7


  • Учителю
  • Күңелләрдә мәңге яши Тукай иҗаты! (мероприятия)

Күңелләрдә мәңге яши Тукай иҗаты! (мероприятия)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

МБДОУ №87 «Көлбикә»

















Күңелләрдә мәңге яши Тукай иҗаты!

(мероприятия)









Сибгатуллина Алсу Ахияровна

Татар теле тәрбиячесе



















Яр Чаллы, 2016 ел.



Максат: Балаларның Габдулла Тукай иҗаты турында белемнәрен арттыру.

Җиһазлау:Залны бизәү, Тукайның портреты һәм аның туган көне язып эленә,чәчәкләр куела,китаплар күргәзмәсе,шагыйрь әсәрләре буенча эшләнгән балалар рәсемнәре һәм татар телендә 4 плакат эленә:



1."Тукай- халык моңнарының бакчасында тибрәп үскән гөл."

Фатих Кәрим.

2. «Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай;

Ул - караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай».

Ш. Бабич

3. "Уртак Ватан тарихында эзле иттең син безне;

Мәңге-мәңге тап кунмаслык , көзге иттең син безне.

Сәнгатебез күкләрендә-Кояшыбыз, Аебыз.

Бар җиһанга күренерлек Тукаебыз"

Илдар Юзеев.



Заһид Хәбибуллинның Тукай маршы яңгырый. Ике алып баручы сәхнәгә чыга.

1 алып баручы: Моннан бик күп еллар элек 1886 елның 26 апрелендә нәни Апуш-Габдулла-мәшһүр Тукай дөньяга килә. Ятим Апушның балачагы узган Кырлай авылында, Габдулла-Апушны мәшһүр Тукай иткән шәһре Казанда һәм илебезнең төрле төбәкләрендә бу көнне олуг шагыйребезне зур хөрмәт белән искә алалар. Бүген бездә бәйрэм!

«Әйләнәдә гөлләр,

Тормыш якты!

Бәйрәм хисе буген күңелдә!

Туган көнең белән! - диләр,

Горурланып һәркем бу көндә.»

Татар халык киемнәреннән 4 бала залга чыга.

1 нче бала: И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

2 нче бала: Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

3 нче бала: И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

4 нче бала: И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!



2 алып баручы: Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек шәхесләргә дөнья бай;

Сәнгать дөньясында маяк булып,

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!



Балалар белән бергә: «Мәңге яши, яшьни Габдулла Тукай!»



1 алып баручы: Менә без дә бүген аның туган көн кичәсенә җыелдык. Чөнки ул үзенең яшендәй кыска вакыт эчендә балкып калган гомеренең һәр минутын халыкка багышлаган, балаларны, сезне яраткан һәм үзенең әсәрләрендә балаларны хезмәтне яратырга өйрәткән, зурларны хөрмәт итәргә өндәгән, татар телебезнең гүзәллегенә дан җырлаган. Кошларны, хайваннарны җәберләмәскә, ә,киресенчә, яратырга, авырлыкларны җиңәргә булышырга кушкан. Аның әсәрләре безнең туңган күңелләребезне эретә, җаннарыбызны җылыта…

«Тәфтиләу» көе яңгырый.

Татар халык киемнәреннән 3 бала залга чыга, шигырь сөйлиләр:

1 нче бала: «Ай һәм кояш» шигыре.

2нче бала: «Сөткә төшкән тычкан» шигыре.

3 нче бала: «Эш» шигыре.

Экранда «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» әкиятләреннән өзек күрсәтелә, балалар шушы әкиятләрне танып, искә төшереп,әкиятнең исемен һәм 3-4 җөмлә белән әкият азагы нәрсә белән тәмамланганын әйтеп бирергә тиеш.

1. «Су анасы» әкияте күрсәтелә.(залдан 1-2 бала җавап биргэч, су анасы һәм аның балалары килеп чыга.)

"Су аналары" биюе.

2.«Шүрәле» әкияте күрсәтелә.(залдан 1-2 бала җавап биргэч,җыр башкарыла)

"Шүрәле" җыры (Г.Гәрәева сүзләре һәм музыкасы).

3. «Кәҗә белән сарык» әкияте күрсәтелә.(залдан 1-2 бала җавап биргэч, залда магнитофон язмасында кошлар сайравы ишетелә, шул вакыт геройлар

залга керә, әкият турында 3 табышмак әйтәләр, җаваплар әйтелгәч залдан чыгып китәләр).

2 алып баручы: Тукай исән, җыры күңелләрдә,

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

Газраилләр юкка сөенгәннәр,

Карап шагыйрь яткан табутка

Аерылгысыз тоташ бер көч булып

Җаны яши аның халыкта.

Киләчәкне күреп бара шагыйрь

Пар атлары күптән җигелгән.

Күчә Тукай яңа мәйданнарга

Халык йөрәгенең түреннән.



«Пар ат» җыры башкарыла.



2 алып баручы: Яраткан ул гаделлекне, матурлыкны

Яратмаган ялкаулыкны, куркаклыкны.

Күрә алмаган ялагайны, сатлык җанны

Мактамаган беркайчан да куркаклыкны.



«Бишек җыры»н сәхнәләштерү.

Татар халык киемнәреннән 3 бала залга чыга.

1 нче бала: Ышанган ул - татарларның яшәвенә,

һәр эшне дә җиренә җиткереп эшләвенә,

Беркайчан да башын түбән имәвенә

Түбәннәрдән беркайчан да көлмәвенә.



2 нче бала: Туган телне бүләк итә газиз әнкәй,

Туган җирләр туендыра, эшлә генә

Бездән соң киләчәк буын белеп калсын

Тырышмасаң, беркайчан берни булмасын.



3 нче бала: Татар, диеп, халкым, диеп, ул тырышкан

Аллаһуга ышанган ул, сатмаган динен

Онытмыйк без шагыйребез Габдулланы

Искә алыйк туган көнен: йөзен-меңен.



1 алып баручы: Шигырьләрен-әкиятләрен сөйләп,

Үсеп җитәрсез шулай.

Барлык милләт балалары

Ярата сине Тукай!

Хөрмәтле кунаклар, тәрбиячеләр, кадерле балалар! Менә шулай итеп безнең Г.Тукайны искә алу кичәсе ахырына якынлашты.Г.Тукай шигырьләрен, әкиятләрен укыгыз! Шагыйребезнең шигырьләрен, матур җырларын онытмагыз!

«Туган тел» җыры башкарыла ( басып)

Сау булыгыз!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал