7


  • Учителю
  • Статья :Муса Җәлил иҗаты - балалар бакчасында

Статья :Муса Җәлил иҗаты - балалар бакчасында

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Җәлил иҗаты - балалар бакчасында.

МБДОУ №1 "Каенкай" I квалификацион категорияле

татар теле тәрбиячесе Афзалова Алия Мөнәвир кызы

Муса Җәлил- олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Җәлил атналыгында әсәрләрен уку, иҗаты һәм тормышы белән таныштыру, шагыйрьнең шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү максатлары куела. Шагыйрь әсәрләрендәге геройлар кебек илгә, халыкка тугърылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсәргә өйрәтү - төп бурычларыбызның берсе.

Кечкенәләр төркемендә өйрәнелә торган "Маэмай", "Куян","Әтәч" "Күке" шигырьләре әйләнә-тирә дөнья белән танышуга ярдәм итә. Уртанчылар төркеменнән алып җитдирәк әсәрләрен өйрәнә башлыйбыз, чөнки балалар инде бу яшьтә яхшылык белән начарлыкны аерырга өйрәнә, батырлык һәм куркаклык сыйфатлары белән таныш була . "Сәгать ", "Карак песи", "Чишмә", "Кызыл ромашкалар", һ.б. шигырьләре эшне вакытында ,төгәл башкарырга,үз өстеңә алган вазыйфаларны төгәл үтәргә өнди. Балалар М.Җәлил геройлары ярдәмендә уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнәләр.

Муса Җәлил иҗатын өйрәнү бүгенге көндә бигрәк тә актуаль. Аның патриотик хисләр белән сугарылган шигырьләре туган илен яратучы, үз халкына тугъры калучы шәхесләр тәрбияләргә ярдәм итә. Балалар белән Җәлил шигырьләренә язылган җырлар , җырлы уеннар өйрәнү яраткан шагыйребезгә хөрмәтне тагын да арттыра.Укылган шигырьләр буенча рәсемнәр ясау, сәхнәләштерү - балаларның яраткан шөгыле булып тора.

Балаларның герой - шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрен яңа мәгълүматлар белән тулыландыру максатыннан,бистәбезнең М. Җәлил музеена экскурсияләр оештырыла, һәйкәле янында шагыйрьнең батырлыгы турында искә төшерелә.

</ Без - җәлиллеләр, бу- безнең өчен горурлык. Шуның өчен дә без каһарман шагыйрь иҗатын икеләтә күбрәк белергә, балаларга тирәнрәк өйрәтергә бурычлы. Бүгенге көндә безнең бер теләгебез бар : М.Җәлилнең бай иҗатына нигезләнеп, балалар өчен татарча мультфильмнар да төшерелсә , без бик шат булыр идек.Аның иҗаты моңа лаек. Җәлил исемен киләчәк буыннарга тапламыйча, лаеклы рәвештә тапшырсак иде.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал