7


  • Учителю
  • Тылсымлы кар 2 кечкенәләр төркеме өчен эксперименталь шөгыль

Тылсымлы кар 2 кечкенәләр төркеме өчен эксперименталь шөгыль

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема «Тылсымлы кар»

Максат: Кар һәм аның билгеләре белән таныштыру.

Бурычлар:

1. Тәрбияви бурыч: Балаларда уңай эмоциналь халәт булдыру,экологик тәрбия бирү.

2. Үстерү бурычы: Тәҗрибә белән кызыксынучанлыкларын, балаларның кабул итүләрен,игътибарын,фикерләвен, диалогик сөйләм телен үстерү.

3. Белем бирү бурычы: Гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларны кар һәм аның үзлекләре белән таныштыру,температура үзгәргән вакытта кар үзенең хәләтен үзгәртүен аңлату.

Җиһазлау: "Кыш" аена багышланган презентация(слайд),экран,һәр балага тарелка, савытлар белән кар,салфетка,кар бабай рәсеме,стакан белән кар,кәгазьдән киселгән кар бөртекләре.

Алдан башкарылган эш: Кыш,кар турында шигырьләр,җырлар өйрәнү; саф һавада әңгәмәләр,күзәтүләр үткәрү.

Сүзлек эше: Кар бөртеге,җепшек,йомшак,кар бабай,әвәлибез.

Эшчәнлек барышы:

-Балалар мин сезне бүген тылсымлы кар иленә чакырам.Без сезнең белән

кардан

тәҗрибәләр ясарбыз.Сез ризамы?

-Балалар,әйтегез әле,хәзер елның кайсы вакыты ?

-Ә кайдан белдек без кыш икәнен?

-Кыш көнендә нәрсә ява?

- Кайдан ява соң ул кар?

-Ә нинди сон ул кар?

-Балалар, экранга карыйк ,анда нәрсәләр күрәбез?

("кыш" турында слайдлар күрсәтелә)

-Әйе,балалар,кыш көнендә кар ява.Ул өй түбәләрен,урманнарны-

кырларны,бакчаларны ап-ак җәймә белән каплый,бөтен дөнья ак төскә керә.

Ә кар ул балалар,окен,диңгез,елга,күлләрдән җыелган су парлары. Алар болытларга җыелалар да җәй көне яңгыр,ә кыш көне салкын булганлыктан кар бөртекләре булып җиргә явалар.

-Сезне балалар шушы ап-ак кар бөртекләре уйнарга чакыра.

Уен: "Кар бөртекләре"

-Балалар без дә сезнең белән болытлар ясап кар яудырыйк әле. Ике кулга "кар бөртекләрен" тотабыз өскә күтәрәбез.Менә нинди зур болытлар хасил булды.Болытлар кабара-кабара да аннан кар ява башлый,бөтен җир ап-ак карга күмелә.Менә ничек матур икән бит.





-Ай монда чыршы агачы үзе генә моңаеп тора.Нишләп торасың чыршыкай,бүгенге салкын кыш аенда салкындыр инде сиңа? Без хәзер шушы салкын бураннарда,салкын көннәрдә , сиңа салкын булмасын өчен шушы кар бөртекләрен яудырырбыз. Йомшак кар, агачлар өчен җылы,калын юрган ул.Безнең чыршыкай бу кышта өшемәс,калын кар юрганын ябып безгә рәхмәт әйтер.





-Балалар,тылсымлы кар,үзе белән уйнарга сезне икенче өстәлгә чакыра.Сез кар белән уйнарга яратасызмы?

-Ә кардан нәрсәләр эшләп була?

-Кар җепшек булганда кардан төрле фигуралар,корылмалар,кызыклы уенчыклар ясап була, ә инде каты кардан уенчыклар ясап булмый.Безнең каршыда савытлар. Ә анда сез нәрсә күрәсез? Дөрес,кар.Кар төркемгә кергәч җепшеккә әйләнгән.Тотып карагыз ,җепшекме?Җепшек.Кабатлыйк әле - җепшек.

-Язилә әйт әле кар нинди?(җепшек)

-Айнур ,ә син ничек уйлыйсын,кар нинди?(ак,йомшак,җепшек)

- Менә шул кардан хәзер кар бабай әвәлибез.Кар бабай нинди геометрик фигурадан тора?(түгәрәкләрдән)

- Без иң элек зур түгәрәк,ә аннан кечерәк, ә азактан баш өчен- иң кечкенә түгәрәк әвәлибез(балалар белән бергә эшлибез).

- Әмир кар бабае бик матур әвәләгән,молодец,кар бабайны ничек ясадың?(карны әвәләп)

-Менә ничек матур,күп итеп кар бабайлар әвәләдек.Ничек кар бабайларны ясадык?Без аларны нәрсәдән әвәләдек?нинди тәгәрәкләрдән әвәләдек?ничек ясадык?

-Балалар карны кулга алгач нәрсә эшли? Әйе,эри.

-Ә ни өчен эри?

-Аделя синең кул нинди? (җылы)

- Кул җылы,шунлыктан кар эри.( җылы температурада кар эри)

- Кар белән эшләгәч,безнең куллар юешләнде,аларны салфетка белән корытып сөртергә кирәк(салфетка белән кулларны сөртәләр).

- Без сезнең белән кар турында уен да беләбез.Шул уенны уйныйбызмы?

Уен: "Кар,кар ,кар ява "



-Кар,кар,кар ява

Болытларны туздыра.

-Кулларга тйшеп эри,

Ә яңадан туңдыра.

-Балалар, ә карны ашарга ярыймы? Ярыймы ,юкмы икәнен без сезнең белән ачыкларбыз.

-Карагыз стаканда нәрсә ул? Әйе кар. Карагыз әле яхшылап, ул эри башлаган һәм стаканның төбендә пычрак җыелган.Кар эри башлагач пычрак суга әйләнә ,ә без шушы пычрак карны ашасак микроблар безнең эчебезгә керә һәм безне чирләтә.Шунлыктан карны ашарга ярамый.

-Амалия карны ашарга ярыймы?

-Ранил ни өчен ярамый?

-Хәзер урамга чыккач кар ашыйсызмы?

-Димәк,балалар, кар ап-ак,матур булса да үзенә төрле тузаннарны,микропларны җыя һәм ул бик салкын, шуңа карны ашарга ярамый.





-Без бүген балалар кыш ае,кыш көне ява торган карның үзлекләрен тикшердек,кар турында бик күп әйберләр белдек.

-Кар белән нәрсәләр эшләдек?Сезгә кар иленә сәяхәт ошадымы?(балалар җавабы тыңлана)

-Без кыш аен бик яратабыз, көтеп алабыз, чөнки ул безгә бик күп күңелле, кызыклы мизгелләр бүләк итә.



























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал