7


  • Учителю
  • 2 нче кечкенәләр төркемендә Сөйләм үстерү эшчәнлеге буенча Кошлар темасына конспект

2 нче кечкенәләр төркемендә Сөйләм үстерү эшчәнлеге буенча Кошлар темасына конспект

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: "Кошлар"

Максат: Балаларда кошларга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кош исемнәрен, гәүдә өлешләрен, хәрәкәтләрне белдерүче сүзләр хисабына сүз байлыгы активлаштыру, балаларны кошлар белән таныштыруны дәвам итү.

Җиһазлау: уенчык кош, төрле кош битлекләре, йорт кошлары һәм безнең якта кышлаучы кош рәсемнәре.

Алдан үткәрелгән эш: кошлар рәсемен карау, шигырьләр, хикәяләр уку, рәсемнәр карау.

Индивидуаль эш: Айназ һәм Алия белән кошлар исемнәрен ныгыту.



Методик алымнар:

  1. Кереш өлеш:кошларга хас булган билгеләрне искә төшерү,сорау җавап.

  2. Рәсемнәр карау.

  3. Хәрәкәтле уен:"Карга һәм чыпчыклар"(физ.минутка)

  4. Тәрбияче сөйләме.

  5. Рәсемнәр ярдәмендә кошлар ничек кычкыруын ачыклау.

Эшчәнлек барышы.

-Исәнмесез балалар! Балалар,карагыз әле безгә бер кош кунакка килгән. Әйдәгез аның белән исәнләшик. (Балалар исәнләшә)

Тәрәз каршына

Килгән бер чыпчык

Миңа кычкыра

-Чык әле, ди чык.

Алдый ул, беләм

Гел шулай итә.

Йөгереп чыксам

Оча да китә.

(Тәрбияче унчык кошны читкә алып куя)

-Балалар, бу кош чыпчык. Ул безгә күчтәнәчкә рәсемнәр алып килгән. Карагыз әле,бу рәсемдә сез нәрсә күрәсез?

(Әтәч)

(активлаштыру)

-Дөрес, балалар бу әтәч.

-Балалар әтәч кайда яши?

(Авылда ишек алдында)

-Әйе, ул ишек алдында яши.

-Әтәч ничек кычкыра?

(активлаштыру)

-("Кикрикүк")

-Алия әйт әле: бу рәсемдә син нәрсә күрәсең?

(тавык)

(индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар)

-Тавык кайда яши?

(ишегалдында)

-Алия тавык ничек кычкыра?

("кыт-кытак")

-Тавык нәрсә бирә?

(Йомырка)

-Айсылу кил әле бу рәсемдә син нәрсә күрәсең?

(Каз)

-Каз ничек кычкыра?

("Ка-Ка-Ка")

(кабатлаулар)

- Булдырдыгыз балалар.

- Тавык, әтәч, каз-болар йорт кошлары, чөнки алар авылда, ишегалдында яшиләр. Әйдәгез бергә кабатлыйбыз.

(Йорт кошлары).

- Мин сезгә хәзер башка рәсемнәр күрсәтәм. Бу рәсемнәрдә кошлар, Алар безнең янга очып килә торган кошлар. Без аларны сезнең белән көн саен ашатабыз, җимлекләргә җим сибәбез.

- Ранель, әйт әле, бу нинди кош?

(Күгәрчен)

- Күгәрчен нинди тавыш чыгара?

(Гөр-гөр)

  • Әйе,күгәрчен "гөрли".

(активлаштыру)

  • Алия,ә бу нәрсә?

(чыпчык)

  • Ул ничек кычкыра?

(Чырык-чырык)

  • Әйе, "чырык-чырык"дип чыркылдый. Әйдәгез бергәләп кабатлыйк.

  • Чыпчык йөриме, сикерәме?

(сикерә,йөри)

  • Зиннур син әйт әле: бу нинди кош?

(Карга)

  • Ул ничек кычкыра?

(кар-кар)

Бергәләп кабатлау

Кошларның гәүдә төзелешләрен карау.

(- Баш, гәүдә ,канат койрык, күз, томшыгы.)

- Балалар күрсәтегез әле,кошлар ничек җим чүплиләр?

(балалар белән күрсәтү)

- Балалар кошлар кебек очып карыйк әле.

(кошлар кебек очу).

  • Балалар кайсы кошлар сикерә?

(чыпчык)

  • Ә кайсы кош йөри?

(күгәрчен,карга)

  • Балалар әйдәгез, бер уен уйнап алабыз. Сез кошлар буласыз.

(Тәрбияче балаларга кошлар төшерелгән битлекләр тарата).

- Күгәрченнәр кебек йөрегез. Ә хәзер чыпчыклар кебек сикерегез.

- Күгәрченнәр һәм чыпчыклар канатларын җилпеп очалар, томшыклары белән җим чүплиләр.

- Менә зур кош карга очып килде:-"Кар-Кар!"

- Карга кычкыргач кошлар үз ояларына качалар.

(урындыкларга утыралар)

  • Күгәрченнәр һәм чыпчыклар бик җитез булдылар,карга аларны тота алмады.

(уен 1-2 тапкыр кабатлана).



Әдәбият:

  1. "Балачак аланы", Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. Казан 2011.

  2. "Туган телдә сөйләшәбез", Тәрбиячеләр өчен методик кулланма. (икенче кече яшьтәгеләр төркеме) Казан 2012.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал