7


  • Учителю
  • «Каурый өмәсе» (мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

«Каурый өмәсе» (мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

МБДОУ №87 «Көлбикә»

















«Каурый өмәсе»

(мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)











Татар теле тәрбиячесе:

Сибгатуллина Алсу Ахияровна































Яр Чаллы шәһәре

2016 нчы ел









Максат: Балаларны «Каз өмәсе», «каурый өмәсе» йолалары белән таныштыру, халкыбызның җыр биюләрен өйрәнү, башкару, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, музыкальный центр, микрофон. Зал элеккеге авыл йорты итеп, өмәчә бизәлгән. Каурыйлар, канатлар.



Бәйрәм барышы:

Талгын гына «Каз канаты» көе яңгырый.

Тәрбияче: Хәерле көн! Исәнмесез балалар!

Исәнмесез хөрмәтле кунаклар!

Без сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык.

Бүген бездә каурый өмәсе,

Каурый өмәсе бүген бездә.

Каурый сыдырырга килгән балалар,

Уңыш юлдаш булсын сезгә!

(Балалар түгәрәккә тезелеп утыралар. Әби керә)

Әби: Исән-сау җыелыштыгызмы, оланнар?

Сөбханалла - машалла, берегездән - берегез матур икән!

Без кечкенә чагында каз өмәсе көнне балаларны каурый өмәсенә җыялар иде. И-и, кызык була иде безгә!

Менә шул чакларны искә алып, мин сезне уенлы, җырлы, күңелле каурый өмәсенә чакырырга булдым. Әби-бабайларның гореф-гадәтләрен белү һәркайсыбызга фарыз эш ул!

Менә сезгә әрҗә белән каурыйлар, сыдырылган йонны бу кәрзингә җыярсыз - мендәрне бик шәп кабарта ул каурый йоны. Соңыннан сыдырылган каурыйларны су буена чәчәрсез, бәбкәләрнең күп булуын теләп ятарлар алар.

Балалар: Ярар, әби, ярар.

Әби (оныгына карап): Кызым, син балаларны уйнат, җырлат, күңелле итеп эшләсеннәр. Мин сезгә тәбикмәк камырын яңартам, сезнең эшегез бетүгә әзер булсын әле. (Әби залдан чыгып китә)

1нче кыз: Кызлар, канат сыдырасыбыз бар бит әле.

Әйдәгез әле, кем остарак, сыдырыр икән?

Әбинең оныгы: Безнең халыкта «Эшләгәндә йөрәгең җилкенсен, ашаганда колагың селкенсен» дигән мәкаль бар. Әйдәгез әле, җилкенеп эшләп алыйк. Кем сыдыра белми, миңа карагыз. Менә шулай эшлиләр аны,карагыз!

Бию: «Каурый өмәсе» Л. Хисматуллина көе

2 нче кыз: Ай-һай, күп монда каурый, әбинең казлары бик күп булган, ахры.

3 нче кыз: Әйе, безнең әбинең әфсене бар, диләр күршеләр, ел да егермешәр бәбкә үстерә ул.

4 нче кыз: Аларны үстерергә без дә булыштык шул:

Тилгән, тилгән,

Бәбкә алырга килгән,

Бер аягы тимердән,

Бер аягы камырдан, көш-көш!

дип тилгәннәрдән сакладык.



5 нче кыз: Ә мин икенче төрлесен беләм:

Тилгән, тилгән,

Бәбкә күргәч, тилергән,

Бер бәбкә дә алалмыйча,

Көне буе тилмергән.



6 нчы кыз: Мин дә беләм:

Тилгән, тилгән,

Ата-анаң үлгән,

Песи барып күмгән,

Сиңа хәбәр килгән,

Уң күзеңә туфрак,

Сул күзеңә яфрак, көш-көш!

Әбинең оныгы: Күз курка, кул эшли, дигэн мәкаль дөрес икән. Каурыйлар бигрэк күп, ничеклэр бетерербез дип курыккан идем, менә бит эшебез тәгәрәп бара.( Малайларның тавышы ишетелә)



Малайлар: Сандугачның балалары

Талга кунганнар икән.

Кызларыгыз тырышып эшли,

Бигрәк уңганнар икән.

Тәрәзәдән карыйсыз,

Карап кемне таныйсыз?

Карап тилмереп торганчы

Ник чакырып алмыйсыз?

Кызлар: Масаеп йөрмәгез әле,

Уйлагыз керү ягын.

Ишекне бикләп куярбыз,

Шундый сүз булса тагын.

Малайлар:Ишекне ача белмиләр,

Торабыз өшеп, катып.

Ишегегезне күтәреп,

Китәрбез әле кайтып.

Кызлар:Бусага хакын жәлләмә,

Сиңа киңәш шул,егет

Кызлар йөзен күрәм дисән

Акча түләп кер егет.



1нче малай:Бусага хакы капчыкта,

Кердек ишек ачыкка

Егетләрнең күчтәнәче

Сезгә булыр тансыкка (Күчтәнәч бирә)

( Малайлар кереп,кызлар каршына тезелеп басалар.)

1нче кыз:Егет,сиңа ни кирәк?

2нче малай:Пешкән, симез кыз кирәк!

Юкла, симез каз кирәк.

Тагын матур кыз кирәк.

1 нче кыз: Каз казанга төшмәгән

Егет үзе пешмәгән!

2 нче малай:Җитәр инде пешердең

Шыбыр тиргә төшердең.

2 нче кыз:Канат сатабыз канат

Яхшысын сайлап карап.

Егет булсаң канат ал

Бер алтын чыгарып сал

3 нче малай:Кыйммәт икән бер алтын

Канатлар сездә калсын!

3 нче кыз:Егет саран булмасын

Акча жәлләп тормасын.

Кем чын егет- шул алсын!

Җыр"Канат сатыш"

(Җырлаганда кызлар егетләргә каз канатларын бирәләр)

4 нче малай:Тыпыр,тыпыр, тыпырдатып

Бергә басаек әле.

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

Күңел ачаек әле.

"Түгәрәкле уеннар"

4 нче кыз: Бүген бездә каз өмәсе

Яңгырасын матур көй.

Биик- җырлыйк, уйныйк-көлик

Гөрләп торсын безнең өй.

"Кулъяулык салыш" уены.

"Кәләпүшем, кәләпүш"- егетләр җырлый.

Уен кораллары белән җырлау."Гармун уйныйм"

Парлы татар биюе.

3 нче малай: Авыр эшкә беләк бар,

Кыю эшкә йөрәк бар!

Шулай бит, кызлар?

(кызлар күмәк җыр белән җавап бирәләр)

Биек тауның башларында

Утыра бер алачык.

Күп сөйләште, аз эшләде,

Борчак сибә, мактанчык

(көләләр)

Әбинең оныгы: Күрәсезме, күмәк эштә һәркем сынала аз сөйлә, күп эшлә. Шулай да гел сөйләшмичә дә күңелле түгел бит, кызлар. Әйдәгез малайларның җитезлеген сыныйк, биеп күрсәтсеннәр әле.

Малайлар башкаруында бию

Кызлар: Әйдәгез, табышмаклар әйтәбез.

Суда йөзә, бик күп илләрне гизә. Ул нәрсә?

Малайлар: Каз, үрдәк.

Соскы борын - бакылдык,

Күп сөйләшә - такылдык.

Кызлар: Үрдәк.

Башы тарак, койрыгы урак,

Кычкыртып быргысын, уята барысын.

Малайлар: Әтәч.

Кызлар: Әйдәгез, өчле уенын уйныйбыз.

Малайлар, кызлар: Әйдәгез, әйдәгез.

(Әби тәбикмәкләр күтәреп керә)

Әби: Бик зур рәхмәт сезгә. Оланнар.Әти-әниләрегезгә итәгатьле, тәүфыйклы,

бәхетле бала булып үсегез. Ә хәзер каз тәбикмәген авыз итегез.

(Балаларга, кунакларга тараталар)

Күңелле көй яңгырый.

Тәрбияче:Кадерле балалар!Хөрмәтле кунаклар. Менә сезнең белән саубулашыр чак та җитте.Сау булыгыз. Бу бәйрәм күренеше сезнең күңелләргә дәрт өстәсен!

Музыка яңгырый. Балалар залдан чыга.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал