7


  • Учителю
  • Сценарий посвященный 8 марта Шатланып яшә син, әнием для среднего возраста на татарском языке

Сценарий посвященный 8 марта Шатланып яшә син, әнием для среднего возраста на татарском языке

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</ Шатланып яшә, әнием!

(Урта яшьтәге балалар төркеме өчен)

Бакусева Гузель Равхатовна

Музыкальный руководитель

МАДОУ «ЦРР-детский сад»

№111 «Батыр»

г.Набережные Челны

Максат:Бала шәхесе үсеше өчен иҗади, интеллектуаль шартлар тудыру.Яраткан әниләрне һәм әбиләрне 8 Март бәйрәме белән матур һәм кызыклы итеп котлау.

Бурычлар:

  1. Әниләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәтхисләре тәрбияләү, әниләрне шатландыру теләге булдыру.

  2. Иҗади сәләтләрен үстерү.

  3. Бәйрәмнәрдә катнашу теләкләрен булдыру.

Алдан эшләнгән эш:балалар белән әнгәмә уздыру,әни турында шигырьләр уку ("Әнием" Р.Харис, "Минем әни иң әйбәт" В.Хәйруллина, "Әниемә булышам" Л.Әмирханова), җырлар һәм биюләр өйрәнү,музыка залын бәйрәмчә бизәү.

Җиһазлау: интерактив такта, цифровое пианино, ноутбук, светомузыка, төрле төсле ленталар, кулъяулыклар, алъяпкычлар, яулыклар.



Күңелле көй яңгырый. Алып баручы балалар белән бергә залга керә. Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.

Алып баручы: Исәнмесез, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләр, әбиләр! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз!

Балалар бүген дөньяда олы, зур, якты бәйрәм!

Тыңлагыз әниләр, әбиләр - балалар котлый сезне бәйрәм белән!

1 бала.Көннәр аяз, күктән алсу,нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы,сагынып көткән яз килә.

2 бала.Бүген бәйрәм-8 март, әниләрнең бәйрәме.

Язгы кояш бүләк итә, алтын нурлар бәйләмен.

3 бала.Әниләрнең бәйрәме ул- безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап - биеп күңел ачыйк, бүген әниләр белән!

"Әниемә бүләк"җыры (Ф. Зиннәтуллина сүз., Г.Гәрәева -сборник "Балалар җырлый")

Бераздан көй астында залга Кояш керә.

Кояш: Исәнмесез, балалар! Сез мине таныдыгызмы? (Балалар җаваб бирә). Дөрес, мин Кояш булам. Мин сезнең бәйрәмгә әниләрне, әбиләрне, кызларны котларга дип килдем. Үзем җырларга һәм бигрәк тә биергә бик яратам. Ә сез яратасызмы соң, балалар?

Алып баручы: Әлбәттә, Кояш. Күрәсеңме, безнең залда күпме нәни кызларыбыз утыра. Алар үзләре кояш кебек сөйкемле, матур. Бәйрәмгә дип бию әзерләп килгәннәр.

Кызлар башкаруында «Кояш нурлары биюе»("Балалар бакчасында әдәп-әхләк тәрбиясе" дискы - №71)

Кояш: Рәхмәт сезгә, нәни кызлар! Биюегез бик матур булды. Балалар, сез әниләрегезне бик яратасыз һәм аларга һәрвакытта да булышасыздыр инде, шулаймы? (Балалар җавабы).

Алып баручы: Безнең балалар, әниләренә һәрвакыт булышырга әзер. Хәзер алар шуның турында үзләре сөйләрләр.

1 бала.Бик зур үстем инде мин, әниемә булышам.

Иртән иртүк торам мин, кулъяулыклар юам мин.

2 бала. Мин әнигә булышам, табак-савыт юышам.

Чистарган савыт-саба өстәлләргә куешам.

3 бала. Мин әнигә булышам, идәннәрне юышам.

Әни кебек эш остасы булу өчен тырышам.

Малайлар башкаруында "Без яулыклар юабыз"биюе башкарыла ("Балалар бакчасында әдәп-әхләк тәрбиясе" дискы - №27)

Кояш: Булдырдыгыз, балалар! Сез барыгыз да бик уңган һәм тырыш икән. Хәзер мин барыгызны да уйнарга чакырам.«Кояш һәм болыт" уены үткәрелә.

Кояш: Балалар, миңа кайтырга да вакыт җиткән икән. Миңа сезнең белән бик күңелле булды. Барыгызны да 8 Март бәйрәме белән котлыйм, сезгә бәхет-шатлык теләп калам. Ә хәзергә саубулыгыз! Көй астында Кояш чыгып китә.

Алып баручы: Балалар, карагыз әле, безнең бәйрәмгә әниләр генә түгел, ә әбиләр дә килгән. Димәк аларны да котларга вакыт.

1 бала.Әбием минем матур, күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була ул өйгә кайтып кергәч.

2 бала.Үзе бөтен эшкә оста, мине өйрәтә җайлап.

Мактый күңелне күтәрә иң кирәк сүзләр сайлап.

3 бала.Дәү әнием минем өчен бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреннән бар өйгә нур бөркелә.

Балалар башкаруында«Буләк»җыры(Н. Яхина көе һәм сүз.сборник"Балалар җырлый").

Алып баручы: Ә хәзер хөрмәтле әниләр, әбиләр балалар белән бергә, сезне биергә чакырабыз.

Әниләр белән парлы бию" Әйдә, дустым биергә"("Балалар бакчасында әдәп-әхләк тәрбиясе" дискы - №10)

Бала. Кадерле әниләр, котлап сезне бәйрәм белән

Ясадык без буләкләр!

Бәхет, шатлык, сәләмәтлек

Сезгә безнен теләкләр!

Балалар әниләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшыралар.

Алып баручы: Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләнгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Бала өчен жир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Без сезгә саулык, шатлык, бәхетле гомер телибез!

Балалар әниләре белән үз төркемнәренә таралалар.

















































Файдаланылган әдәбият

  1. Абдуллина Л.А. Җырлы балачак иленә сәяхәт. - Сарман, 2010.

  2. Закирова К.В. Балачак аланы. - Казан, 2011.

  3. Закирова К.В. Иң матур сүз. - Казан, 2012.

  4. Картушина М.Ю. Праздники в детском саду. - Москва, 2013.

  5. Малахова Л.В. Музыкальное воспитание детей дошкольного возраста. - Ростов-на-Дону, 2008.

  6. Сухарева Н.Д. Праздники, конкурсы и весёлые затеи для детей и взрослых. - Ярославль,2009.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал