7


  • Учителю
  • Сценарий “Хуш киләсең Кыш бабай!”

Сценарий “Хуш киләсең Кыш бабай!”

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала













































"Хуш киләсең Кыш бабай!"

Яңа ел бәйрәменә сценарий



















































Яңа ел бәйрәменә сценарий. "Хуш киләсең Кыш бабай!"

Алып баручы (а.б.) һәм балалар залга кереп, аны карыйлар.

А.б.:

  • Карагыз әле, балалар, нинди матур зал, аны ничек матур итеп бизәделәр. Чыршыбыз матур итеп яна.

Безнең чыршыбыз уртада -

Биик тә, җырлыйк та аның янында.

Без түгәрәккә басарбыз,

Хәрәкәтләнеп уйнап та алырбыз.

(Чыршының утлары сүнә).

А.б.:

  • Ай-хай, чыршыбызның утлары сүнгән. Ләкин кайгырмыйк, мин тылсымлы сүзләрне беләм. Минем артымнан кабатлагыз:

1, 2, 3 - чыршы үзеңнең матур утларыңны кабыз! (2 тапкыр).

Чыршы яна, балалар кул чабалар.

А.б.:

  • Әйдәгез әле, балалар, чыршыбызга җыр җырлап алыйк әле. "Чыршы янында" И.Шәмсетдинов музыкасы, С.Урайский сүзләре.

А.б.:

  • Ә нишләп соң чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы юк? Әйдәгез әле аларны чакырыйк.

Бергәләп:

  • Кыш бабай, Кар кызы!

Музыкага Куян сикереп керә:

  • Исәнмесез, балалар.

А.б.:

  • Балалар, бу Кыш бабаймы?

Балалар:

  • Юк.

А.б.:

  • Ә нәрсә соң ул?

Балалар:

  • Куян.

А.б.:

  • Ә бәлкем, бу Кыш бабай?! Кыш бабайны ничек таныйбыз?

(Балаларның җаваплары).

А.б.:

  • Әйе шул, кызыл кием кия, аягында итек, сакалы ак, бите - кызыл, кулында - тылсымлы таяк, җилкәсендә - бүләкләр белән капчык. Чынлап та син Куян. Без бит сине көз бәйрәмендә күрдек, ләкин синең бер ягың ак, ә икенчесе - соры иде. Ә хәзер син ап-ак. Исәнме, Куян, әйдә, рәхим ит.

Куян:

  • Минем турында табигать бик кайгырткан. Карагыз әле, минем колакларым нинди озын! Ә ни өчен озын? (Балаларның җаваплары). Әйе, чөнки төлке һәм бүрене ерактан ук ишетерлек булсын өчен. Ләкин бүген бик салкын һәм минем колакларым өшеде. Менә хәзер без уйнап алабыз да, колакларым тагын тырпаеп торыр һәм мин ерактан ишетермен.

А.б.:

  • Әйдәгез әле, бер уйнап алыйк.

"Читек" уены.

Куян:

  • Минем абыйларым һәм апаларым бик күп, әбиебез безгә итекләр күп әзерләде. Бергәләп уйнап алыйк әле. ( Бертөрле читек парын табып, чыршыны әйләнеп билгеләнгән урынга басу).

А.б.:

  • Булдырдыгыз, балалар!

Куян:

  • Рәхмәт балалар, ә миңа урманга кайтырга вакыт. Саубулыгыз!

А.б.:

  • Балалар, Кыш бабайны тагын чакырыйк!

Бергәләп:

  • Кыш бабай, Кар кызы!

(Ерактан ук тавыш бирә).

Кыш бабай ( К.б.):

  • Әү, әү, киләм, киләм. Балалар бакчагыз бигрәк матур һәм зур, адаштым дип уйладым, ярый әле үзегез чакырдыгыз!

А.б.:

  • Ә Кар кызы кая соң?

К.б.:

  • Ачкычымны эзләп йөри. Мин бит бүләкләремне сандыкка бикләп куйдым, ә ачкычымны югалттым.

Бергәләп:

  • Кар кызы...

Кар кызы (К.к.):

  • Киләм, киләм, бабакай.Гафу итегез балалар, сезнең физкультура бүлмәсендә бигрәк яхшы тренажорлар. Шуңа кызыгып, вакыт турында онытып та җибәрдем.

А.б.:

  • Кыш бабай, Кар Кызы, бәйрәмебезгә рәхим итегез.

К.б., К.к.:

  • Рәхмәт.

А.б.:

  • Сез юлдан аргансыз, ахрысы. Әйдәгез әле, ял итеп алыгыз. (Бизәлгән урындыкларга утыралар). Ә балалар сезгә үзләренең өйрәнгән шигырләрен сөйләп китәрләр.

Малай һәм кыз (чиратлашып).

1нче пар.

Ә. Бикчәнтәева "Салкын, саф һава".

Малай.

Салкын саф һавага,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Кыз.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре матур

Һәм салкын була.

2нче пар.

Б.Рәхмәт "Кыш бабай".

Малай.

Кыш бабай килгән,

Ап-ак тун кигән.

Көтә кем генә

Чыгар дип өйдән.



Кыз.

Чыксаң чеметә,

Битне өшетә,

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

Ә.Ерикәй "Беренче кар" (кыз).

Йомшак кына кар яуды,

Бөтен җирне каплады.

Ап-ак булды болыннар,

Ап-ак булды кырлар.



Исемсез (малай).

Бу бәйрәмгә алдан әзерләнәм,

Шигырьләр яттан өйрәнәм,

Матур итеп киенәм,

Кыш бабайга хат язып та җибәрәм.

К.б.:

  • Рәхмәт сезгә нәни дусларым, бик матур сөйләдегез.

А.б.:

  • Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз! Менә Самат Кыш бабайга хат язып җибәрә икән. Анда ул теләгән бүләге турында яза. Хәзер сез дә теләгән бүләгегезне сайлап, Кыш бабайга хат җибәрерсез. (Кәгазьгә төшерелгән рәсемнәр сайлап, конверт эченә тыгалар һәм ябыштыралар. Берничә бала белән). Ә калганыбыз төркемдә Кыш бабайга хат язарлар, ә мин аларны хатлар тартмасына куям. Хат ташучы аны Кыш бабайга җибәрер. Мә, Кыш бабай, балаларның хатларын. Ә калган хатлар почта аша килерләр.

К.б.:

  • Теләкләрегезне үтәргә тырышырмын.

А.б.:

  • Балаларыбыз бөтен нәрсәгә оста, алар сиңа багышланган бер җыр да беләләр әле. Җырлап күрсәтсеннәрме?

К.б.:

  • Җырлагыз әле, дусларым.

Ф.Шәймарданова музыкасы, М. Әндерҗанова сүзләре "Кыш бабай, Кыш бабай".

(Җырлыйлар, ә Кыш бабай биеп тора. Җырлап бетергәч, Кыш бабайны түгәрәктән җибәрмәскә тырышырга кирәк).

А.б.:

  • Кыш бабай, менә түгәрәгебезгә эләктең. Без сине җибәрмибез.

К.б.:

  • Ә мин бер дә кайгырмыйм. Мин бит сезгә дә бер күңел ачу уенын алып килдем. "Минем артымнан кабатла". (Берәр музыкага хәрәкәтләр ясау, мәсәлән "Арам-зам-зам").



Әйдәгез, чәп-чәп итик,

Әйдәгез, минемчә ясагыз,

Әйдәгез, тагын бергәләп чәбәклик. (Кул чабу).



Әйдәгез тыпыр-тыпыр итик,

Әйдәгез, минемчә ясагыз,

Әйдәгез, тагын бергәләп тыпырдыйк.

(Аяклары белән тыпырдыйлар).



Әйдәгез, көлеп җибәрик,

Әйдәгез, минемчә, ясагыз,

Әйдәгез тагын бергәләп.

(Ха-ха-ха көләләр).



Әйдәгез, әпчи-әпчи итик,

Әйдәгез, минемчә, ясагыз,

Әйдәгез тагын бергәләп.

(Әпчи-әпчи итәләр).



(Кыш бабай түгәрәктән кача).

К.б.:

  • Ә мин сезнең түгәрәгегездән качтым!

А.б.:

  • Ә син бияләеңне югалттың бит.

Уен "Бияләеңне эләктереп ал!" ( Балалар бер-берсенә бияләй бирәләр, Кыш бабай бияләен алам дип, җитешмәскә тиеш).

К.б.:

  • Уф-уф ардым, ә миңа бит әле ачкыч табарга кирәк. Ачкычымны тапкач, сезгә яңадан киләм.

А.б.:

  • Кыш бабай ачкыч эзләгән арада без сәхнәләштерелгән "Көмеш ачкыч" исемле әкият карыйк. (Әкият ширма артында гына күрсәтелә).

Яңа ел алдыннан Куянның бик нык кишер ашыйсы килгән, ләкин кайдан алырга? Кыш көне үсми бит ул. Куян бик боеккан.

Ул чокырга төшкән, ә анда нарат агачы астыннан чишмә ага. Чишмәдән су эчәргә дип иелгән дә һәм су төбендә көмеш ачкыч күреп алган.

Ачкычны алган да Поши малаена йөгергән:

  • Әйдә, мин сиңа көмеш ачкыч бирәм, ә син миңа кишер бир.

  • Бик бирер идем, ләкин минем нарат җиләгеннән башка бернәрсәм дә юк, ансы да әз генә калды. Куянкай, Әрлән янына барып кара, бәлки аның бардыр.

  • Ачкычың яхшы синең,- дигән Әрлән,- оямның ишегенә таман гына булыр иде, тик минем бодайдан башка бернәрсәм дә юк, алары да бетеп килә. Син авылга кешеләр янына барып кайт.

Сикерә-сикерә Куян авылга басу, елга һәм күперләр аша чапкан. Куян авыл башындагы өй янына туктап, капкага шакыйм дигәндә, ырлап бер зур эт килеп чыккан. Куянкай нык курыккан, тиз-тиз урманга чапкан. Урманга килеп җиткәч, бераз хәл алырга утырган. Шунда аның каршысына Кыш бабай килеп чыккан, ул көмеш ачкычын югалткан икән. Куян аңа үзе тапкан ачкычны күрсәткән. (Кыш бабай чыга). Кыш бабай бик шатланган:

  • Ни телисең - сора!

  • Минем бик кишер ашыйсым килә, ләкин кыш коне аны кайдан алырга?

  • Көмеш ачкыч безгә ни өчен соң? - дигән Кыш бабай һәм куллары белән "чәбәкләп" алган. Аның алдында матур сандыык барлыкка килгән. Сандыкны ачып Куянга кишер, Поши малаена нарат җиләге, Әрләнгә бодай алып биргән.

Һәм Яңа ел кичәсендә барлык урман җәнлекләре сыйлансыннар дип, зур пирог бүләк иткән.

Кар кызы:

  • Карагыз әле балалар, Кыш бабай сезне дә онытмады, сезгә дә бүләкләр әзерләде.

Кыш бабай:

  • Әйе-әйе, нәни дусларым, менә сезгә дә бүләкләр. Әйдә, кызым, миңа булыш. Мин малайларга машиналар таратам, ә син кызларга курчаклар бүләк ит.

Кар кызы:

  • Бүләкләр сезгә ошадымы, балалар?

Балалар:

  • Әйе.

Кыш бабай:

  • Ә безне икенче балалар бакчасында көтәләр. Саубулыгыз, балалар.

А.б.:

  • Елмаешып биедек тә, җырладык,

Өйрәнгән шигырьләребезне дә сөйләдек.

Яңа елны каршы алдык.

Хуш киләсең, Яңа ел!

Бәйрәмебезне тәмамларга вакыт җитте. Кайгырмыйк, дуслар, чөнки ул киләсе елга тагын киләчәк!

Наилә Гобәева,

104нче балалар бакчасының тәрбиячесе.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал