7


  • Учителю
  • Новогодний сценарий для детей средней группы Кыш бабайга кунакка

Новогодний сценарий для детей средней группы Кыш бабайга кунакка

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Сценарий новогоднего праздника «В гости к деду Морозу» для средней группы

2016-2017 учебный год.



Катнашучылар:

Олылар: Алып баручы, Убырлы, Бармалей, Су анасы,Кар кызы (Снегурочку может сыграть и ребенок),Кыш бабай, капчык.

Балалар: Чтецы на переклички и на стихи у деда мороза, Кар малай, Доктор Айболит,шәфкать туташы.

(под музыку дети вбегают в зал, заводят вокруг елочки хоровод)

А.б.: Карагыз әле балалар! Булмәдә чыршы агачы ,

Ул яшелдән киенгән Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.

(Перекличка) Без бүген чыршы янында әйлән- бәйлән уйнарбыз

Кыш бабайны каршыларбыз, яңа җырлар җырларбыз.



Нинди матур безнең чыршы, җем- җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен, Котлы булсын яңа ел!



Син килдең буген киенеп, бизәнеп,матурланып.

Безгә-нәни дусларга куңелле җырлар алып.

Исполняется песня __Чыршы,чыршыкай_______________________

А.б.: Вот пришла, ребята, ёлка к нам на праздник в детский сад.

Огоньков, игрушек сколько, как красив её наряд!

Возле ёлочки сегодня раздаются голоса:

Балалар бергә: «Здравствуй, праздник новогодний! Здравствуй, ёлочка -краса!»

(Перекличка) С новым годом поздравляем, пусть придет веселье к нам!

Счастья, радости желаем всем ребятам и гостям!



Здравствуй, ёлка дорогая! Снова ты у нас в гостях!

Огоньки зажгутся скоро на пушистых на ветвях



В круг скорее становитесь, крепче за руки беритесь!

Тот, кто хочет, чтоб веселым получился Новый год!

Пусть сегодня вместе с нами песню звонкую поёт!

Исполняется песня Ёлка-ёлочка_______________

Садимся на стульчики.

Ой, балалар, тыңлагыз әле, нәрсә дер ишетелә, безгә кунак килә мәллә? Ә!!!Бу бит шаян Кар малай!

(Под музыку выбегает снеговик, останавливается возле елочки и поет):

Кар малай: Исәнмесез, балалар! Салкын кар һәм бураннарны үтеп мин сезнең янга килдем. Мин сезгә бик мөхим хат алып килдем!

А.б.: Ә кемнән соң ул хат?

А.б.: Хатны сезгә Кыш бабай җибәрде.Ул әлегә үзе килә алмый, шуңа сезне үзе янына Яңа ел бәйрәменә чакырды.

А.б.: Рәхмәт сиңа Кар малай!

Кар малай: Сау булыгыз!!

А.б.: Ә без,балалар,әйдәгез хатны укып карыйк.(достает письмо, читает). Балалар,Кыш бабай безне үз янына бәйрәмгә чакыра. Барабыз мы?(Әйе!) Бу хатта язылган: Кыш бабайга юл бик катлаулы. Бергә-бергә без барысында җиңеп,барып җитәрбез дип уйлыйм.Кыш бабайга бүләк итеп җырлар,биюләр һәм шигырьләр алып барырбыз.Киттек ме?...(Эйе!)

(Неожиданно в зал влетает Баба Яга)

Убырлы: Ох, сизәм, монда нәрсә дер булачак!Барыгыз да кая барырга җыенасыз сез,ә?!

А.б.: Беренчедән,исәнме, хөрмәтле Убырлы. … Икенчедән без Кыш бабай янына Яңа ел бәйрәменә җыенабыз.Кыш бабай безне чакырды.

Убырлы:Әәәә!Яңа елга мы! Тәк, тәк, тәк! Димәк,сезне чакырды, ә мине юк....Ну, күрсәтәм мин сезгә...

А.б.: Иииии.....,нәрсә күрсәтәсең син безгә?

Убырлы: Мин сезне Кыш бабай янына җибәрмим! Үземнең сихерләрем белән мин сезне бөтенләй икенче якка, кызу кояш астына Африкага җибәрәм.Анда минем дустым Бармалей яши, ул кечкенә балаларны бик-бик ярата. Ха-ха. Абра-кадабра! Фекс-пекс! Балалар Африкага китсеннэр!!! Ха-ха-ха.

Улетает… звучит волнительная музыка….

А.б.: Ой, балалар, Шул хәтле эссе булып китте! Әллә инде чыннан да без Африкага килеп эләктек?! Безгә Кыш бабай янына кирәк бит!!

Звучит музыка, вбегает Бармалей.

Бармалей: Мин усал,мин явыз Бармалей! Мина конфетлар да,шоколадлар да кирәкми!Мин кечкенә балалар яратам!!!

Ох,эссе! Ох,ардым! Ятып торыйм әле! (не замечая никого, ложится)

А.б.: Исәнмесез,хөрмәтле Бармалей.

Бармалей: (вскакивает) Ой!Кем бар монда! Кем сез?!!Иртә белән монда бер кеше дә юк иде?!!

А.б.: Гафу итегез, куркыттым ахрысы сезне, Бармалей. Безне Убырлы монда жибәрде. Без балалар белән Кыш бабай янына Яңа ел каршыларга жыена идек

Бармалей: Балалар белән?! Ух ты! Оо,монда балалар бик күп икән? Мин балаларны яратам!Ашарга! Рәхим итегез! Минем янга!Төшке ашка! (вдруг хватается за щеку) Ох, ох!

А.б.: Мескен Бармалей! Нәрсә булды?

Бармалей: Мескен?!!! Миңа болай әле беркайчан да беркемнең дә дәшкәне юк иде!! Мин усал, явыз! (снова хватается за щеку) Ох, Ох!....

А.б.: Син шундый усал булганга синен тешләрен сызлый дыр?! Борчылма,без сиңа ярдәм итәбез. Кая ле безнең доктор Айболит һәм анын шәфкать туташы?

(Звучит музыка, готовят стул для Бармалея, выходит мальчик Айболит и девочка в костюме медсестры.)

Айболит: Утырыгыз, зинхар өчен. Авызны ачыгыз!!…. Оооо…Сезнен Кариес!!! Хәзер мин сезгә спрей сибәм һәм авыртуы бетэ. Медсестра - спрей!( медсестра подает спрей, Айболит брызгает на зуб Бармалея, Бармалей в это время охает, говорит «Ой. Не надо. Боюсь!», медсестра достает направление)

Ну ничек? Авыртмый мы?

Бармалей: Ой, бетте. Тешем авыртмый!

Шәфкать туташы: Менэ сезгэ талон- теш врачына барыгыз! Ул сезнен тешләрегезне дәвалар!! Башка алар авыртмас!

Бармалей: Ой, рәхмәт! Ох,жинеләеп киттем! Бу шатлыктан бер биеп алмыйча булмас!. Кая дыр монда Мадагаскардан килгән дусларымны кургән идем. Әйдәгез, дусларым, бер биеп алыйк эле!

(Мальчики в костюме зверей танцуют танец. Бармалей танцует вместе с ними).

Бармалей: (после танца) Ой, рәхмәт сезгэ,балалар. Ай шатландырдыз мине, мин бутән усал булмам,кечкенә балаларны кыерсытмам. Сезнен белән дуслашуга мин бик шат! Ничек яхшы әйбәт булу! Мин бутән мондый усал булмам,Рәхмэт сезгә. Хәзер миңа китәргә вакыт.Теш врачына да барасым бар!Сау булыгыз,дусларым. (Бармалей уходит. Тут же появляется Баба Яга).

Убырлы: Тәк-тәк-тәк! Сез әле һаман күңел ачып йорисез мени? Ничек итеп Бармалей белән дуслаштыгыз,ә?!Ярар!Күрсәтермен әле мин сезгә бәйрәм!Барыгыз да сазлык төбенә төшеп китегез!Шунда булсын бәйрәмегез! Су анасынын Яңа ел турында ишеткәне дә юк.Ха-ха!!! Абра-кадабра! Фекс-пэкс! Балалар су төбенә, сазлык төбенә китсеннәр….. ха-ха-ха!

(Баба Яга убегает. Под музыку появляется Су анасы).

</ Су анасы: Ой,балалар! Исәнмесез! (дети здороваются) Рәхим итегез! Куптән инде миңа кунакка килгән кеше юк иде.Ә сез каян килеп чыктыгыз әле?

А.б.: Исәнмесез,Су анасы. Безне монда убырлы жибәрде ул безнен бәйрәмебезне бозарга тели, Без балалар белән Кыш бабай янына яңа ел каршыларга җыена идек.

Ул сихерләде - сихерләде һэм без менә монда килеп эләктек .

Су анасы: Калыгыз минем белән, мин сезгә ошамыйм мы әллә. Миңа бер уземә генә ямансу, кызык да тугел.

А.б.: Юк. Балалар кыш бабайны көтәләр.чөнки буген Яңа ел бәйрәме!

Су анасы: Ә нәрсә соң ул Яңа ел? Беренче тапкыр ишетәм!

А.б: Мескен Су анасы! Синен бер дә Яңа ел бәйрәмен каршы алганын юк мы? Анын нәрсә икәнен дә белмисен ме?

Су анасы: Юк, мин бит су төбендә бер узем генә яшим, бер нәрсә дә ишетмим, бер нәрсә дэ белмим, бу тормыштан артта калганмын ….Мин бит Су анасы -минем белән бер кеше дә сойләшми, аралашмый, минем дусларым - бакалар, су жәнлекләре…

А.б.: Борчылма, Су анасы. Яңа ел бәйрәменең нәрсә икәнлеген балалар сиңа хәзер сөйләп курсәтерләр.

(Выходят 3 ребенка. Перекличка):

Яңа ел ул-ак карлар, кызыллы-кукле шарлар,

Яңа ел ул-зур бәйрәм, яңа җырлар,буләкләр

Һэм дә изге теләкләр.



Праздник сказочный и яркий… Дед Мороз, огни, подарки!

И Снегурочка-краса… И сюрпризы, чудеса! -

Друг за другом - полным ходом!..

С Новым счастьем! С Новым годом!



Буген бездә зур бәйрәм, уйнарбыз әйлән-бәйлән

Яңа ел ул-зур бәйрәм, куңелле әйлән-бәйлән



Су анасы: Менә нәрсә икән ул! Бу бит шатлык, бәхет, Кыш бабайдан һәм Кар кызыннан буләкләр.

А.б.: Дөрес, Су анасы! Сине тагын да шатландырыр өчен без Яңа ел турында җыр җырлап курсәтәбез.

Исполняется песня ____Яна ел_______

Су анасы: Нинди матур жыр,рэхмэт сезгэ балалар,куптэн инде минем болай шатланганым юк иде. Бәлки сез минем белән ботенләйгә калырсыз.Сезнен белән шундый куңелле.

А.б.: Рәхмәт, Су анасы, чакыруын өчен, ләкин безнен балалар Кыш бабай белән курешергә телилэр. Алар аны ел буе көттеләр, аннан буләкләр дә көтәләр.Шулай мы,балалар? (эйе)

Су анасы: Ә мин нишләп ошамыйммы сезгә? Мин дэ сезгэ буләкләр буләк итер идем- бакалар, балыклар, ташлар, кабырчыклар. Телисез ме?

А.б.: Юк,безнен балалар Кыш бабайдан тәмле конфетлар,шоколадлар көтәләр.

Су анасы: Конфетлар? Ә нәрсә сон ул конфетлар? Беркайчан да ашаганым булмады.

А.б.: Ну, нәрсә инде син,Су анасы? Хәзер без сине сыйлыйбыз. Менә сина бер тартма конфет . (малайлар, буләк итегез эле Су анасына

Су анасы: Рәхмәт. (Достает конфетку, пробует) Ой нинди тәмле! Бик зур рәхмәт! Мин шундый шат,чөнки минем хәзер бик акыллы, яхшы дусларым бар! (Появляется Баба яга)

Убырлы: Эхэ! Монда да дуслаштыгыз! Конфетлар бирәсез ме! Хәзер күрсәтәм мин сезгә! Нинди начарлык эшлим икән инде тагын боларга!

Су анасы: Ах син, мәкерле убырлы! Минем дусларымнын бәйрәмен бозарга телисен ме? Хәзер мин сина курсәтәм !!! Тәрбиялим мин сине, киттек.

(Водяной бегает за бабой Ягой вокруг елки, ловит ее сетью и уводит из зала).

А.б.:Булды, котолдык бу Убырлыдан, хәзер ул безгә комачауламас инде!!Су анасы аны тәрбиялэр!! Ә без сезнен белән бәйрәмебезне дәвам итәбез, жырлыйбыз да биибез . Әйдэгез әле бер биеп алыйк,балалар.

(Дети танцуют танец). После садятся на стульчики

(Звучит вальсовая мелодия. Входит Снегурочка).

А.б.: Балалар, безгә кемдер килә ахрысы....

Кар кызы: Исәнмесез балалар……. Исәнмесез,кадерле кунаклар….Урманнар аша мин сезнен янга бик озак килдем. .Яңа ел белән сезне! Бәхет һәм шатлык телим!

Ничек матур сезнең залда,ә сез мине таныдыгыз мы?

Балалар(әйе)

А.: Әлбәттә, Кар кызы, без сине таныдык, синең килүеңә без бик шат. Ләкин бездә зур кайгы…

Кар кызы: Нәрсә булды?

А.б.: Кыш бабай безне Яңа ел бәйрәменә чакырды, ләкин мэкерле Убырлы безнең бәйрәмне бозды һәм кертми безне.Кайда гына җибәрмәде ул безне: Африкага да, Водяной янына сазлык төбенә дә. Без буталып беттек һәм Кыш бабай янына юлны югалттык!Нишләргә инде безгә хәзер?

Кар кызы:Мин беләм нишләргә икәнлеген. Әйдәгез эле кызларым, кар бөртекләрем, чыршы янына басыйк. (девочки-снежинки собираются перед елкой в круг) Бер биеп алыйк,Кыш бабай янына юлны ачып жибәрик.!

(Снежинки танцуют танец).

Кар кызы: (после танца) Ишетәм,ишетәм.Кыш бабайнын аяк тавышларын ишетәм.

(Звучит музыка, входит дед Мороз).

Кыш бабай: Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар.Яна ел белән сезне…. (поздравления по желанию дед мороза)

Ерактан ,суык яклардан

Боз чанага утырып

Бэйрэмгэ килдем мин сезгэ

Кучтэнэчлэр тутырып.

Кулларымда боз таягы

Сакалым жиргэ тигэн

Биеп,жырлап колдерэм дэ

Куандырып калдырам.

Исәнмесез минем нәни дусларым…. Исәнме Кар кызым. Мин шундый бәхетле!Мин шундый шат! Балалар да бик куп монда!!!

Балалар,ә сезнен чыршыгызнын утлары кабынмаган бит шле!Әйдэгез кабызыйк утларны.

Чыршы-чыршы, утларынны кабызчы!!!(аннары балалар белэн бергэ)

Елка зажигается! Дети хлопают.

Кыш бабай: Сез миннән хат алдыгыз мы сон.Минем чакыруны укыдыгыз мы,? (эйе).Афэрин, Кар малай вакытында хатны китереп житкергән.

Кар кызы: Кыш бабай,Убырлы карчык безнен бәйрәмне бозарга теләде.Кайда гына жибәрмәде ул безне.Африкага, Бармалей янына,Хәтта су төбенә су анасы янына жибәрде.Ләкин без барыбыз бергә дуслаштык һәм синен белән очраштык. Ә убырлы карчыкны су төбендә тәрбиялэр өчен Су анасы янында калдырдык.

Кыш бабай: Ах,шушы шаян Убырлы карчыкны! Ул бит мина бәйрәмне бозмаска суз биргән иде.Хаман узенекен эшли,сузендә тормый. Ярар,аны Су анасы бик яхшылап тәрбиялэр. Акылга утыртыр.

Ә без ул арада чыршы тирәли әйләнеп бер жыр жырлап алыйк…

Дети встают в хоровод. Исполняется песня Кыш Бабай.

Кар кызы: Кыш бабай, балалар сине бик сагынып көттеләр һәм синен белән уйнарга телиләр

Игра - Дети хором произносят:

Балалар: Кыш бабай, безгә кара ле! Без нишлибез Кыш бабай?

Кыш бабай: (играют на дудочке) Сөт эчәсез!

Кыш бабай: (играют на балалайке) Эчегезне кашыйсыз!

Кыш бабай: (Играют на фортепиано) борчак аралыйсыз!

Кар кызы: Менә белмәден, Кыш бабай.

Кыш бабай: Ах,шулай мы әле?. Хәзер мин сезне ошетәм…

(проводится игра «Заморожу»)

(После игры ДМ делает вид что устал. Ему предлагают сесть отдохнуть и послушать стихи, которые приготовили ребята. Детей тоже рассаживают на места.)

А.б.: Ошады мы безнен шигырьләребез?

Кыш бабай: Әйе,рәхмәт бик зур,курәм,сез бик каты хәзерләнгәнсез.

А.б.: Кыш бабай без сина узебезнен хөнәрләребезне курсәттек,син дэ безгә Кар кызы белән бер биеп курсәт әле.

Кыш бабай: Ярый алайса. Кар кызы,әйдә биеп курсәтик.балалар сорагач,биеми калырга ярамас.

(Кыш бабай белән Кар кызы бииләр.Биюдән соң Кыш бабай арган кыяфәттә урындыкка килеп утыра һәм «эри» башлый. Кар кызы Кыш бабайны суытыр өчен балаларга өрергә куша)

Кар кызы: Ә хәзер,балалар, табышмаклар тынлагыз. (Снегурочка и дед Мороз загадывают несколько загадок)

1. Кышын тауда шуалар, җәен җыеп куялар. Нәрсә ул? (Чана)

2. Колаклы ябалак кыштан саклый. (Бүрек)

3. Җир өстендә ак мамык. (Кар)

4. Үкерә дә, котыра, бөтен җирне тутыра. (Буран)

5. Һәр җир карланган, сулар бозланган, уйный җил-буран, бу кайчак туган? (Кыш көне)

Кыш бабай: Булдырдыгыз,балалар. Бөтен табышмакларнын җавапларын беләсез икән. Ә хәзер без сезнен белән уйнарга телибез.

1.Проводится игра «Снежная каша»

Дети делятся на две команды по 3-5 человек. Перед каждой командой стоит тазик со снежками. По команде деда Мороза дети перекладывают деревянной ложкой снежки в кастрюльку. Побеждает тот, у кого по окончании музыки в кастрюльке будет больше «снежной каши».

Для второй игры дед Мороз и Снегурочка предлагают детям построиться в хоровод вокруг елочки.

2. Проводится игра «Три хлопка»

После игры дети остаются в хороводе.

Кыш бабай: Бәйрәмебезне дәвам итик.

Басыгыз чыршы тирәли, Бер җырлап алыйк эле,

Бер уйнап алыйк әле, Бер биеп алыйк әле,

Яшел чыршы тирәсендә, җилкенеп калыйк әле.

Исполняется песня " В лесу родилась ёлочка"

Кар кызы: Кыш бабай,ә син бүләкләр турында онытмадың мы сон?

Кыш бабай: Әлбәттә, исемдә минем кучтәнәчләр!!! Мин бит аларны узем хәзерләдем,җыйдым ….

(Залга Убырлы «туктагыз,туктагыз!сүзләре белән чабып керә» Ей ведущая не дает договорить и жалуется):

А.б.: Ах, тагын шул Убырлы килеп җитте инде, тагын безнең бәйрәмебезне бозарга дип килден ме?.

Кыш бабай: Без аңа хәзер жәза бирәбез, Мин аны хәзер сихерлим, биергә мәҗбур итәм.Әйдә ле,бие әле!!!! (стучит посохом).

(Звучит музыка, Баба Яга начинает танцевать без остановки, потом без сил падает на пол.)

Кыш бабай :Син,албасты,каян килеп чыктын безнен бәйрәмгә? Кит моннан.Узеннен әкиятенә юл ал.

Убырлы: Эх,Аксакал! Мин бит монда начарлык эшләр өчен килмәдем.!

Мине гел начар. Явыз дисез!

Бәлки мин сезгә булышырмын,балаларны куандырырмын. Син, Кыш бабай юлда балаларга дигән буләкләреңне төшереп калдыргансын, югалткансын.

Ә менә мин аларны таптым да сезгә бирергә булдым.Чөнки Су анасы мине тәртипле булырга өйрәтте.Сезгә буләкләр кирәк ме? (әйе). Балалар, кул чабыгыз әле.Капчык,син кая? Тиз кил монда.

(Звучит музыка, появляется мешок).

(Капчык керә.Чыршы артына китеп бара.)

Кыш бабай: Капчык, тагын кая киттең болай?

Капчык: Ил гизәргә,Кыш бабай.

К.б.: Әйтче әле, капчыгым,син ни эшләргә тиеш?(Капчык дәшми).Тиеш син тик торырга! Әллә уйлыйсың син,миннән алдан йөрергә?

Капчык: Бүләк тутырып эчемә,килдем мин дә бирегә. Ләкин,кыш бабай,бүген,эшлим барсын кирегә.

К.б.: (ачуланып таяк шакылдата да ачулы тавыш белән):

"Кар,боз,буран,өермә.Тик тор,димен,йөремә!

Капчык: Ярый,туктыйм,Кыш бабай

Менә капчык,туп-тулы,

Эчендә нәрсә бар икән?

Балалар әйтсен шуны.

Балалар: Күчтәнәчләр!!!

К.б.:капчыктан бер пакет бүләк ала).Калган күчтәнәчләр кая?

Кыпчык: Калган күчтәнәчләр чыршы төбендә (чыгып китә).Кыш бабай белән а.б. чыршы төбеннән күчтәнәчләр алалар һәм өләшәләр.

К.б.:Бәйрәм үтте,сәгат сукты-Яңа ел килә безгә.

Яңа бәхетләр китерсен сезнең һәрберегезгә.

Килермен киләсе елга,ә сез белем туплагыз,

Белем кирәк һәр кешегә,ялкауланып тормагыз.

Нәкъ шунда,шушы сәгатьтә,йөгерә атлый килермен

Кемнең мине тыңлаган,шул чагында белермен.

Кар кызы: Сау булыгыз, дуслар!Киләсе елга кадәр,дуслар!

Балалар: Сау булыгыз,Кыш бабай һәм Кар кызы!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал