7


  • Учителю
  • Выступление на тему Авыл шартларында шәхес тәрбияләү

Выступление на тему Авыл шартларында шәхес тәрбияләү

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Воспитатель МБДОУ «Ляйсан»

Зиннурова Алия Тагировна

Авыл шартларында шәхес тәрбиялү.

Күренекле совет педагогы А.С.Макаренко әйткәнчә "балаларны дөрес итеп тәрбияләү- безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбияләү - киләчәктәге кайгыбыз, күз яшебез,башка кешеләр һәм бөтен ил алдында гаебебез". Димәк,балаларның нинди булып үсүе,барыннан да бигрәк,аларны ничек тәрбияләвебездән тора.

Матур әдәбиятның шәхес үстерүдә тоткан урыны һәм роле бик зур. Балалар өчен язылган китаплар акыл, әхләк, эстетик тәрбия чаралары булып тора. В.А. Сухомлинский әйткәнчә: "Китап уку - ул бала йөрәгенә юл табу". Матур әдәбият сөйләм үстерү методикасында тоткан роле бик зур, чөнки ул балаларны әдәби тел дөнясына алып керә. Сүзләрнең төрле яңгырашы аһәңе аша туган телгә мәһәббәт тәрбияли, шул телдә кыенсынмый яратып сөйләшергә өйрәтә.

Балалар матур әдәбият аша грамматик кагыйдәләрне үзләштерә, лексика тәртипләренә өйрәнә. Хикәяләр, әкиятләр аша балалар сүзләр матурлыгын тоярга, шигырләрдә моң, ритм күрергә, әкиятләрдә фольклор әсәрләрен аңларга өйрәнә. Китап аша балаларның актив сүзлеге арта, сүз байлыгы киңәя, күзаллау сәләте, хәтере үсә. Матур әдәбият балаларны матурлык дөньясына алып керә, шул дөньяда яшәргә, үз фикерләрен чагыштырмача җиткерергә өйрәтә,алардагы героилар халәтенә керә белергә, аларның эчке кичерешләрен аңлый белергә өйрәтә.

Матур әдәбиятның тәрбияви чара буларак кулланыш сыйфаты югары була, әсәрдә балаларның психологик, физиологик үзенчәлекләре, мөмкинлекләре күздә тотып сайланса, яъгни һәрбер төркем өчен сайланган әсәрләр шушы таләпкә таянган булырга тиеш.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал