинди матурлык! Көз - табигатьнең иң гүзәл мизгеледер бу! Балалар, күрегез әле! Безнең тәрәзә каршындагы миләш агачы кызгылт "күлмәген" кигән, ә аның янәшәсендәге каен алтын-сары төскә кергән.

1 нче бала. Оча яфрак, уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген, бүген

Көзнең матур бәйрәме.

2 нче бала. Көз җиттеме, бар агачлар

Алтынга манган сыман.

Кызыл яфраклы чаганнар

Утларда янган сыман.

3 нче бала. Көз җиттеме, җир өстенә

Алтын яфрак җәелә.

Карап туеп булмый һич тә

Бу фасылның яменә.

"Көз" җыры башкарыла (М.Әндерҗанова сүзләре һәм көе).

Аудиоязмада салмак кына яңгыр яуган тавыш ишетелә.

Алып баручы. Кемдер бу якка килә. Тавышы ишетелә...

Яңгыр яуган тавыш катырак ишетелә. Залга Болыт йөгереп керә. Кулында

яңа ел ялтыравыгы белән бизәлгән таякчыклар.

Болыт. Мин көзге болыт булам!

Җиргә яңгыр яудырам.

Телим икән, сезне дә мин

Яңгыр белән чылатам!

Күңелле көй уйный. Болыт балалар янында йөгереп йөри, таякчыклары белән

хәрәкәтләр ясый: "яңгыр яудыра".

Алып баручы. Болыт, Болыт, тукта әле,

Син алай шаярма әле.

Без бик матур җыр беләбез,

Сиңа аны бүләк итәбез.

"Яңгыр" татар халык уен җыры башкарыла.

Болыт. Нинди матур җыр! Нәкъ менә минем өчен. Рәхмәт сезгә, балалар, күңелемне күтәрдегез.

Яңгыр ява иләкләп,

Яңгыр ява чиләкләп.

Тып та тып, тып та тып,

Тәрәзә шакылдытып.

Шаян, нәни тамчылыр

Уйнарга чакыралар:

"Чыланам дип курыкма,

Зонтик ал син кулыңа".

"Зонтиклар" эстафетасы уздырыла. Балалар 2 командага бүленә. Һәр командага берәр зонтик бирелә. Уенчылар чират буенча, кулларына зонтик тотып, аякларына галуш киеп, билгеләнгән урынга кадәр йөгерәләр һәм кире әйләнеп кайталар. Эстафета ахыргы уенчыга кадәр дәвам итә.

Болыт. Сез бик җитез икәнсез. Булдырдыгыз. Молодцы! Яңгырдан куркып тормадыгыз.

Алып баручы. Юк, без яңгырдан курыкмыйбыз. Яңгыр безгә бик кирәк. Яңгыр җиләк-җимеш, яшелчәләрне үстерә, һаваларны сафландыра. Ләкин хәзергә яңгыр туктап торсын, кояш чыксын иде.

1 нче бала. Кояш, чык!

Болыт, кач!

Без уйнарбыз җылыткач!

2 нче бала. Кояш, чык, чык, чык!

Майлы ботка бирермен.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Барысы бергә. Кояш, чык!

Болыт, кач!

Без уйнарбыз җылыткач!

Матур көй астында залга Кояш керә.

Кояш. Исәнмесез, мин килдем,

Чакыруыгызны ишеттем.

Мин Кояш - алтын Кояш!

Мин Кояш - матур Кояш!

Бар дөньяны яктыртам,

Бар дөньяны җылытам!

Болыт. Әйе, Кояш, син якты да, син җылы да. Ә менә миңа кара әле. Мин су белән тулы. Ә сусыз яшәп тә булмый. Димәк, мин дә кирәк бу җирдә.

Кояш белән Болыт кем мөһимрәк, кирәгрәк булуы турында бәхәсләшә башлыйлар.

Алып баручы. Сез безгә икегез дә бик кирәк. Зинһар өчен, тынычланыгыз. Тату булырга кирәк.

Әйдәгезче, дуслашыйк,

Бергәләп биеп алыйк!

"Дуслаштык" биюе башкарыла. (Р.Бойко көе).

Кояш. Без бүтән талашмыйбыз.

Болыт. Без дуслаштык инде.

Алып баручы. Бик яхшы. Ә без бәйрәмебезне дәвам итик.

Кигән ап-ак эшләпә,

Төшереп кашына ук.

Эшләпәсен салдырсаң,

Каш түгел, башы да юк.

Бу нәрсә?

Балалар. Гөмбә!

1 нче бала. Кәрзиннәрне алабыз,

Урманга без барабыз.

Барабыз, барабыз,

Гөмбә күреп алабыз.

Иеләбез, алабыз

Һәм кәрзингә салабыз.

"Гөмбә җыябыз" эстафетасы уздырыла. Идәнгә төрле гөмбә муляжлары (яисә гөмбә рәсеме ясалган карточкалар) куела. Балалар 2 төркемгә бүленәләр. Һәр төркемдә әйдәүче билгеләнә, аларга кәрзиннәр бирелә. Тәрбияче сигналы буенча һәр ике төр&



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал