7


  • Учителю
  • Теремкәйгә юл (Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен)

Теремкәйгә юл (Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Теремкәйгә юл

Әкият авторы Шарафиева Лилия Фаизовна,

Казан шәһәре 24 балалар бакчасы тэрбиячесе

(Сәхнәләштерү. Зурлар төркеме.)

Максат:балаларны юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм киңәйтү. Әкиятне сәхнәләштерү аркылы балаларда артислык күнекмәләрен, юл кагыйдәләре турындагы белемнәрен үстерү. Телнең сәнгатьлелеген камилләштерү.

Җиһазлау: Светофор, "Җәяүле юлы", "Балалар", "Велосипедта йөрергә ярый", "Төп юл" билгеләренән маскалар. Костюмнар: тычкан, бака, куян, төлке, аю.

Катнашалар: тычкан-чыелдык, бака-бакылдык, куян-куркаккай, төлке-хәйләбай, аю-камытаяк. Калган балалар түгәрәктә "Теремкәй" ясап әйләнәләр һәм җырлыйлар. Берничә бала юл билгесе ясалган маска кигән. (Светофор, "Җәяүле юлы", "Балалар", "Велосипедта йөрергә ярый", "Төп юл" билгеләре)

Басуда терем-теремкәй урнашкан була. Ул гади теремкәй түгел, ә юл билгеләреннән төзелгән.

Җырлыйлар:

Басуда урнашкан терем-теремкәй,

Үзе биек тә, тәбәнәк тә түгел.

Менә шунда бер тычкан чабып килде

Һәм шакылдатып сорады.

Тычкан-чыелдык: -Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Тычканга җавап бирүче булмый. Шунда ул теремкәйгә кермәкче була һәм "дырк" башы белән нәрсәгәдер килеп бәрелә. Күтәрелеп караса, аның каршында йөзләрен җыерып светофор басып тора икән.

-Кая шулай ашыгасың? Күрмисеңме кызыл сигналны?- ди ул. Мин светофор булам. Кызыл сигнал янганда туктап торырга кирәк. Сары сигналга әзерләнәсең, яшел сигнал янгач кына юлны дәвам итәсең, -дип аңлата аңа светофор. Менә хәзер яшел сигнал яна әйдә, кер теремкәйгә.

Тычкан-чыелдык теремкәйгә керә һәм шунда тынычлап яши башлый.

Басуда урнашкан терем-теремкәй,

Үзе биек тә, тәбәнәк тә түгел.

Менә шунда бер бака сикереп килде

Һәм шакылдатып сорады.

-Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?

-Мин тычкан-чыелдык. -Ә син үзең кем буласың?

-Мин бака-бакылдык булам.

-Әйдә кер алайса, - ди тычкан.

"Җәяүле юлы билгесе" чыга:

-Юл билгесе белән дус булсаң керерсең.

-Монда кеше ясалган, кешеләр яши торган урындыр,- дип уйлый бака.

Билге: мин "Җәяүле юлы" билгесе. Бу билге куелган урында гына юлның икенче ягына чыгарга була.

Бака:-Эх керим әле, монда яшәргә куркынычсыз урын булырга ошаган.

Алар шулай теремкәйдә икәү яши башлаганнар.





Басуда урнашкан терем-теремкәй,

Үзе биек тә, тәбәнәк тә түгел.

Менә шунда бер куян сикереп килде

Һәм шакылдатып сорады.





-Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?

-Мин тычкан-чыелдык.

-Мин бака-бакылдык булам.

-Ә син үзең кем буласың?

-Мин куян -куркаккай булам.

-Әйдә кер алайса, -диләр.

Куян сикереп теремкәйгә кермәкче була, шунда аның каршысына "Балалар" юл билгесе килеп чыга.

-Теремкәйгә керү өчен минем белән дус булырга кирәк, -ди ул.

Куян уйланып тора:

-Кешеләр каядыр чабалар! Кая чабалар икән?

Билге аңлатып:-Бу билге "Балалар" дигәнне аңлата. Бу билге булган урында сак булырга кирәк. Әйдә, кер, теремкәйгә.

Куян:-әй, монда яшәргә тыныч булырга ошаган, керим әле.

Шулай итеп алар теремкәйдә хәвеф-хәтәрсез, тыныч кына яши башлаганнар.





Басуда урнашкан терем-теремкәй,

Үзе биек тә, тәбәнәк тә түгел.

Менә шунда бер төлке чабып килде

Һәм шакылдатып сорады.





-Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?

-Мин тычкан-чыелдык.

-Мин бака-бакылдык булам.

-Мин куян-куркаккай булам.

-Ә син үзең кем буласың?

-Мин төлке-хәйләбай булам.

-Әйдә кер алайса, -диләр.

Шунда аның каршысына "Велосипедта йөрергә ярый" билгесе чыга.

-Бу гади теремкәй түгел, мин юл билгесе белән дус булсаң керерсең.

Төлке: -я, ярый, ярый монда бары велосипед кына ясалган бит.

Билге аңлатып:- Бу велосипедта йөрергә ярый дигәнне аңлата. Бу билге булган урында гына велосипедта йөрергә ярый.Аңладыңмы? Әйдә кер, теремкәйгә.

Шулай итеп бу куркынычсыз теремкәйдә, дүртәү җырлый-җырлый яши башлаганнар.

Менә шунда теремкәй янына лап-лап атлап аю камытаяк килеп чыга.

Басуда урнашкан терем-теремкәй,

Үзе биек тә, тәбәнәк тә түгел.

Менә шунда бер аю атлап килде

Һәм шакылдатып сорады.





-Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?

-Мин тычкан-чыелдык,

-Мин бака-бакылдык,

-Мин куян-куркаккай,

-Мин төлке-хәйләбай булам.

-Ә син үзең кем буласың?

-Мин аю-камытаяк булам.

-Әйдә кер алайса, - диләр.

Аю теремкәйгә керергә озак азаплана, әмма керә алмый.

Шунда аның каршысына "Төп юл" билгесе килеп чыга.

-Әй, аюкай, нишлисең?

Минем белән дус бул син.

Менә кара бу билгегә

Гел шуннан гына йөр син!

Һәм аю бу билге буенча бик җайлы гына теремкәйгә кереп тә китә.

Юл билгеләреннән төзелгәнгә һәм җәнлекләр юл билгеләре белән дус булганга күрә, теремкәй ишелми кала.





Барысы бергә җырлыйлар:

Басуда урнашкан терем-теремкәй,

Үзе биек тә, тәбәнәк тә түгел.

Анда җәнлекләр хәвефсез яшиләр

Юл кагыйдәсен саклыйлар.



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал